

1941 елның 23 июнендә Башкортстан Язучылар берлеге партия оешмасының “Бөек Ватан сугышы башлануга бәйле оешманың бурычлары” дигән көн тәртибе белән гомум җыелышы үткәрелә. Оешма секретаре Сәгыйть Мифтахов болай ди: “Бүген бөтен нәрсәне пуля, штык хәл итә. Без каләмне штыкка тиңләргә, тиз генә тупланырга, фронтка китәргә гариза бирергә, хәрби һөнәр үзләштерергә, лазаретларны шефлыкка алырга, яралылар өчен китапханәләр оештырырга тиеш”.
Али Карнай хәзер үк гариза язачагын әйтә, халыкның батырлыгы турында шигырьләр, хикәяләр, очерклар язарга чакыра. Низам Кәрипов радио аша һәм матбугатта активрак чыгыш ясарга чакыра. Гайнан Әмири, Әхтәм Ихсан, Хәниф Кәрим, Кадыйр Даян, Рәшит Нигъмәти һәм башкалар кичә-бүген язган шигырьләрен укыйлар. Барлык чыгыш ясаучылар да дошманны тар-мар итүгә барлык көчне туплау кирәклеген әйтәләр һәм җиңү безнең якта булачагына ышаныч белдерәләр.
Берлек идарәсендә тәүлек әйләнәсенә дежурлык оештырырга, һәрчак уяу торырга карар ителә. Һәр язучы акчаны саклык кассасында озаграк тотарга тырышырга тиеш. Моны халыкка да аңлатырга кирәк.
27 июньдә тагын җыелыш үткәрелә һәм анда берлек рәисе Низам Кәриповка характеристика раслана. “Сугыш башланган көнне үк Кәрипов үзен Кызыл Армиянең хәрәкәттәге частьларына җибәрүләрен сорап гариза язды”, — диелә анда. Үз теләге белән фронтка китүче Сәгыйть Мифтаховка, Хәниф Кәримгә, Кадыйр Даянга да шундый ук характеристикалар раслана.
Украина Язучылар берлеге дә шул ук көннәрдә Уфага эвакуацияләнеп килеп, бездәге иҗади оешма составына керә.
Сугыш вакытында шигърият әйдәүче әдәби жанрга әверелә. Аның төп темалары — Туган ил азатлыгы өчен көрәш, тылдагы халыкның хезмәт батырлыгы. Сугышның тәүге көннәрендә үк Сәйфи Кудаш “Ана сүзе”, Рәшит Нигъмәти “Туган ил өчен, алга!”, Хәниф Кәрим “Нәфрәт җыры”, Баязит Бикбай “Коралга, яшьләр!”, Кадыйр Даян “Туган ил улларына” дигән шигырьләр яза. Рәшит Нигъмәтинең “Үтер, улым, фашистны!” поэмасы ул замандагы башкорт әдәбиятының аеруча мөһим әсәре булып таныла, яугирләр һәм тыл хезмәтчәннәре арасында зур популярлык казана. Гәзит битләрендә яшь язучылар Ән-вәр Бикчәнтәев, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов, Тимер Арслан, Хәким Гыйләҗев һәм башкаларның шигырьләре һәм очерклары күренә. Халыкның үткәне һәм сугыш батырлары турында пьесалар языла. Мондыйларга Рәшит Нигъмәтинең “Агыйдел буенда”, “Урман шаулый”, Баязит Бикбайның “Салават”, “Ватан чакыра,” “Каһым түрә”, “Бер ата балалары” әсәрләре керә. Бикбайның “Самолет сатып алган Хәбирҗан” очеркын халык кызыксынып укый.
Украиннар белән бергә Уфага яһүд язучылары да эвакуацияләнә, шулай итеп иҗатчылар арасында Фефер, Бендак, Сите, Гонтарь, Гольберт, Панч, Тардова, Суходольский, Смилянский, Сосюра, Лойцкер, Талалаевский кебек фамилияләр очрый башлый.
1943 елның 6 февралендә Башкортстан һәм Украина Язучылар берлеге партия оешмасының ачык җыелышында орденлы шагыйрь Максим Рыльскийның ВКП (б) әгъзалыгына кандидат итеп алуны сораган гаризасы карала. Аны күптәннән белгән Гофштейн, Рыбак һәм башкалар Рыльскийның иҗатына һәм җәмәгать эшчәнлегенә югары бәя бирәләр, украин мәдәниятен үстерүгә, әдәбиятлар дуслыгын ныгытуга керткән зур өлешен билгелиләр. Баязит Бикбай да үзенең чыгышында: “Рыльский Уфада үзен көчле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе итеп күрсәтте. Озакламый ул үзенең туган украин җиренә аяк басар һәм таланты тагын да ныграк ачылыр”, — ди. Сәйфи Кудаш аның башкорт әдәбиятына ярдәмен билгели: “Башкортчадан украинчага аның менә дигән тәрҗемәләре һәркайсыбызга билгеле”.
1943 елның 17 декабрендә берлекнең партия җыелышында 1941-43 еллардагы эш турында отчет доклады белән секретарь урынбасары Р. Балясная чыгыш ясый. Украин, башкорт, урыс һәм яһүд язучыларының намуслы һәм ихлас хезмәттәшлеге үз җимешләрен бирүен билгели. Шушы чорда украинча — 200, башкортча — 100, урысча 10-15 исемдә китап чыгарылган. Фронтовиклар гаиләләренә зур ярдәм күрсәтелгән.
1944 елның 14 апрелендә ВКП (б) өлкә комитеты “Башкортстанның халык чәчәне” исемен булдыру турында карар кабул итә һәм беренче булып бу исемне Мөхәммәтша Бурангуловка, Фәррах Дәүләтшинга, Сәет Исмәгыйлевка бирә.
1945 елның 27 гыйнварында ВКП (б) Үзәк Комитеты Башкортстандагы агитация-пропагандистлык эшен канәгатьләндерерлек түгел дип таба. Язучылар берлеге дә нык тәнкыйтьләнә. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, иң абруйлы, талантлы язучыларның фронтта булуын белдерә һәм майор Хәниф Кәримне, лейтенант Гайнан Әмирине, өлкән лейтенант Мостай Кәримне, рядовой Әмир Чанышевны, рядовой Фәйзи Бикбовны, майор Әнвәр Бикчәнтәевны, Язучылар берлеген көчәйтү максатында Уфага кайтаруларын сорап, ВКП (б) Үзәк Комитетына хат яза.
Көрәшүче халыкның батырлыгы һәм кыюлыгы совет композиторларының яңа музыкаль әсәрләренең төп темасына әй-ләнә. Республикабыз композиторларының да җыр иҗаты шушы юнәлештә үсешә. Башкорт дәүләт филармониясе һәм театрлар коллективлары хезмәт ияләренә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Театрлар хәрби шартларга җавап бирүче әсәрләр сәхнәләштерә. Алар һәм филармония бригадалары даими рәвештә спектакльләр һәм концертлар белән армиягә озату пунктларында, хәрби частьларда чыгыш ясыйлар, концертлар белән фронтка чыгалар. Республиканың танылган артистларыннан 12 фронт бригадасы (шуларның тугызы филармониядән) оештырыла. 1943 елда гына да филармония артистлары хәрәкәттәге армиядә 300дән артык концерт куя.
Башкортстанның филармония һәм театрлары фронт бригадалары яугирләре алдында мең тапкырдан артык чыгыш ясый. 1941-45 елларда җыелу пунктларында, хәрби частьларда, госпитальләрдә 11 мең шефлык концерты күрсәтелә. Шуларның 4 меңе — һәвәскәрләр көче белән.
Сугыш башлану белән безнең республикага төрле яклардан югары квалификацияле фән, әдәбият, сәнгать эшлеклеләренең эвакуацияләнеп килүе гуманитар-рухи өлкәгә уңай йогынты ясавы турында сөйләгәндә, моның кире якларына да күз йомып булмый. Атап әйткәндә, милли сәнгать үсеше тоткарлана. Үзебезнең фәнни һәм иҗади зыялыларны әзерләүнең “мәдәни революция” дип аталган чорда башланып киткән максатка юнәлеше, тирән уйланылган системасы бозыла. Мәсәлән, П. М. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенең башкорт студиясендә укыган Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Гата Сөләйманов укуын вакытлыча өзеп кайталар. Филармония һәм театрлар коллективлары бернинди әзерлексез авыл яшьләре исәбенә тулылана. Күренекле башкорт курайчыларының берсе Рәхмәтулла Бүләкәнов сөйләвенә караганда, сәламәтлеге буенча армиягә алынмаган һәм шахтада эшләгән бу егетне 1941 елда Уфага чакыртып алганнар һәм ул сугыш тәмамланганчы курайчы, биюче, фокус күрсәтүче булып фронтларда чыгышлар ясый. 1943 елда Баймак колхоз-совхоз драма театрына 15 яшьлек Ишмулла Дилмөхәммәтов кабул ителә. Мондый мисаллар күп була.
Сугыш чорының аерым, үзенчәлекле шартларга буйсындырылган музыкасы элеккерәк заманнардагы музыкаль мәдәнияттән аерыла. Хәрби хәрәкәтләр шартларында ул башка төрле эчтәлек ала. Төп үзенчәлекләрнең берсе — халык музыка кораллары алгы планга чыга. Баян тоташ ил халкының төп милли уен коралына әверелә. Дөресрәге, сугыш башланганга кадәр әле ул үзенең төрдәшләрен һәм борынгы уен коралларын нык кысрыклый (бу аеруча урысларга һәм татарларга кагыла). Чөнки ул өйрәнергә һәм юлда йөрергә җиңел. Сугыш шартларында монысы бик мөһим. Җырлар, шулай итеп, баянга кушылып башкаруга яраклаша. Музыка белгечләре дәлилләвенчә, баян профессиональ музыканы үзешчән сәнгатькә, халык иҗатына тоташтыручы, төрле милләт җырларын берләштерүче дә булып китә.
Музыкаль уен кораллары арасында баянның иң алга чыгуына ил җитәкчелеге дә игътибар итә. Сугыш башлану белән бөтен ил буенча уен кораллары эшләп чыгару туктатылган була. Әмма фронтларда гармун һәм баяннарга ихтыяҗ нык артканын күреп, аларны җитештерүче фабрикаларны кабат эшләтеп җибәрәләр. Моннан тыш, сугыш чорында илдә хәрби музыкаль кадрлар әзерләү эше киң җәелдерелә. СССР Халык Комиссарлары Советы музыка училищелары алдына “укучыларны баянда уйнарга өйрәтүгә игътибарны арттырырга” дигән бурыч куя. Моңа җавап итеп, Башкорт дәүләт музыка училищесы 1943-44 уку елында баян классы ачып, анда 15 укучы кабул итә. Архив материалларыннан күренүенчә, бу класста укырга теләүчеләр шактый күп була, әмма баян буенча югары квалификацияле укытучылар җитешмәве аркасында аларның бик аз өлеше генә укырга алына.
Әлбәттә, уен кораллары арасында баян ничек кенә лидер булып тормасын, төрле милләт вәкилләре үзләренең борынгы уен коралларын да онытмый. Мәсәлән, бер казах егетенең үзе ясаган думбырада уйнавы турында истәлекләр сакланган. Төрле әйберләрдән курай ясап уйнаучы башкорт солдатлары да булган. Сугыштан соң үзешчән музыкант-курайчы булып танылган Мөхәммәт Кадергулов истәлекләрендә дә бу хакта кызыклы фактлар китерелә. Курайны корыган көнбагыш сабагыннан да ясап караган. Ә беркөнне аңа уңыш көтмәгәндә килә. Фашист самолеты бәреп төшерелгәч, янына кулына алюминий трубка тотып бер дусты килә. Кадергулов бу трубкадан бик шәп курай ясап ала һәм сугыш тәмамланганчы аңарда уйный.
Курай моңының тәэсире һәм аңа бәйле кызыклы хәлләр турында элекке фронтовик Н. Абдуллин истәлекләрендә дә языла. “Безнең хәрби часть Старая Русса шәһәре янында тора иде, — дип хәтерләгән Н. Абдуллин. — Әле без немецларны кысып барабыз, әле алар — безне. Алышлар тынып торган арада безгә артистлар килде, яугирләр аланлыкка җыелды. Артистларның чыгышын тыңлыйбыз. Ки-нәт күктә немец самолеты күренде. Һөҗүм алдыннан, мөгаен, разведка ясыйдыр. Концерт дәвам итте, самолетның гүләве курай моңына кушылды. Елаган да, көлгән дә итеп курай уйный. Йортым, Агыйделем искә төште, күздән яшьләр килә. Ләкин офицерга еларга ярамый, солдатлар көләчәк. Шулчак бер яугир миңа мөрәҗәгать итә: “Иптәш лейтенант, бер әсирне китерделәр, сорау алырга кирәк бит әле”. Немецны аланлыкка алып чыктык. Ул баскан урынында катып калды. Әйләнә-тирәдә сугыш бара, ерактан пушкалар гөрелтесе ишетелә, баш очында разведчик самолет әйләнә, ә биредә берни дә булмагандай артистлар концерт куя, дип уйлагандыр. Ул кузгалмый да курай тыңлый. Кинәт елап җибәрде дә урысча сөйли башлады. “Эх, ялгыштым мин, алдадылар мине, кабахәтләр. Менә кайда алар, чын башкортларым!” Әсир бит немец түгел, власовчы булып чыкты, шайтан алгыры! Белореттанмын, ди. Менә бит ничек килеп чыга: гади генә бер курай немецларның агитациясен минут эчендә юкка чыгарды”.
Фәрит Фаткуллин.