

Бөек Ватан сугышы елларында Бакалы районы халкы явыз дошманга каршы батырларча көрәште. Яу кырларында совет халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бирелгәнлек, батырлык, кыюлык сыйфатларын гәүдәләндерде алар. Бу районыннан 16,5 мең кеше фронтка китте. Биш меңнән артык яугир сугыш яланында ятып калды.
Бөек Ватан сугышында Бакалының алты яугире "Советлар Союзы Герое" исеменә лаек булган, дүрт каһарман - Дан орденнарының тулы кавалеры. Данлы тарих белән хаклы рәвештә горурлана район халкы. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Биредә 51 һәйкәл һәм обелиск, шул исәптән Бакалыда Геройлар аллеясе бар. Бу көннәрдә Балчыклы, Матытамак, Новоостанково, Чибәртау авылларында яңа стеллалар ачылды.
«Үлемсез полк» акциясе –Җиңү бәйрәменең тагын бер күркәм традициясе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.
Бакалы районының Иске Корыч, Токбирде, Мостафа һәм башка авылларында үткән чараларда Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган ветераннарның балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге "Үлемсез полк"ка кушылып урам буйлап горур атлады...
Иске Корычтагы парадта катнашучыларны Бакалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Олег Ефимов, Корыч авыл Советы авыл хакимияте башлыгы Илфак Маннапов, мәктәп директоры Павел Марков сәламләде. Олег Алексеевич тантанага җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, 9 май - безнең һәркайсыбыз өчен изге бәйрәм, һәм без Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләрен сакларга, киләчәк буыннарга аның әһәмиятен җиткерергә тиеш, дип билгеләп үтте.