

1942 елның 9 май иртәсе. Башкортстанның авыл-шәһәрләреннән җыелган өч меңнән күбрәк кызны фронтка озату иртәсе булып тарихта кала бу көн. Берничә көн элек үк инде Уфаның Пушкин урамындагы 3нче урта мәктәбе бинасы кызлар казармасына әверелгән була.
Истәлекләрдән күренүен-чә, фронтка озатыласы кызларны иртә белән опера театрына җыялар. Биредә митинг була. Булачак яшь яугирләр алдында ВЛКСМның өлкә комитеты секретаре Галина Иванчина чыгыш ясый. Комсомол башлыгыннан соң сүз алган доброволец кызларның барысы да биргән антына тугры калып, дошманны җиңеп кайтачакларын вәгъдә итә.
Опера театрының зур булмаган мәйданчыгында митинг тәмамланып та өлгермәстән, “Сафларга тезелергә!” дигән команда яңгырый. Йөрәкләрне ярып, тынлы оркестр уйный башлый. Километрга сузылган кызлар колоннасы башкалабыз урамнары буйлап, тимер юл вокзалына таба атлый.
Әмма поезд, ниндидер сәбәп белән кичен, бик соң гына кузгала.
Башкортстан кызлары Сталинградка кадәр поездда ике атна бара. Тимер юлдагы хәрби составларның күплегенә хәйран кала алар. Вагондагы ике катлы караватлар җитмәгәч, күпләр идәнгә җәелгән салам өстендә йоклый.
...Фронтка озатылучы яшь яугирләр арасында Дүртөйле районыннан килгән 50 кыз да була. Май иртәсендә Казан – Уфа пароходы белән башкаладан фронтка китәсе кызларны озатырга тирә-як авыллардан меңнәрчә кеше җыела.
— Билгә кадәр төшкән озын толымнарыбызны пароходка утырыр алдыннан кистергәч үк үзебезне батырлыкка әзер сугышчы итеп тоя идек инде, — дип яза үзенең истәлекләрендә Бөек Ватан сугышы һәм педагогия ветераны, РСФСР- ның халык мәгарифе отличнигы Мәсрүрә Шәрифҗанова. — Пароход гудогыннан соң, Агыйдел ярыннан читләшә башлагач кына, күңелләребез тулып, күзләребез яшьләнде. Әмма 50 кызның берсе дә еламады. Чөнки ул күз яшьләре куркудан түгел, ә мәкерле дошманнан тизрәк үч аласы, аларны илебездән тизрәк дөмбәсләп куып чыгару теләге белән бәйле иде. Безне озатып калучылар ераклашкан саен һәрберебезнең тизрәк Җиңү белән кайтасы килү теләге арта гына барды. Әниләребезнең озатканда кулларындагы ак яулыгы баш очында очкан күгәрченнәрне хәтерләтеп, биеккә, бик биеккә күтәрелүе хәтердә. Без ул чакта сугышның нәрсә икәнен аңлап бетерми идек әле... Әмма Җиңү алып кайтачагыбызга ышана идек.
Ике атна буе юлда булганда кызлар вагонда үзләренә шөгыль таба. Һәр вагонда “Сугышчан бит”ләр чыгарыла. Сәләтлеләр яңа хәрби җырлар өйрәнә. Кызлар хәтта үзешчән сәнгать “түгәрәге”дә оештыра. Поезд зур шәһәрләрдә озаграк туктап торган арада концерт куярга да өлгерәләр.
Бу вакытта фашистлар Сталинградка тәмам якынаеп беткән була. Ветераннар сөйләгән истәлекләргә караганда, тәүдә дошман самолетлары сирәкләп һәм зур булмаган төркемнәр белән зенит орудиеләренең каршы уты аша үтсә, бераздан, йөзләрчә, дистәләрчә самолет очып килә. Дошманга Сталинградны җир белән тигезләргә боерык бирелгән була.
— Сталинград көне-төне янды, — дип хәтерли Уфадан фронтка озатылган ветеран, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Антонина Бабкина. — Бигрәк тә октябрь ае авыр булды. Ачы җил, яңгыр, утка тотулар һәм бомба ташлаулар безнең батареягә “цель”гә төбәп ут ачарга комачаулык тудырды. Еш кына ут астында позицияләрне алмаштырырга, окоплар казырга туры килә иде.
Башкортстаннан килүче эшелондагы кызларның беренче төркемен шәһәргә җитәрәк калдырып китәләр, ә калганнары Сталинградка икенче көнне иртә белән килеп җитә. Вокзал перроны мәйданчыгына тигез рәт булып тезелгән Башкортстан кызларын каршы алырга, дошман самолеты һөҗүме дәвам итүгә карамастан, бөтен шәһәр халкы чыккан кебек тоела. Әллә шатлыктан, әллә ярсудан дулкынланган кызларны чак “тыя” командирлар. Ерак юл никадәр генә дуслаштырса да, Уфа, Дүртөйле, Толбазы, Белорет кызлары һәркайсы төркем-төркем җыелып, ирексездән кайсыларыдыр җырлый, икенчеләре бии башлый.
Булачак яугирләрне командаларга бүлеп, вакытлыча яшәү урынына урнаштыралар. Дүртөйле кызларына илдәге данлыклы Трактор заводы каршындагы мәктәп эләгә.
Тарихи мәгълүмат. Сталинградның һава һөҗүменә каршы оборона корпусында ил буенча 7533 хатын-кыз хезмәт итә, шуларның 3700е — Башкортстаннан.
1942 елның 18 ноябрендә Совет гаскәрләре тоташ Сталинград фронты буенча контрһөҗүмгә күчә. Дошман чигенергә мәҗбүр була. Шәһәр өчен сугыш 200 көн һәм төн дәвам итә. Немец гаскәрләре моңа кадәр күрелмәгән утлы нәфрәт корбаны була. Ә шә-һәрдән качып өлгерә алмаган фельдмаршал Паулюс әсирлеккә эләгә.
Башкортстаннан комсомол эшелоны белән фронтка киткән кызларның күбесе Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Аларның дошман самолетлары очышына зур каршылык тудырган прожектор утлары да шул рәвешле, зур җиңүгә өлеш кертә. Башкортстанның 35 прожекторчы кызы “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә.
1972 елның 9 маенда башкалабыз Уфада “Комсомол эшелоны” ветераннарының сугыштан соңгы беренче очрашуы оештырыла. Башкортстан яугир кызларының батырлыкларын һәм исемнәрен мәңгеләштерү максатында Уфа тимер юл вокзалында мемориаль такта ачыла. 1942 елның маенда доброволец кызларның беренче “штабы” булган Уфа шәһәренең 3нче гимназиясендә музей материаллары тупланган. Гомумән, Бөек Ватан сугышы елларында төрле фронтларда Башкортстаннан 11 меңгә якын кыз ир-егетләр белән бер сафта илебезне дошманнан азат итүдә каһарманлык үрнәге күрсәтә.
Кызганычка каршы, Башкортстанда яугир хатын-кызлар саны да бармак белән генә санарлык калып бара. Аларның батырлыгы — мәңгелек, исемнәре — үлемсез! Фронтовик хатын-кызлар турында Советлар Союзы Герое, очучы Алексей Маресьевның шундый сүзләре бар һәм ул беркайчан да мәгънәсен югалтмаячак: “Әгәр бөтен дөньядагы барлык чәчәкләрне җыеп сезнең алдыгызга кую мөмкинлеге булса, без аның белән дә сезгә булган соклануны аңлатып бетерә алмас идек,” — дип язган ул.
...Бу Бөек Ватан сугышының 334нче көне иде. Арыганбыз. Безне мәктәпкә урнаштырдылар. Уфадан чыкканнан бирле кайнар аш ашаганыбыз булмады. Мәктәпкә кергәч, идәнгә утырыштык та, бушаган капчык төпләреннән вакланып таралып кипкән икмәк сыныкларын ашый башладык.
Шул арада лейтенант килеп керде дә, авылча киенгән кызларга карап елмаеп:
— Что, проголодались? Готовьтесь, скоро обед, — диде.
— А что на обед?
— Галушки...
— А на второе?
— На второе... У нас второго блюда не бывает, а вместо него колотушки...
Без, лейтенант белән шушы кыска гына сөйләшүдән соң кулдагы икмәк сыныкларын ашап бетереп өлгермәдек. Ерактан самолет гүләвенең якынаюын ишеттек. Ишегалдына чыгарга уйлап, дәррәү кузгалган идек, лейтенантның катгый әмере туктатты. Самолет без туктаган мәктәп бакчасына бомба ташлап китте. Безгә зыян килмәде. Соңыннан лейтенант: “Бу немецларның сезнең белән танышып китүе булды, ахры”, — дип бераз куркышкан кызларны тынычландырды.
(Мәсрүрә Шәрифҗанованың истәлекләр китабыннан).
Олег Төхвәтуллин.
Фотолар авторның шәхси архивыннан һәм Интернет челтәреннән алынды.