

“Бүген, Бөек җиңү көне алдыннан, “Патриот” хәрби-патриотик паркында ярдәмчеләрем Эдуард Назаров һәм Ксения Шарапкова белән Советлар Союзы Герое Гобәйдуллин Миңнегали Хәбибулла улы хөрмәтенә агач утырттык.
1944 елның 8 мартында штурм вакытында взвод командиры, лейтенант Гобәйдуллин батырларча карар кабул итә һәм үз гәүдәсе белән дошман дзоты амбразурасын каплый.
“Хәтер бакчасы” акциясе - ул яфраклар ефәгендә сугыш геройлары турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү һәм тирә-якны яшелләндерү мөмкинлеге”.