

Иртәгә, Бөек Җиңү көнендә, барлык республика буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләреннән җыелган изге туфрак Уфа шәһәрендәге Совет мәйданында легендар якташыбыз, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның булачак һәйкәле нигезенә салыначак.
Бүгенге йомгаклау чарасында Кырмыскалы, Иглин, Нуриман, Уфа, Гафури, Авыргазы, Архангель, Стәрлетамак районнары вәкилләре, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл эшчәннәре, сугыш чоры балалары, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм Миңнегали Шәйморатовның бертуган энесенең туруны Рөстәм Манашев катнашты.
“Хәтер җире” дигән изге чарада бөек батырыбыз Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә изге туфракны озату тантанасына җыелучыларны район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, республиканың Халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибаков, Хәрби дан музее директоры, Русиянең хәрби-тарихи оешмасының төбәк бүлекчәсе директоры Илшат Утяев сәламләделәр.
- Бу чараның зональ этабы Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның кече туган ягы - Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында узуы икеләтә куанычлы. Республиканың һәм илебезнең барлык районары кебек үк, кырмыскалылылар да Бөек Җиңүгә зур өлеш кертә: 12 меңнән артык типсә тимер өзәрдәй егетләребез фронтка китеп, аларның дүрт меңенә генә туган якларына кайту насыйп була. Аларның һәммәсе дә Бөек Җиңү көнен якынайту өчен зур батырлык кыла. Бүген безнең төп бурыч – алар турында истәлекне кадерләп саклау, - диде Әлфир Фәрхәт улы, җыелучыларга изге теләкләрен җиткереп.
Кунаклар Русия Героеның һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, чараның тагын да бер мөһим һәм дулкынландыргыч мәле башланды. Русия Герое, легендар якташыбыз Миңнегали Шәйморатовның булачак һәйкәленә салыначак гильзага районардан алып килгән изге туфракны тапшыру хокукы хәрби хәрәкәтләр ветераннары: Иглин районыннан Радик Фардыкаев, Уфа районыннан Владимир Петров, Гафури районыннан Ринат Рәхмәтуллин, Авыргазыдан Айрат Габбасов, Архангельдән Владимир Башкевич, Стәрлетамак районыннан Андрей Монетов һәм Кырмыскалыдан Зәлил Исхаковка бирелде. Зәлил Зыя улы Шәйморатов һәйкәленнән туфрак алып, гильзага салганнан соң, аны атлылар төркеменә тапшырды. Иртәгә изге туфрак Уфа шәһәренә юлланачак.
Тантаналы чара йолага әверелгән “Шәйморатов генерал” җыры белән дәвам итте. Әйткәндәй, тарихка күз салсак, Кадыйр Даян сүзләренә Заһир Исмәгыйлев бу үлемсез җырын 80 ел элек иҗат иткән булган. Бу еллар эчендә ул инде халык җырына әверелде. “Хәтер җире” марафоны чикләрендә дә ул һәрбер районда яңгырады.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.