+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Мая 2022, 06:31

21 чакрым озынлыктагы 16 юл участогы

Кайда ул? Кайчан?

21 чакрым озынлыктагы 16 юл участогы21 чакрым озынлыктагы 16 юл участогы
21 чакрым озынлыктагы 16 юл участогы

Уфада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында урамнарны төзекләндерү дәвам итә.

Башкалабыда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган бу проект объектларында ремонт эшләре актив бара.

Быел Уфада барлыгы 21 чакрым озынлыктагы 16 юл участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, шулардан 2023 елга ике зур урам – Менделеев (бу мәйданга кыска урамнар: Генерал Горбатов, Обская урамы керә) һәм Новороссийская (Үзәк урамыннан Дим-Затон юлына кадәр). Юлларда ремонт эшләре башкару сәбәпле, автотранспорт хәрәкәтендә кыенлыклар булырга мөмкин.

Шәһәр хезмәтләре уфалыларны моны дөрес аңларга һәм түземле булырга, юлларны ремонтлау буенча интерактив картадан файдаланырга, үз хәрәкәтләренең маршрутын алдан планлаштырырга һәм ремонт барган җирне урап узуның альтернатив юлларын сайларга өнди.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас