+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
6 Мая 2022, 13:55

Эстафета буыннар чылбырын берләштерде

Уфада шәһәр хакимияте һәм «Молодежная газета» призларына 73нче җиңел атлетика эстафетасы узды.

Эстафета буыннар чылбырын берләштердеЭстафета буыннар чылбырын берләштерде
Эстафета буыннар чылбырын берләштерде


Җиңү паркында зур күләмле ярышлар - Уфа хакимияте һәм «Молодежная газета" призына җиңел атлетика эстафетасы тәмамланды.

Ярышларда шәһәрнең барлык мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары, шулай ук Уфа предприятиеләре катнашты.

"Яшьләр" эстафетасы беренче тапкыр 1948 елда узды. Бүген ул 73нче тапкыр сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны, ветераннарны һәм яшьләрне берләштерде. Ярышлар һәрвакыт Җиңү көне алдыннан уза.

Бүгенге эстафетаны ачу тантанасында спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина эстафетада катнашучыларга спорт министры Руслан Хәбибовның котлавын укыды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зухра Исламова
Читайте нас