+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
6 Май 2022, 17:35

«Хәтер туфрагы» марафоны дәвам итә

Бүген Бөредә Русия Герое М. Шәйморатовка һәйкәл нигезенә туфрак белән гильза салуга багышланган «Хәтер туфрагы» республика марафоны узды.

«Хәтер туфрагы» марафоны дәвам итә«Хәтер туфрагы» марафоны дәвам итә
«Хәтер туфрагы» марафоны дәвам итә


«Хәтер туфрагы» республика марафонына Бөре, Мишкә, Калтасы, Благовещен, Борай, Кушнаренко районнары вәкилләре, мәктәп укучылары, яшьармиячеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Тантаналы чарада катнашучыларны Бөре районы хакимияте башлыгы Антон Талалов һәм Республика халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибәков сәламләделәр.

Марафон иртәгә Кыйгы районында дәвам итәчәк һәм генерал М. Шәйморатовның туган авылында Кырмыскалы районында төгәлләнәчәк.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас