+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
7 Мая 2022, 09:25

Бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмагыз!

Җиңү көне уңаеннан чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатында бәйрәм көннәрендә уяу булырга кирәк.

Бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмагыз!Бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмагыз!
Бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмагыз!

Бәйрәм чараларын оештырганда һәм үткәргәндә террорчылыкка каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү генә бәйрәм көннәрендә дә, көндәлек тормышта да фаҗигаләрдән котылырга ярдәм итәчәк.
Уяулыкны югалтмагыз! Бәйрәм чаралары вакытында кешеләр күп җыела. Аерылмаска тырышучы, гади гражданнар арасында «югалырга» омтылучы һәм үзләрен сәер тотучы шикле затларны игътибарсыз калдырмагыз. Аларны истә тотыгыз һәм бу хакта полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Бер генә очракта да аларны мөстәкыйль рәвештә туктатырга яки тоткарларга тырышмагыз.
Шикле предметлар (сумка, пакетлар, төргәкләр) табылганда, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында хуҗасын ачыклый алмасагыз, полициягә хәбәр итегез. Шикле барлык затлар, хуҗасыз предметлар һәм транспорт чаралары, шулай ук кемнең дә булса хокукка каршы гамәлләр кылырга ниятләве турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез.
Башкортстан Республикасында ышаныч телефоннары:
Террорчылыкка каршы комиссия: 8 (347) 233-44-55.
Башкортстан прокуратурасының ышаныч телефоны — 8 (347) 272-16-25 (эш вакыты), 8 (347) 272-71-42 (ял көне).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас