+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 13:45

“Хәтер җире” марафоны – Архангель районында

Май башында старт алган бу марафон республикабыз шәһәрләре һәм районнары буйлап сәфәрен дәвам итә. Бүген Архангель районында да бу уңайдан тантаналы митинг үтте.

“Хәтер җире” марафоны – Архангель районында“Хәтер җире” марафоны – Архангель районында
“Хәтер җире” марафоны – Архангель районында
Чарада катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, тыл эшчәннәрен, сугыш чоры балаларын, “Яшь армия”челәрне һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин сәламләде.
Ул үзенең чыгышын бөек шәхснең сүзләреннән башлап җибәрде.
- “Әгәр дә без сугыш турында онытабыз икән, икенче сугыш башланачак”. Моны булдырмас өчен без Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән яугирләрнең һәрвакыт хәтердә тотарга тиешбез. Мондый тантаналы чаралар да шул максаттан үткәрелә. Бүген Архангель җире республика марафонына кушыла. Авыл биләмәләрендә урнашкан һәйкәлләрдәге изге җир Уфа шәһәренең Совет мәйданында урнашачак 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның һәйкәле нигезенә салыначак, - диде Айрат Закир улы, әлеге акциядә актив катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткереп.
Архангель районын да Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертә: 9415 кеше фронтка чакырылып, шуларның 4500енә туган якларына кайту насыйп булмый. Дүрт фронтовикка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, берсе - Дан орденының тулы кавалеры. Илен, җир-суын саклап һәлак булган яугирләр хөрмәтенә бер минут тынлыктан соң, һәр авыл биләмәсе башлыклары һәм вәкилләре обелисклардан алып килгән изге туфракны солдат каскасына салды. Ә район үзәгендәге Җиңү паркыннан изге җирне каскага салу хокукы Әфган сугышы ветераны, “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән Фиргать Шәрәфетдиновка бирелде.
Тантаналы митинг “Шәйморатов генерал” һәм башка патриотик җырлар белән дәвам итте.

Фото: Гөлчәчәк Сәгыйтова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас