+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
8 Мая 2022, 15:22

Үлемсез полкта катнашу - бушлай!

Башкортстан ЦУРы социаль челтәрләрдә пост урнаштырган:

Үлемсез полкта катнашу - бушлай!Үлемсез полкта катнашу - бушлай!
Үлемсез полкта катнашу - бушлай!

"Социаль челтәрләрдә шундый сорау килде: Үлемсез полкта катнашыр өчен акча түләргә кирәкме? Кирәк түгел!

"Русиянең Үлемсез полкы" Гомумрусия хәрәкәте, аның линиясе буенча Башкортстанда акцияләр уза, үз эшен polkrf.ru сайтын да алып бара, акча җыю белән дә шөгыльләнми. Бөек Ватан сугышы геройлары турында мәгълүматны урнаштыру һәм саклау бушлай алып барыла.

Әлеге сорауга җавапны һәм пост өчен мәгълүматны Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетыннан коллегалар әзерләргә булышты. Рәхмәт!

Русиянең Үлемсез полкы сайтында онлайн-конструктор ярдәмендә үз штендерыңны булдырырга мөмкин https://www.polkrf.ru/sozdajte-shtender-k-9-maya/

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 9 майда, Уфада Үлемсез полк колоннасы Октябрь проспекты буенча Галле урамнары киселешеннән Кольская урамы киселешенә кадәр узачак. 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр җыелу барачак. Тантана бер минут тынлык белән башланып китәчәк.

Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйбыз, геройлар истәлегенә баш иябез".

Үлемсез полкта катнашу - бушлай!
Үлемсез полкта катнашу - бушлай!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас