- “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты каршындагы ярдәм штабында Башкортстанга мәҗбүри күчеп килүчеләр өчен гуманитар ярдәм формалаштырылды. Без беренчел кирәк булган чаралар әзерләдек - көнкүреш химиясе, яңа кием-салым һәм аяк киеме, азык-төлек. Республикада яшәүче һәркем мәҗбүри күчеп килгән гражданнарга ярдәм итә ала, - дип ассызыклады "Безнең кайгырту" волонтерлык үзәге координаторы Раил Әдиятуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, күчеп килүчеләргә партия тарафыннан 700 килограмм тирәсе гуманитар ярдәм һәм 900 данәгә якын китап тапшырылган.
Донецк һәм Луганск республикаларыннан күчеп килүчеләр Уфада «Связист» балалар шифаханә-сәламәтләндерү лагеренда урнаштырылды. Монда 225 эвакуацияләнгән кеше урнаштырылган: бер өлеше - өч катлы төп корпуста һәм бер катлы ун йортта.
Фото: “Бердәм Русия”