+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
7 Мая 2022, 11:15

Өлкәннәргә бәйрәм бүләк итәләр

Ел саен май аенда мәктәп укучылары “Пионерлар – ветераннарга” дигән акциягә кушылып, ветераннарга, тыл эшчәннәренә, сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтә. Бу акциядән Кырмыскалы районы пионерлары да читтә калмый.

Өлкәннәргә бәйрәм бүләк итәләрӨлкәннәргә бәйрәм бүләк итәләр
Өлкәннәргә бәйрәм бүләк итәләр
Укучылар сугыш чорының барлык михнәтләрен үзләренең иңнәрендә татыган өлкән яшьтәге әби-бабайларга йорт-кураларын тәртипкә китерүдә ярдәм күрсәтә, шулай ук Җиңү паркларында өмәләр үткәрә: биләмәне тәртипкә китерәләр, чәчәкләр утырталар. Шәймортов авылындагы легендар якташыбыз исемен йөрткән урта мәктәп укучылары да бу акциягә елның елы кушыла. Шул көннәрдә 6нчы сыйныф укучылары укытучылары Гүзәл Кәримова җитәкчелегендә авылның ихтирамлы кешеләре – Нигъмәтуллиннар гаиләсендә булып, өлкәннәргә зур шатлык бүләк итте. Әфкать Мәүлинбирде улы һәм Рима Хәбибрахман кызының балачак һәм үсмер чорлары Илебез тарихындагы иң авыр чорга туры килә. Ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысы, авыр эш... Әфкать Мәүлинбирде улы да үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашып, укучыларны бүгенге матур тормышның кадерен белергә, хезмәт сөючән, тырыш булырга чакырды. Укучылар да ветераннарны җырлары, шигырьләре белән сөендерде һәм бәйрәм уңаеннан үз куллары белән ясаган открытка бүләк итте.
- Ел саен киләләр алар, - ди сөенеп Әфкать абый. – Менә бүген дә нинди зур бәйрәм ясадылар! Өлкәннәргә күп кирәкми, иң мөһиме – игътибар. Хәл белеп китсәләр дә күңел була. Сугышлар кабатланмасын, без күргәнәрне киләсе буыннарга күрергә язмасын, илләребез имин булсын, дигән теләкләрен җиткерде ветеран.
Яшь буын Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга тиеш түгел. Мондый чаралар оештырып, өлкәннәргә күпме сөенеч бүләк итәләр. Шул ук вакытта алар балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә дә зур әһәмияткә ия.

Фото: Гүзәл Кәримова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас