

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә венок салды.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарын башкарганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Төбәк Башлыгы шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм генерал-майор Таһир Кусимов бюстларына һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Паркта булган вакытта Радий Хәбиров ветераннар белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Шуннан соң республика җитәкчесе Орджоникидзе районы бәйрәменең тематик мәйданчыкларында булды.