+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
8 Май 2022, 15:31

"Патриот" паркында Геройлар аллеясенә һәм Җиңү урманына нигез салдылар

8 майда Чишмә районында "Патриот" хәрби-патриотик паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2020 елда оештырылган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнашты.

"Патриот" паркында Геройлар аллеясенә һәм Җиңү урманына нигез салдылар"Патриот" паркында Геройлар аллеясенә һәм Җиңү урманына нигез салдылар
"Патриот" паркында Геройлар аллеясенә һәм Җиңү урманына нигез салдылар

Аның максаты - 27 миллион төп агач утырту һәм шул рәвешле Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү.

- Бүген илебезнең төп бәйрәме - Җиңү көне алдыннан без биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган Хәтер бакчасы утыртырга җыелдык. Без бирегә аерым хис белән килдек, чөнки хәрби хезмәткәрләр янә безнең илне яклый. Алар янә нацизмның коточкыч күренешләре белән очрашкан. Алар сугышалар һәм җиңәләр. Тик, кызганычка каршы, без егетләребезне югалтабыз. Бүген биредә тарихыбызга битараф булмаган һәм үз илебезне яраткан кешеләр җыелган, - диде Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров.

Акциядә 500гә якын кеше катнашты. Алар арасында - республика Хөкүмәте әгъзалары, Башкортстанның традицион конфессияләренең руханилары, Русия Геройлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, югары уку йортлары һәм көллият студентлары, курсантлар, кадетлар, яшьармиячеләр, Шәйморатовчылар сыйныфлары укучылары, волонтерлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре.

Алар бергә Геройлар аллеясенә һәм Җиңү урманына нигез салдылар, беренче 50 чыршы һәм 400 юкә утырттылар.

Әлеге аллея бөек якташларыбыз – генераллар Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов, легендар очучы Муса Гәрәевка, Әфганстанда һәлак булган геройларга һәм бу көннәрдә Украинада үз бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарга багышлана.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында оештырылган күргәзмә һәм интерактив мәйданчыкларны карады. Экспозициядә, аерым алганда, заманча корал һәм амуниция үрнәкләрен, шулай ук Совет Армиясе коралларын күрсәттеләр.

Эзтабарлар хәрәкәтендә катнашучылар белән аралашканда, Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, алар мөһим һәм кирәкле эш белән – Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган геройларның истәлеген саклау һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә республика аларга тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

"Любизар" 1нче башкорт ат полкы вәкилләре Радий Хәбировка хәрби-патриотик чаралар һәм алар катнаша торган тарихи көрәшләрне реконструкцияләү турында сөйләделәр. Полк мәйданчыгында кыр кухнясы оештырдылар, анда республика Башлыгы солдат боткасын авыз итте.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон төбәк җитәкчесенә "Патриот" паркы территориясендә чиркәү һәм мәчет төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Радий Хәбиров бу инициативаны хуплады.

Белешмә:

Башкортстанда "Хәтер бакчасы" утырту "Яшел Башкортстан" республика акциясе эгидасы астында уза. Һәр муниципалитет территориясендә 110 гектар мәйданлы 60тан артык участок әзерләнгән, анда 450 мең агач утырту планлаштырыла.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас