+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 22:35

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева бүген чит илләр вәкилләрен кабул иттте.

Хуш килдегез, рәхим итегез!
Хуш килдегез, рәхим итегез!

Бәйрәм чараларында Таҗикстан Республикасының Уфа шәһәрендәге вәкиле, Болгария Республикасының Уфа шәһәрендәге мактаулы консулы Ярослав Шредер, Кыргызстан Республикасының Уфа шәһәрендәге мактаулы консулы Айрат Хәбиров, Беларусь Республикасының Русия Федерациясендәге Илчелегенең Уфа шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Артур Карпович, ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитетының башкарма директоры Элина Гатауллина катнаштылар.

- Бүген безнең белән дүрт ил вәкилләре бар. Һәр ил халкы да җиңүгә саллы өлеш керткән. Фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен бу илләрнең солдатлары медальләр һәм орденнар алды һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Бу уртак бәйрәм һәм без аны барыбыз бергә бәйрәм итәбез! - диде Маргарита Болычева.

- Бу - Башкортстан Республикасында гына түгел, ә гомумән, элекке Советлар Союзы илләрендә дә иң төп бәйрәмнәрнең берсе. Шунысы куанычлы, без ветераннарыбызның, хәбәрсез югалганнарның, һәлак булганнарның батырлыкларын хәтерлибез. Белоруссия Республикасына килгәндә, ул вакытта һәр өченче кеше Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган, шуңа күрә безнең өчен бу аеруча зур бәйрәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, иң изге теләкләр телим. Русия һәм Беларусь гадәттәгечә һәрвакыт бергә булачакбыз! Без күршеләр генә түгел, без - туганнар, һәм безне аеру мөмкин түгел! - диде Беларусь Республикасының Русия Федерациясендәге Илчелегенең Уфа шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Артур Карпович.

Болгария Республикасының Уфа шәһәрендәге мактаулы консулы Ярослав Шредер республика җитәкчелегенә чакыру өчен рәхмәт белдерде. Арытаба ведомство җитәкчелегендәге делегация Җиңү парадында һәм Уфадагы Совет мәйданында булачак Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл нигезенә җир белән гильза салу тантанасында катнашты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: