

Өчпочмаклы сугыш хатлары... Алар, дәһшәтле елларның шаһиты булып, сандык төпләрендә, шкаф тартмаларында кадерләп саклана. Аларны алып укучылар бар микән? Бардыр. Балалар, оныклар кулларына алып укыйдыр да, кире урынына салып куядыр. Туган якны сагыну, дошманга нәфрәт, кара кайгы, күз яшьләре белән сугарылган саргайган дәфтәр битләре буыннар артыннан буыннарны алмаштыра-алмаштыра арытаба кадерләп саклап ятачак...
Бөек Җиңү көне алдыннан, әйдәгез әле, тарихның үзе булып торган бу хатларга тагын бер күз салыйк, аларны укып, совет сугышчыларының туган якларыннан еракта ниләр кичергәнен аңларга тырышыйк.
Исән кайтсам,“Зәңгәр шәл”не җырлатыр идем...
Краснокама районы Иске Яньегет авылында туып үскән 54нче танкка каршы истребительләр полкы политругы Кашапов Шакир Кашап улының хатыны Хәкимәгә язган хатларыннан өзекләр.
“…12 гыйнвардан башлап дошман белән бәрелештәбез, без алга барабыз, дошман чигенә, үз башына җитә. Шулай да, бик нык каршылык күрсәтә, чигенгән юлын үзенең үләксәсе белән каплап бара. Әле исән-сау йөрим. Сезнең һәм балаларның бәхетенә киләчәктә дә исән йөрсәм иде. Шуны теләгез!
4 февраль 1943 ел”.
“…Без һаман да дошман белән каты бәрелештә. Бер сөенеч. Ленинградны дошман чолгавыннан коткардык, дошман чигенә, фашистны туган илдән куып чыгарып, аларны тар-мар итеп, туган якларга кайтырга язсын. Тагын бер сөенеч. Хатыйп улыма 10 февральдә 6 яшь тула бит. Аны котлыйм, үбәм, аңа аерым сәлам әйт. Мин кайтуга зур булып үсеп торсын!
7 февраль, 1943 ел”.
“…Сезгә Кызыл Армиянең 25 еллыгын бәйрәм итү уңае белән сагынычлы бик күп сәлам. Кызыл Армия көнендә миңа илдән җибәргән бүләкләр биргәннәр иде. Кыйгы районы почта начальнигы Усова дигән хатынның посылкасы булып чыкты. Шулай туры килә икән ул. Моңа бик сөендем, өйгә кайткандай булдым. Сугыш бара, әле хәзергә сәламәтмен. Их, исән-сау кайтып, синнән “Зәңгәр шәл”не җырлатып, тыңлап утырыр идем...
25 февраль, 1943 ел”.
“…Мин сиңа тагын хат язарга булдым, узган хатны өч көн элек язсам да. Дошман белән бик каты бәрелештәбез. Шунлыктан үземнең исән-сәламәтлегемне белдерәм. Бөтен теләгем шул – тиздән дошманны тар-мар итеп, җиңүчеләр булып кайтырга язсын иде. Беләсеңме, аннан да зуррак бәхет кайда ул!? Балаларның хәлен күбрәк сөйләп яз. Алар үсәләрме? Олы улым хәзер серьезный итеп сөйләшә торгандыр инде. Бәрәңге һәм бакча җимешләрен күбрәк утыртырга тырыш. 19 март, 1943 ел”.
Әлеге хат Шакир Кашаповның соңгы хаты. Ул фашистик Германиягә каршы сугышта 1943 елның 28 мартында батырларча һәлак була. Ленинград өлкәсе Вороново авылында җирләнә.
“Фашистны дөмбәслибез!”
Краснокама районының Мурзино авылыннан Мурзиннар гаиләсендә сакланган хатлар. Күпбалалы гаиләнең берничә әгъзасы фронтта булганлыктан, хатлар берничә кешедән төрле кешегә язылган.
“Саумысыз, минем кадерлеләрем!
Бу көннәрдә мин ике хат алдым: Левадан һәм синнән, Дуня!
Сезнең эшләр яхшы баруына мин бик шат. Лева да хаты белән бик шатландырды. Эшегезне җайга салуыгыз яхшы булган. И. Н. Гумаевның армиягә китүе минем өчен яңалык. Кайда эләкте икән ул?
Мин исән-сау. Фашист кабахәтләрен дөмбәслибез. Фронтта мин телефончы.
Хатларыгызны рәхәтләнеп укыдым. Николо-Березовка театры күз алдына килде. А. Н. Страгаровский “Җди” дигән постановка белән чыгыш ясаган иде, шул күз алдына килде. Уем белән синең белән концертта утырдым, Мәскәү һәм Ленинград артистларын тыңладым...
Менә фашистларны дөмбәсләп, ояларына илтеп тыккач, барысы да яхшы булыр. Сезне каты итеп кочып үбәм. Эшегездә уңышлар телим.
Сезнең Сергей. 16.07.1942”.
“Саумысыз, минем кадерлеләрем Ася һәм кызчыгым Людмила!
Бар йөрәктән кайнар сәламнәремне юллыйм сезгә. Озак яза алмадым, гафу итегез. Гыйнвардан бирле алга барабыз да алга барабыз. Польшаны җәяүләп уздык, хәзер инде без Германия территориясендә, Берлиннан 150-200 чакрым ераклыкта. Кичә бер немец авылында булдык, чистарттык. Бераз гына ял иткән вакытта сезгә хат язарга булдым. Сезнең үзегездән дә күптән хат алган юк, соңгы хатны Польшада чакта алган идем.
Тирә-якта гел каршы көчләр, биредә һәр куак, һәр йорт, һәр подвал ут ачарга әзер. Әмма безне инде туктатып кара! Күпме юллар үтеп, фашистның оясына якынлаштык. Күптән түгел уң як кабыргам бераз яраланды, әмма госпитальгә ятмадым, аякта үткәрдем. Үзеңнекеләрдән торып калмавың хәерлерәк, туктап тормыйбыз, көне-төне алга барабыз. Сездән бик еракта мин. Әле командование тарафыннан бүләккә тәкъдим ителгәнмен. Исән кала алсам, зур бәхет булыр иде. Сез бу хатны ала алырсызмы-юкмы, белмим. Польшада чакта хатыгыз килер, дип көттем, ә монда Герман җирендә ничек булыр. Очраган һәр солдат, һәр офицерның йөзенә карыйм, авылдашлар, якташлар түгелме икән дип.
Мин сезгә ай башында һәм менә әле яңарак акча салган идем, алдыгызмы? Ничек яшисез соң, Ася? Нинди яңалыклар бар? Сезне ничек күрәсем килгәнлеген аңлый да алмыйсыздыр? Минем Людочка ниләр эшли, ниләр сөйли? Зоядан хат алдым, гыйнвар урталарында салган. Зоя, Мания, Әкълимә, әни ничек яши? Кыям кайда? Аңарга берничә хат язып салсам да, бер хәбәр дә алганым юк.
Ася, безгә күрешү бәхете тиярме-юкмы, белмим. Германия менә генә, тирә-якта үлгән солдатлар, әмма дошман әле булса бирешергә теләми, карыша. Син минем хатларны алдыңмы, мин Польшада чакта еш язган идем. Сәламәт булыгыз, имин яшәгез. Кулларыгызны каты итеп кысып калам. Фотоларыгызны җае чыккан чакта алып карыйм, бик сагынам. Барысына да күп сәлам. Кысып кочып сезнең Рәшит. 29.01.45”.
“Хәерле көн яисә хәерле кич, кадерлеләрем Ася һәм Людочка!
Сезгә хәрби фронт сәламнәре җибәреп иң яхшы теләктә калам. Якынлашып килгән Яңа ел белән сезне! Әзерләнәсездер инде. Без дә әзерләнәбез. Тик безнең әзерлек — хәрби әзерлек. Тизрәк Берлинга барып җитеп, Җиңү Байрагын кадарга иде. Сезгә бик күп язсам да, җавап хаты ала алганым юк. Өйдән хәбәр килмәгәч, якыннарыңның хәлен белмәгәч, бигрәк авыр. Сезнең Рәшит...
“Исәнме, Шура!
Әлеге хатта абыеңның исемен укып, аптырап торырсың, мөгаен. Сергей Мурзин, ягъни мин, исән. Хәер, бу синең өчен сер түгел. Апабыз Клава әйткәндер. Безнең гомерләр әлеге 4 ел эчендә минут саен өзелә язып калды, күпме яшьләрнең гомере өзелде. Менә Николай Андреевичны гына алыйк, ягъни Михаил Кокоринны, я булмаса үзебезнең яраткан абыебыз Мишаны — аның да кулы яраланган. Мин үзем дә берничә тапкыр яраландым, әмма бик каты түгел. Дүрт ел элекке кебек — йөгереп кенә йөрим. Шура, мин үземне сөйләдем, хәзер инде син үзең турында яз. Шушы сорауларга җавап бирсәң иде. Син кайчан һәм ни өчен Камбарка госпиталенә эшкә кердең? Нинди шәһәрләрдә булдың? Әлеге вакытта нинди вазыйфада эшлисең? Әни карчыкны кайчан кайтып кочарга җыенасың? Шулай ук башка туганнарны? Тормышка чыкмадыңмы? Чыксаң, ул кем, кайдан? Кемнәр белән язышасың?
Мин әле Чехословакиядә. Бер ай чамасы башкалада, Прагада булдым, соңрак читкәрәк күчендек. Чехословакияне аркылы-буйга урап чыктык, дисәң дә ярыйдыр. Тиздән отпуск бирергә тиешләр, тик ул бик кыска, туган яктан урап килеп булмаячак.
Мин бер данлыклы гвардия полкында писарь булып эшлим. Сиңа киңәшләрем бар: үзеңне сакла. Сәламәтлегең турында уйла. Тәртипле бул, фамилиянең авторитетын төшермә. Күңел ачуга караганда, укуга күбрәк игътибар бир, медицина белгечлеге алырга тырыш. Колхозга кайтырга ашыкма. Госпитальдән китсәң, артыңнан ун кеше килеп керергә әзердер. Шуңа да ашыкма. Яхшырак киемнәр юнәт, чиста итеп киенеп йөрергә тырыш.
Әнкәйгә булыша алсаң яхшы булыр иде, бәлки, берәр посылка сала алырсың?
Менә шуларны язасым килгән иде сиңа, Шура. Ачуланма, мине аңларга тырыш. Мин бит зуррак, шуңа күрә тәҗрибәм дә зуррак.
Минем яхшы, ягымлы, сеңелкәшем! Сиңа сәламәтлек һәм бәхет телим. Җавап һәм фотосурәт көтәм. Абыең Серж Мурзин.
Сәламәт бул. Госпитальнең бар составына да сәлам әйт. Петя һәм Вася туганнарымның адреслары булса, җибәр. 27.07. 45”.
“Саумы, минем кадерле сеңелкәем Шурочка!
Кичә красноармеецлар җыелышыннан соң, кичке сәгать уннарда миңа өч хат тоттырдылар. Берсе синнән, шулай ук Коля һәм Клавадан. Шатлыгымның чиге булмады. Тик укыгач кына, бераз борчылып алдым. Коля өчен. Ул колхоздагы проблемалар турында яза. Авылдагы бер кеше “Мин сиңа элеккеләр өчен күрсәтермен әле!” дип бик еш яный икән. “Элеккеләр” диюе әтиебезнең колхоз рәисе чагында дәүләт заданиесын үтәргә кушуыдыр инде. Кайбер кешеләрнең моңа бик эче поша иде шул. Тик моңа бит инде 10 еллап вакыт узган! Николайның монда ни катнашы бар инде?! Клава белән әни сине һәм мине озак күрмәгәннәренә зарлана. Мин инде 5 ел өйдә булмадым, сиңа да өч ел инде, сеңлем. Бу вакыт эчендә без аларга бер тапкыр да справка алып салмаганбыз икән. Алар, күрәсең, моңа бик мохтаҗ булганнар. Шуңа күрә, Шурочка, хат килү белән үзеңнең данлыклы Кызыл Армия сафларында хезмәт итүең турында справка салып җибәр, зинһар. Штаб начальнигына керсәң, ул синең НКОда булуың турында язып бирер. Мин дә дүшәмбе, 25 февральдә барып алырмын.
Яраткан сеңлебез! Сиңа бик авыр икәнен аңлыйбыз. Әмма бу озакка бармас, дип уйлыйм. Шулай ук Херсонда безнең төпкел авылга караганда күпкә яхшырак икәнен син үзең дә аңларга тиеш. Биредә эшләве яхшырак, дип уйлыйм. Эшче куллар кирәк, без кемнеңдер эшләгәнен көтеп өйдә утыра алмыйбыз бит инде. Син тырышып эшлә, сеңлем, җитәкчелек үзеңне күрер, эшләгән кешене хөрмәт итәләр ул.
Җәмгыятьтә үзеңне лаеклы тот, тәрбияле кызлар кебек. Берәр дус тапсаң, мин каршы түгел. Әмма сайлаганда ялгыша күрмә, үзаллы, тырыш кешегә игътибар ит. Тапсаң, миңа хәбәр ит, оялып торма.
Сеңлем! Син фотоңны алдыммы-юкмы дип сорыйсың. Юк, алмадым. Әле Чехословакиядә чакта ук берне алган идем, анда син бик уйланып, моңаеп утырасың. Ә син әйткәнен алмадым. Менә үзем дә бу хатым белән сиңа красноармеец фотокарточкамны салам. Тормыш бер көе ага. Яңа елны яхшы карышладым, ике урыс киносын карадым, бер Австрия картинасын. СССРның Югары Советына сайлаулар барган көнне маршал Конев һәм Советлар Союзы Герое Глинко өчен тавыш бирдем.
Башка яңалыклар юк, сеңелкәем. Сине кысып кочып, үбеп калучы — абыең Сергей. Австрия. 23.02. 1946”.
Сәхифәне Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әзерләде.