

Илеш районының Иске Күктау авылында да күркәм чаралар оештырылды.
Бүген биредә сугыш корбаннары рухына багышланып Коръән укылды, үзәк урамнан үлемсез полк атлады, мәдәният йорты каршында митинг узды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, концерт оештырылды. Бирегә җыелган халык солдат боткасын авыз итте.
Олылар да, балалар да яуда ятып калган, дәһшәтле сугыш елларының барлык әчесен татыган тыл батырларын искә алды. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!