+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 04:09

Бер фотосурәт тарихы

Туймазы кызы Фәүзия Курамшина-Ганиева республика делегациясе составында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре белән фронтта очрашуга барган.Легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе турында тарихи китаплар һәм матур әдәбият, мәкаләләр уку – безнең изге бурычыбыз.С. Кадыйровның “Урал бөркете”, “Утлар, сулар аша” дип аталган, биографик мәгълүматларга, истәлекләргә нигезләнеп язылган китапларында дивизиянең Бөек Ватан сугышы елларында территорияләрне фашистлардан азат итеп, дүрт мең километр юл үтүе тасвирлана. Менә шул юлның 1200 километрын үткәндә, Кызыл Армия Сталинград янында һөҗүмгә әзерләнгәндә, Башкортстан Бөек Октябрь революциясенең 25 еллыгы алдыннан үзенең данлы улларын котлау өчен делегация җибәрергә карар итә. Бу делегация составында минем бабамның әнисе, әтиемнең әбисе 19 яшьлек Фәүзия Мәхмүт кызы Курамшина да була. Ул шул 1942 елгы очрашудан истәлеккә фоторәсем алып кайта. Балаларына, оныкларына, район чараларында бу вакыйга турында сөйләргә тиеш була. Дәһшәтле сугыш еллары еракта калды, буыннар алмашынды, ә тарихны онытырга ярамый, буыннан-буынга җиткереп барырга кирәк.

Бер фотосурәт тарихыБер фотосурәт тарихы
Бер фотосурәт тарихы

1942 елның 12 октябре... Бу көнне Фәүзияне әтисе белән авыл Советына чакырталар. Хөкүмәт делегациясе сос­тавында Фәүзия Курамшинаның Башкорт яшьләре оешмасының бердәнбер вәкиле булып барачагын һәм яугир­ләргә бүләкләр тапшырачагын аңла­талар.
“Бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Инструкция үткәреп, юллама язып бирделәр һәм берничә сәгать эчендә әзерләнеп килергә куштылар”, – дип дулкынланып сөйли иде карт әбием. Юлга ашарга алып, солдатларга өйдә күпме бар, шул кадәр җылы бияләйләр салып, Мәхмүт абый Фәүзияне Туймазы станциясенә ат арбасында алып бара һәм Уфа поездына утыртып җибәрә.
 

Беренче тапкыр Уфага килгән 19 яшьлек кызга Совнарком бинасын табуы җиңел булмый. Адресын да әйтмәгәннәр. Өстәвенә, чит кешеләр белән сөйләшмәскә, кайда баруын сөйләмәскә, сорасалар, туганнарыма барам, дияргә, документларын күрсәт­мәскә кушылган. Кайда барырга белмичә, Уфа буйлап трамвайда әле бер якка, әле икенче якка берничә сәгать йөри ул. Бер игелекле хатын очрап, аны озатып куя. Совнаркомда каршы алган хатын әбиемне үзләренә кунарга алып кайта. Көзге салкында туфли белән йөри алмассың, дип иске булса да итеген һәм оекбаш бирә. Иртән поездга озатып куя.

Делегация составында шагыйрь Сәйфи Кудаш, мәшһүр биюче Фәйзи Гаскәров, артистка Бәдәр Йосыпова, инженер-новатор, химик Мәгърифә Мәүлетова, “Кызыл Башкортостан” гәзитенең хатлар бүлеге мөдире Бибинур Нураева, алдынгы эшчеләр һәм колхозчылар була. Делегация җитәк­чесе итеп Башкорт АССРының Халык комиссарлары Советы рәисе урынбасары Мохит Вәлшин тәгаенләнә. Фәүзия Курамшина – Туймазы районының “Бүләк-Тау” колхозы активисты, комсомолка. Шәйморатов дивизиясенә Башкортстан яшьләре вәкиле булып бара.
Карт әбием сөйләвенчә, делегация­нең үз программасы була. Яугирләргә туган илдән сәлам җиткерү, бүләкләр тапшыру, тылдагы эшләр, уңышлар турында сөйләү, кавалеристларны дәртләндерергә җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләү – барысын да җиренә җиткереп башкару – җаваплы эш, олы бурыч йөкләнә.
Юлчыларны ашатып тәрбияләүче Уфадан Мәрьям апа була. Вагонда Фәүзия “8 Март” тегү фабрикасыннан урыс кызы белән таныша.

Поездда баруы турында карт әбиемнең хатирәләрен укыгач, үзе­безне поезд белән куркыныч фронт эченә барган кебек хис итәбез. “Поезд күбрәк төннәрен барды. Көндез яше­ренәбез. Вагоннарга да агач ботаклары белән маскировка ясалган. Тимер юл буендагы станцияләр, авыллар бомбага тотылган. Тәрәзәдән җимерелгән, көл-күмергә әверелгән йортларның мор­җаларын гына күрә­без. Ятим калган балаларны вагоннарга төяп, кайдадыр алып китәләр. Шуларны күреп, күңел тетрәнде. Ә бомбалар һаман якында гына шартлый”.
Фронтҡа җитәрәк, Сталинградтан 200 чакрымда, Камышин дигән стан­циядә делегация поезддан төшә. Башта йөк машиналарында, аннары атларда баралар.
Бу очрашуны карт әбием шулай хәтерли: “Безне Шәйморатов үзе киң колачын җәеп каршы алды. Карт груша агачы төбендә кадерле кунаклар өчен табын әзерләнгән. Миңнегали Шәй­моратов кунакларны сыйлый, солдатларны мактый: “Мондый егетләр белән Берлингача барып җитәчәкбез”, – ди”.
Туган илнең сәламнәрен, котлауларын тапшыргач, Бәдәр Йосыпова Рәшит Нигъмәтинең махсус иҗат ителгән бүләге – “Үтер, улым, фашист­ны!” поэмасын укый:
Дошман килсә, җирләреңне
тартып алыр.
Тауларың, суларыңа
богау салыр.
Илең бетәр, иркең бетәр,
ниең калыр? –
Шул дошманны кырмаенча
кайтма, улым!..
Бу шигырь оран кебек яңгырый! Солдатларны кулларындагы коралларын тагын да ныграк кысып тотарга мәҗбүр итә. Генерал Шәйморатов Туган иленә җавап хаты яза һәм аны делегация җитәкчесе Мохит Вәлшинга тапшыра.
Мәйдан уртасына курайчылар
Г. Сар­баев (аның турында Нур Гали­мовның “Яудан кайткан курай” хикәясе бар), С. Сабиров һәм гармунчы
М. Гайсин чыга. Алар шулай ук кавалеристлар була. Кылычны музыка коралына алмаштырып, дәртле бию көе уйныйлар. Миңнегали Шәйморатов биергә төшә, Бәдәр Йосыпованы уртага алып чыга.
 

Очрашу истәлеге итеп фотога төшәләр. “Дошманны җиңеп кайтыгыз!” – дип саубуллаша делегатлар.
“Курайчылар яңгыратып Салават маршын уйнап җибәрде. Борынгы башкорт атлыларының каһарманлык традицияләрен намус белән саклаучы һәм үстерүче Салават токымнары Туган ил өчен, Ватан өчен Сталинград янындагы алышка данлы походка чыгарга сафка басты”, – дип яза “Урал бөркете” китабында С. Кадыйров.
Шулай итеп, туган ил йөкләткән бурычны делегация вәкилләре уңышлы башкарып чыга. Шәйморатов дивизиясе Сталинград өчен җаваплы яуга күтәрелер алдыннан Башкортстан сәламе белән бергә туган илдән көч-куәт алып рухлана. Яугирләрнең җиңүгә ышанычы арта. Делегатларның фронтка килеп, яугирләргә азык-төлек, кием-салым тапшырып кайтуы олы батырлык була.

Солдатлар өйләренә хатлар, күчтә­нәчләр җибәрә. Аларны гаиләләргә тапшыру, сугыш турында сөйләү – делегация әгъзалары миссиясенә әверелә.
Туймазы ягыннан килүен белгәч, Фәүзияне яугирләр хатлар белән күмә. “Мин үзем чемодан тутырып хатлар алып кайттым. Безне күрү белән яугирләр каскаларына тезләнәләр дә хат язарга тотыналар. Без башка частьларга да бардык”, – ди хатирә­ләрендә карт әбием.
Бер частьта Түбәнкүлдән Шәрип Закиров һәм Туймазыдан ике яугир була. Ә менә Латыйпов Мөхәммәдьяр Гомәр улы (1919-1944), Кәлимуллин Карибулла Кәлимулла улы (1906-1989), Галимов Мәүләви Габделвәли улы (1910-1978), Зәйдуллин Нәбиулла Зәйдулла улы (1913-1992) исемле авылдашларын очрата алмый. Шулар­ның өчесе, яраланып, 1944-1945 елларда әйләнеп кайта. Ә менә Мө­хәммәдьярне очрата алмавына һәрчак үкенеп сөйләгән карт әбиебез. Фәүзия әбиемне Түбәнкүлдә яшәүче Закировлар гаиләсендә дә нык истә калдыралар. Бер көнне Иске Туймазыдан ул аларга фронттан хат белән күчтәнәч, бер төргәк перәннек китерә. Әни­ләренең, балаларының шатлы­гының чиге булмый. Алар әтиләренең исән булуына, тиздән фашистларны җиңеп кайтачагына ышана. Күчтәнәч белән күршеләрен дә сыйлыйлар. Бу Шәриповлар гаиләсендә сугыш вакытында аеруча бер бәхетле көн була.
Шәрип Закиров сугыштан исән кайта. Ул Фәүзия әбиемне эзләп килә.

Карт әбием Фәүзия Мәхмүт кызы Ганиева (кыз фамилиясе Курамшина) (1923-2017) фронтның иң алгы сызыгына барып җитеп, үз күзләре белән сугыш мәхшәрен күреп кайтканнан соң, аның иң изге теләге сугышның башка беркайчан да кабатланмавы булды.

Сугыш беткәч, ул 12 комсомолка белән мобилизация буенча Орехово-Зуево янында торф чыгаруда катнаша. Аннан соң Иске Туймазыга кайтып, мәктәптә укыта, клуб мөдире була. Туймазыдан авылга почта ташый. Һәр эшне намуслы башкара. Ире Мотыйгулла Ганиев белән биш бала үс­те­рәләр. Бик күп оныклары һәм аларның балалары бәхетле гомер кичерә.
94 яшькә кадәр яшәде карт әбиебез. Барыбызга да әманәт итеп әйтеп калдырды: “Илдә тынычлык булсын өчен тырышып укыгыз, эшләгез, хезмәт итегез!”
Карт әбиебез яугирләр белән очрашудан күп фоторәсемнәр алып кайткан, тик алар мәктәпләрдә, авылларда оештырылган чараларда таралып, югалып беткән. Хәзер Интернет аша табып була дип, үзен шатландырдык. Чынлап та, шушы делегация вәкил­ләренең һәм хәрби хәбәрче­ләрнең китапларында, музейларда тупланган фотолар, мәкаләләр табылды. Безнең мәктәп музеенда Фәүзия Ганиева, кавалерист-авылдашларыбыз турында стенд бар.
Гомумән, безнең мәктәптә беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр сыйныф саен Ганиевлар укый. Һәрберебез шундый активист булган карт әбиебез Фәүзия һәм аның әтисе Мәхмүт Ганиулла улы белән горурланабыз.

Арсен ГАНИЕВ,
Иске Туймазы авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
Туймазы районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас