+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
8 Мая 2022, 06:55

Камал театры дәһшәтле елларда

Милли сәхнәбез йөзен билгеләүче коллектив осталары да Җиңүгә зур өлеш кертә.1941 елның языннан Казанда татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдә үтәргә тиешле ункөнлегенә актив әзерлек бара. Театрларда яңа спектакльләр әзерләнә, иҗади берлекләрдә яңа әсәрләр укыла, һәрберсе җентекләп тикшерелә. Һәм, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, барысы да тукталып кала.

Камал театры дәһшәтле еллардаКамал театры дәһшәтле елларда
Камал театры дәһшәтле елларда

Сугышның беренче көннәрендә үк язучылар һәм театрлар алдына тиз арада хәрби репертуар әзерләү бурычы куела. Патриотлык рухы тәрбияләү сәнгатьнең төп темасына әверелә.
Татар театрының күренекле эшлеклеләре, сугыш хәбәре килгәч тә, фронтка китәләр. Мәсәлән, Мөхәммәт Әблиев, Салих Баттал, Гадел Кутуй, Риза Ишморат, Әхмәт Фәйзи һәм күп кенә артистлар. Аларның кайберләре кире әйләнеп кайта алмый.
Дошманга каршы көрәшкә бөтен халык күтәрелә. Билгеле, театр хезмәткәрләре дә бу изге көрәштән читтә калмый, сугышның соңгы көннәренәчә халык белән бергә була. Бу элек-электән, Гражданнар сугышы чорыннан ук килә торган олы һәм көрәшкә лаеклы өлеш кертә. Татар театры да бу изге көрәшкә лаеклы өлеш кертә. Татар артистлары чакыру пунктларында көненә 4әр, 5әр концерт бирә. Ә соңрак, тылга яралылар кайта башлагач, театр госпитальләргә дә хезмәт күрсәтә. Актерлык вазыйфасыннан тыш, аларга еш кына пропагандист, агитатор, шәфкать туташы булырга да туры килә.
Татарстанның сәнгать бригадалары фронтларга барып, сугышчыларга мәдәни хезмәт күрсәтә. Артистларның тырыш хезмәте турында күп кенә фронт гәзитләре дә язып чыга. Мәсәлән, шуларның берсе болай дип яза: “Артистлар бригадасы госпиталь һәм хәрби частьларда 2 ай эчендә 92 концерт бирде. Концертны вакытында башлау өчен тирән кар көртләрен ера-ера уннарча чакрымнар җәяү йөрергә туры килә иде аларга. Артистлар теләсә нинди шартларда да, теләсә нинди бинада да чыгыш ясаудан баш тармады. Очучы, техник, солдат һәм командирларга шатлык китерүләрен күреп, чиксез куаналар иде”.
Камал театры бинасы эвакопунктка әйләнә. Шуңа күрә опера, татар театры һәм урыс драма театры коллективларының өчесе дә Зур драма театры бинасында эшли. Хәзер театрда шат күңелле, матур киемле тамашачылар урынына кыска тунлы фронтовиклар, майланып беткән телогрейкалы эшчеләрне күрергә туры килә. Еллар һәм тормыш шартлары ничек кенә авыр булмасын, театр үз эшен ташламый. Ул яши: яңадан-яңа спектакльләр күрсәтә, планнан тыш тамашалар оештыра. Алардан килгән дистәләрчә мең сум акчаны Оборона фондына тапшыра. Сугышның беренче айларыннан ук Камал театры төрле кичәләр, бал-маскарадлар оештыра башлый. Актерлар ниләр генә эшләми, кемнәр генә булып бетми: сувенир сатучы дисеңме, кызыклы уеннар оештыручы дисеңме, җырчы, биюче дисеңме — һәммәсен дә булдыралар. Бу кичәләрнең ике яклап файдасы була: беренчедән, театр Оборона фондына азмы-күпме акча тапшыра ала, икенчедән — монысы иң мөһиме — аларның уйнаучыларга да, тамашачыларга да сугыш дәһшәтен оныттырып торуда, халыкны оптимистик рухта тәрбияләүдә ярдәме зур була.
Ул көннәрдә турыдан-туры сугыш вакыйгаларын чагылдырган әдәби һәм музыкаль әсәрләр булмый әле. Шулай да актерлар электән үк уйналып килгән пьесаларда шул чорга хас үзенчәлекләрне бирә ала. 1941 елның июлендә академия театры Константин Симоновның “Безнең шәһәр егете”, Таҗи Гыйззәтнең “Таймасовлар” пьесаларын сәхнәләштерә. Боларның тәүгесе — совет солдатының Испания республикасы өчен көрәштә күрсәткән батырлыгы, икенчесе ак финнар кампаниясе турында булса да, аларны куючылар һәм актерлар 1941 ел вакыйгаларына яраштыра. Тамашачылар аларны һәрвакыт җылы каршылый. “Таймасовлар”га карата рецензиясендә Гадел Кутуй болай дип яза: “Театрыбызның уңышы шунда: изге Ватан өчен сугыш көннәрендә кыска гына вакыт эчендә шундый пьесаны сәхнәләштерә алды. Пьесадагы персонажлар характеры тулысынча ачылды. Актерлар совет кешесенең Туган илгә мәхәббәтен, халкыбызның патриотизмын оста итеп күрсәтә алды”.
Татар академия театры хәрби темага язылган пьесалардан тыш, милли һәм дөнья классикларының әсәрләрен дә сәхнәләштереп килә. Шулардан Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик”, Хәмзә Хәкимзадә Ниязиның “Мәйсәрә хәйләләре”, Шәриф Камалның “Габбас Галин”, Әхмәт Фәйзинең “Тукай” драмалары сәхнәдә зур уңыш белән бара. Бер караганда, сугыш вакытында мондый әсәрләрнең куелуы сәер дә төсле. Чөнки хәрби чорда хәрби репертуар өстенлек алырга тиеш иде кебек. Әмма сугыш темасы да читтә калмый. Мәсәлән, июнь аенда ук инде
А. Афиногенов — “Накануне”, М. Кайбалдин “Ана” пьесаларын язалар. Татар драматургларыннан Риза Ишморатның “Кайту”, “Ватан кызлары”, Гамир Насрыйның “Таныш кешеләр”, Таҗи Гыйззәтнең “Изге әманәт”, “Төнге сигнал”, Мирсәй Әмирнең “Партизан Иван”, Фатих Кәримнең “Шакир Шигаев” пьесалары басылып чыга. Әйе, пьесалар байтак, сәхнәләштерердәйләре дә бар кебек. Кызганычка каршы, хәрби темага язылган бу беренче әсәрләр чынбарлыкны дөрес итеп ачып бирә алмый. Кешенең эчке дөньясын сурәтләү урынына, аның хәрби эшчәнлеген күрсәтү белән генә чикләнәләр. Драматурглар пьесаларын, башлыча, радио һәм гәзит материалларына гына таянып яза. Сурәтләнәчәк тормыш вакыйгаларын якыннан белмәү әдәби схематизмга китерә. Нәкъ менә шуның өчен дә Татар академия театры үз вакытында заман таләпләренә җавап бирерлек репертуар булдыра алмый.
Сугыш елларында уңай герой мәсьәләсе үзәк проблемага әйләнә. Баштанаяк коралланган фашистларга каршы көрәшүче совет кешесенең бөтен көчен һәм чиксез мөмкинлекләрен халыкка күрсәтергә кирәк иде. Хәрби журналист Константин Симоновның “Урыс кешеләре” драмасы шундый әсәрләрнең берсе була. Беренче тапкыр бу пьеса сугышны тышкы чаралар белән генә түгел, бәлки кеше характеры аша тасвирлый. Биредә кыенлыклар бизәкләп һәм җиңеләйтеп күрсәтелми. Сугыш бөтен дәһшәте һәм куркыныч булуы белән күз алдына килеп баса. Безнең өчен гадел булган бу сугышта совет кешесенең каһарманлыгын Симонов табигый күренеш буларак ача. Идеясе һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан игътибарга лаек булганга, пьеса тиз арада күп театрларның репертуарына кереп китә. Татар академия театры да бу пьесаны беренчеләрдән булып сәхнәгә куя.
Театр, драматурглар белән берлектә, актуаль проблемаларны яктырткан оригиналь әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, репертуарын заман таләпләреннән чыгып язылган пьесалар белән баета тора. 1943 елның гыйнварында академия театры Нәкый Исәнбәтнең “Мәрьям” пьесасын сәхнәләштерә. Ул татар яшьләренең сугышта күрсәткән батырлыгы турында булып, Мәрьям образы бигрәк тә отышлы килеп чыга. Бу рольне Рәшидә Җиһаншина белән Галимә Ибраһимова башкаралар.
Мирсәй Әмирнең Татар академия театрында 1944 елның апрелендә куелган “Миңлекамал” пьесасы аеруча тормышчан һәм чынбарлыктагыча. Автор сугыш вакытындагы колхоз тормышының авырлыгын, шулай ук ул чордагы тупас ялгышларны дөрес итеп ачып бирүдән курыкмаган. Бу — үткен һәм гадел сәясәткә корылган, совет халкының бөек патриотлыгын күрсәткән әсәр. Ул елларда халыкның бөтен уе, тормышының, яшәвенең бөтен мәгънәсе бары бер генә нәрсәдә — мөмкин кадәр тырышып эшләү һәм шул хезмәт белән җиңүне тизләтү.
Сугыш чорында театр югары сәнгать үрнәкләре белән агитатор гына булып калмый, ә тормышны тикшерүче, өйрәнүче, аның әдәби елъязмачысы да була. Халкыбызның үткәне, хәзергесе, киләчәге турында уйланулар нәтиҗәсендә сугыш елларында тарихи-драматик әсәрләр тудыру бурычы килеп баса. Бу мәсьәлә ВКП (б) Үзәк Комитетының “Татарстан партия оешмаларында киңкүләм-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында”гы карарында да күтәрелә. Сугыш елларында барлык милли театрларда да тарихи-биографик спектакльләр күпләп куела башлый. Мәсәлән, төрекмән театрында Б. Кербабаевның “Мәхтүмколый” пьесасы; үзбәк театрында
К. Яшеннең “Хәмзә” һәм Х. Әлимҗановның “Моканна”сы; азәрбайҗан театрында М. Гусейнның “Низами”, башкорт театрында С. Кудашның “Мәҗит Гафури”, казахта Г. Мөсреповның “Акан сере һәм Актокты”, татар театрында исә
М. Гали һәм Х. Уразиковның “Каюм Насыйри” пьесалары сәхнәләштерелә һәм зур уңыш белән бара.
Татар театры репертуары заманча язылган әсәрләр, тарихи пьесалар, милли, урыс һәм чит ил классиклары әсәрләре исәбенә байый. Репертуарда классиканың зур урын алуы фашист илбасарларының шушы кыйммәтле рухи байлыкка кул күтәрүләре белән дә аңлатыла. Актерлар һәм режиссерлар классик әсәрләрдән, беренче чиратта, халыкның рухи тотанаклыгын, көчен, мәрхәмәтлелеген, шулай ук тормышның караңгы якларыннан зәһәр, үткен һәм ачы итеп көлгән якларны табарга тырыша.
1944 ел ахырында Татар академия театры
Г. Камалның “Банкрот”, Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” дигән классик комедияләрен яңадан сәхнәгә куя. Сугыш ахырларына таба театр дөнья драматургиясенең гаять катлаулы һәм бөек әсәрләреннән берсе — Шекспирның “Король Лир” трагедиясе өстендә эшли башлый.
Илдә сугыш бара. Тормышның барлык тармакларында да хәл чиктән тыш авыр. Шуңа карамастан, СССР хөкүмәте сәнгать кадрларын әзерләү турында өзлексез кайгыртып тора. 1944 елның көзендә Луначарский исемендәге ГИТИС каршында татар студиясе ачыла.
Камал театры халык белән бергә сугышның бөтен авырлыгын күтәрә. Иҗаты белән фашистларны җиңүдә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Халыкны патриотлык, интернациональлек рухында тәрбияли.
Гомумән алганда, сугыш чоры татар театры үз бурычын намус белән үти, ул театр-реалист, театр-гражданин, театр-патриот булып кала.

Фәрит Фаткуллин әзерләде.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас