Тамашачылар белән әлеге очрашуда Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Сәвия Сираева катнашты.
Балачагы авыр сугыш чорына туры килгән, аның барлык михнәтләрен татыган, үз күзләре белән күргән, кечкенә иңнәрендә күтәргән Сәвия Сираеваның залда җыелган тамашачыларга әйтер сүзе һәм җан өшеткеч хатирәләре күп иде. Сәвия апа сөйләгәннәрне тыныч күңел белән тыңлап булмады. Ул үзе дә күз яшьләренә буыла-буыла үткәннәрне хәтерләде.
"Безнең чор кешеләре күргәннәрне башкача беркем дә күрмәсен! Илебездә тыныч күк йөзе булсын! Аны күз карасыдай сакларга кирәк", - диде ул.
Чара азагында яраткан актрисабыз йөрәкләрне өзәрдәй, көн кадагына суккан "Кар өстендә күбәләк" спектакленнән монолог укыды. Чара "Нур" театры артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Фото: "Нур" театры сайтыннан