Тантаналы чаралар республиканың тугыз зона үзәгендә уза. Яңавыл төбәк картасында алтынчы ноктага әверелде. Зона этабында Тәтешле, Балтач, Караидел, Краснокама, Аскын районнары, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре делегацияләре катнашты. Алар барысы да үз территорияләреннән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаллардан, обелисклардан һәм һәйкәлләрдән туфрак алып кайттылар.
Тантаналы чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьармиячеләр һәм кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Катнашучыларны Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзыйгатов һәм Республика халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибәков сәламләде.
«Бүген без республиканың алты муниципаль районы һәм ике шәһәре буенча республика тормышында әһәмиятле вакыйганың шаһиты булдык һәм безнең аның турыдан-туры катнашучысы булу мөмкинлеге бар. 9 майда Уфа шәһәренең Совет мәйданы территориясендә Миңнегали Шәйморатовның булачак һәйкәле нигезенә салыначак туфрак тапшырабыз. Без Миңлегали Шәйморатовның батырлыклары белән горурланабыз, без шулай ук үзебезнең батырларыбыз - Яңавыл районы кешеләре белән горурланабыз.
Бүген безнең һәркайсыбызның алдында һәлак булган сугышчылар истәлеген саклап калу, безнең белән яшәүче ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә игътибар һәм хәстәрлек күрсәтү бурычы тора. Безгә тынычлык, яз һәм тормыш бүләк итүчеләр алдында без мәңге бурычлы", - диде Яңавыл районы башлыгы Илшат Вәзыйгатов.
Туфрак белән гильза тапшыру тантанасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары да катнашты.
Фото: Башинформ