+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 05:05

Путин “Җиңү илчеләре” конкурсы финалчыларына мөрәҗәгать итте

Русия Президенты Владимир Путин «Җиңү илчеләре» конкурсында катнашучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм каһарманнары турындагы истәлекне саклауга керткән өлешен билгеләп үтте.

Путин “Җиңү илчеләре” конкурсы финалчыларына мөрәҗәгать иттеПутин “Җиңү илчеләре” конкурсы финалчыларына мөрәҗәгать итте
Путин “Җиңү илчеләре” конкурсы финалчыларына мөрәҗәгать итте

Аның телеграммасы Кремль сайтында басылган. Президент сүзләренә караганда, әле Мәскәүдә илнең күп төбәкләреннән, шул исәптән «Җиңү волонтерлары» яшьләр оешмасы әгъзалары да килгән.
«Сезнең һәркайсыгыз мөһим, иҗтимагый әһәмияткә ия эш белән шөгыльләнә, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турында хәтерне саклауга шәхси өлеш кертә», — дип белдерде Президент.
Ул шулай ук мондый кешеләр ветераннарга ярдәм итә, хәрби каберлекләр турында кайгырта, «гаилә тарихлары битләрен» тергезә һәм яшьләрдә патриотлык тәрбияләүгә игътибар белән карый, дип билгеләп үтте.
Телеграммада Русия лидеры билгеләп үткәнчә, хәзер “шундый игелекле һәм кирәкле" волонтерлар эше хөрмәткә лаек.

Фото: Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас