+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 05:05

“Герой йолдызы” сәхнәдә балкыды

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында, легендар очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган, Фәрит Әхмәдиев пьесасы буенча «Герой йолдызы» спектакленең премьерасы уңышлы узды.

“Герой йолдызы” сәхнәдә балкыды“Герой йолдызы” сәхнәдә балкыды
“Герой йолдызы” сәхнәдә балкыды

Премьера өстендә креатив куелыш командасы эшләгән: режиссер-куючы – Башкортстанның халык артисты Ольга Мусина, рәссам-куючы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлия Гыйләҗева, видеоконтент авторы – Эльвира Тувалева.
Пьесаның нигезенә Муса Гәрәевның биографиясеннән фактлар салынган. Сугыш чорының барлык кыенлыклары аша узгач, ул бик күп бүләкләргә тәкъдим ителгән һәм бер генә яралану да алмаган. 22 яшендә Муса Гайса улы ике тапкыр Советлар Союзы Герое була һәм эскадрилья командиры булып сугышны тәмамлый.
Башкортстан Республикасы яшьләр театры репертуарында легендар штурмовикка багышланган спектакль барлыкка килде. Сәнгатьчә уй-фикерләрне тормышка ашырып, актерлар солдатларның батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтә алды.
Рольләрне Башкортстанның атказанган артистлары Салават Нурисламов, Светлана Бронникова, Ренат Фәтхиев, театр артистлары Ильяс Хәсәншин, Заһир Яруллин, Юлия Абрарова, Әсхәт Нәкыев, Әбҗәлил Үтәбаев, Илнур Ганиев, Эвелина Завричко, Владислав Нурисламов һәм Мельсик Петросян башкаралар.
Спектакльнең премьерасында Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, Муса Гәрәевның кече улы Евгений Муса улы гаиләсе, шулай ук Муса Гайса улының якташлары, Илеш районы вәкилләре катнаштылар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас