

Ил-көнебез тыныч түгел. Быелгы Җиңү көнен без зур шатлык һәм горурлык белән генә түгел, тирән борчылу һәм авыр хис-тойгылар белән дә каршы алабыз. Ил өчен катлаулы чорда фашизмны җиңгән ата-бабаларыбыз батырлыгының даны һәм бәһасе тагы да арта. Без — көчле халык, бердәм халык, җиңүче халык. Киләчәктә дә шушы данны сакларга иде.
Республиканың Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы җитәкчесе Валерий Шәрипов белән шушы хакта әңгәмә кордык.
— Валерий Мөхәммәтович, Сез сугыш хәрәкәтләре геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә җитди игътибар бирәсез. Сезнең өчен бу эш нәрсә ул?
— Геройлар — ул аерым категория кешеләр. Күз алдыгызга китерегез: Дан орденының тулы кавалеры булу өчен өч тапкыр батырлык кылырга кирәк иде! Һәр геройны истә тоту зарур. Уфаның Җиңү паркында 1985 елда урнаштырылган гранит стелаларда 277 фамилия уелган. 2020 елның сентябрендә ачылган яңа стелаларда тагын 20 Советлар Союзы Герое, 11 Дан орденының тулы кавалеры һәм 14 Русия Герое исемнәре теркәлде. Бездә 30 Русия Герое исәпләнә, шуларның 15е — вафат булган һәм һәлак булган, шул исәптән 6сы — Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Алар арасында генерал Миңнегали Шәйморатов та бар. Ике Советлар Союзы Герое исән-сау иде, алар сугыштан соң шушы исемгә лаек булган. Кызганычка каршы, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетергән өчен югары дәрәҗәгә ия булган хәрби очучы Николай Антошкин (ул Федоровка районында туган, Күмертауда яшәгән) былтыр вафат булды.
Уфада туган очучы Вячеслав Янченко, 1973 елда террорчы булган пассажир самолетын коткарып, аны салонда яңгыраган шартлаудан соң ишеге җимерелгән килеш җиргә утырта ала. Шул рәвешле барлык 51 пассажирның да гомере сакланып кала.
— Генерал Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исемен бирүдә ветераннар оешмасы нинди роль уйнады?
— Мин бер бик зур папканы алып торган хатларны күрсәтә алам. Бу үтенеч белән 1948 елдан яза башлаганнар, аннары без дәвам иттек. 2018 елда без республика Башлыгы Радий Хәбировка сугышта катнашучы дүрт ветераныбызга тыныч вакытта Русия Герое исеме бирелүе турында хәбәр иттек. Бүген генерал Шәйморатов белән бергә андыйлар алтау инде. Гаделлек тантана итте. Минем өчен батырларның рәсми танылу алуы — үзе дә җиңү. Югыйсә, мин тарихчы түгел, ә машина төзүче, инженер. Тик, күрәсең, нәрсәдер йөрәккә үтеп керә, дөреслек өчен ахыргача көрәшәсе килә.
— Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев белән дә таныш булгансыз икән…
— Әйе, бу кызыклы тарих. Күп еллар элек миңа операция ясадылар. Дәваханә палатасында бик яшь күренгән чал чәчле кеше белән таныштым, бу — Муса Гайса улы Гәрәев иде. Бик яхшы, гади кеше булып истә калган. Сугыш турында ул әллә ни искә алмады, әмма, мәсәлән, умартачылык турында сөйләшергә ярата иде. Язучы Ибраһим Абдуллин белән бергә мине кәрт уйнарга өйрәттеләр, ул вакытта бик яшь идем бит әле. Быел Муса Гәрәевның 100 еллыгын Ветераннар советы зур хөрмәт белән искә алып үтә. Әлбәттә, тормышымны ветераннар хәрәкәте белән бәйләрмен дип уйламаган да идем. Гомумән, мин Уфаның Черниковка бистәсендә тудым, 22нче мәктәбендә укыдым. Анда җәмәгать эшләренә тартылдым: дружина советы рәисе, комсорг булдым. Ул вакытта без моторлар төзү заводы гудогы буенча яшәдек. Ә үскәч үзем шушы заводта эшләдем, партком секретаре урынбасары итеп сайландым. Эштән туктагач, Ветераннар оешмасына килдем. Безнең ветераннар советлары өлкән буын мәнфәгатьләрендә зур эш башкара. Мондый оешмалар барлык 70 шәһәр һәм районда да бар, ә без, штаб буларак, аларның эшчәнлеген көйлибез. Безнең рәисләребез — чын энтузиастлар. Өлкән яшьтәге кешеләрнең, һәркайсының күңеленә юл таба белергә кирәк, һәм рәисләр бу мөһим бурычны тиешле дәрәҗәдә башкара.
— Күрше төбәк ветераннары оешмалары белән бәйләнештә торасызмы?
— Свердловск, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан күршеләребез белән күптәннән уртак ветераннар чаралары уздырабыз. Пермь крае ветераннары белән дустанә очрашу булды. Бер төркем активист ветераннар Азнакай шәһәрендә узган Татарстан Ветераннар советы пленумы утырышында катнашты. Свердловск өлкәсе ветераннар советы рәисе Юрий Судаков башкортстанлыларны Красноуфимск шәһәрендә кабул итте, без аларны Нефтекама шәһәренә ветеран активистларның төбәкара семинарына чакырдык.
— Валерий Мөхәммәтович, бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе беренче урынга чыкты. Үз илеңнең патриоты булу, аның бөтенлеге өчен башланган хәрби чараларда катнашу күпләр өчен зур мәртәбә. Сез үз тарафыгыздан бу юнәлештә нинди эшләр башкарасыз?
— Без яшьләр оешмалары, мәгариф органнары, хәрби комиссариатлар, Республиканың Хәрби Дан музее белән берлектә, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне һәрвакыт алга куйдык һәм бу эшне тагы да көчәйтәчәкбез. Яшьләр ата-бабалары батырлыгының бөеклеген тирән аңласын, тарихның объектив фактларын өйрәнсен, бүген дөреслекне ялганнан аера алсын өчен барысын да эшләячәкбез. Тарихны бозып күрсәткән кешеләргә каршы дөреслек белән генә көрәшергә була! Кызганычка каршы, үзләренең “окоплы” дөреслеген әйтә ала торган ветераннар саны азая бара. Әмма Әфганстан, Чечняны, башка локаль сугышларны үткән яңа буын бар. Алар да яшьләр белән очраша. Без аларга бик ышанабыз. Бүген чит ил пропагандасы аркасында кайбер ватандашлар югары төшенчәләрдән ояла һәм пафослы сүзләр әйтүче кешеләрне бик үк өнәп бетерми. Әмма соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, илгә хезмәт итәргә, аны сакларга кирәк. Һәм бурыч дигән югары төшенчәне тарих чүплегенә чыгарып ташларга ярамый.
— Украинадагы махсус операция күп илләрне сискәнергә мәҗбүр итте. Русиядә дә бу җәһәттән төрле фикерләр ишетергә туры килә...
— Бу мәсьәләдә без, ветераннар, әлбәттә, Президент Владимир Путинның әлеге адымын хуплыйбыз. Безгә чит илләр күптән яный башлады, НАТО ишек төбебезгә килеп җиткән иде бит. Махсус операцияне башлау дөрес булды, нацистларны үз өнендә тончыктыру хәерле. Алар сигез ел Донбасска куркыныч белән янады, йортларын шартлатты, халкын юк итте. Әлбәттә, без бу республикаларга ярдәм итәргә тиеш идек. Әйе, ике яктан да корбаннар күп һәм бу канкоеш никадәр тизрәк тәмамланса, шулкадәр яхшырак. Ләкин без җиңәчәкбез, Донбасста тәртип урнашачак. Әле ДХР белән ЛХРга төрле яклап ярдәм итәбез. Эчәр суга кадәр алып барабыз. Махсус операция тәмамлангач, бу республикаларны җимереклекләрдән тазартып, матур яңа йортлар салып, эш урыннары булдырып, халкына яшәр өчен имин шартлар тудырырбыз, дип ышанам.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.