+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 23:13

Батырлык алдында баш иябез

Җиңү көне алдыннан «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе бинасында Җиңү байрагын куйдылар.

Батырлык алдында баш иябез
Батырлык алдында баш иябез

«Җиңү Байрагы» Бөтенрусия патриотик акциясе 1 майдан 9 майга кадәр «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында үткәрелә.

Җиңү байрагы - ул батырлык, совет халкының немец-фашист илбасарларын җиңү символы. Ул бик көчле патриотик рухта төбәк халкына фашизмга каршы көрәштә совет халкының батырлыгы турында сөйли.

«Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Насретдинов билгеләп үткәнчә, «Җиңү Байрагы» акциясе республика районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Җиңү байрагы «Бердәм Русиия»нең урындагы бүлекләре, шулай ук партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә урнаштырылачак.

«Бөек Ватан сугышы елларында барлык милләтләр дә фашизмга каршы тору өчен берләште. Шуннан бирле 77 ел вакыт узды. Без бу дөньяны саклап калуга бабаларыбыз күпме көч куюын истән чыгармыйбыз. Бу бөек бәйрәмне без аерым горурлык белән каршы алабыз», – дип уртаклашты Руслан Насретдинов.

Төп максат - Бөек Ватан сугышы елларында Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган, һәр кешедә патриотизм хисе тәрбияләгән миллионлаган ватандашларыбыз батырлыгына хөрмәт күрсәтү.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: