+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 15:50

Җиңү бәйрәменә – яңа һәйкәл

Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында яшәүчеләр Бөек Җиңүнең 77 еллыгын яңа һәйкәл янында каршы алды.

Җиңү бәйрәменә – яңа һәйкәл
Җиңү бәйрәменә – яңа һәйкәл

Иске Акташ авылы халкы тарих битләренә дәһшәтлелеге белән кереп калган аяусыз сугыштагы Җиңү көнен, илебезнең һәр төбәгендә, районында, авылындагы кебек, зур әзерлек белән, күңелләрдән ташыган горурлык хисе белән каршы алды. Агымдагы елда бу бәйрәм искеакташлылар өчен тагын бер вакыйга белән истәлекле булды: бүген биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Җиңү көне – мәңгелек бәйрәм, ул һәммәбез өчен дә әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә урап узмаган. Иске Акташ авылында яшәүчеләр дә кулларына фронтта катнашкан әти-картәтиләренең, туганнарының фотоларын тотып килгән. Бәләкәй генә Иске Акташ авылыннан Бөек Ватан сугышына 239 кеше китеп, шуларның нибары 101енә генә туган якларына кайтырга насыйп була. Күпме тол хатыннар, тумаган сабыйлар, ятим балалар...
Илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән батыр якташлар истәлегенә һәйкәл булдыру – авыл халкының күптәнге хыялы иде. Менә, ниһаять, ул тормышка ашты. Шуны да әйтергә кирәк: ул берничә атна эчендә пәйдә булса да, аңа әзерлек күптән башланган иде. Ике ел элек авыл активистлары Марат Сәйфуллин, Вәлиҗан Гәрәев һәм Гүзәлия Гыйззәтуллина фронтта катнашкан авылдашларының исемлеген төзү буенча зур эш башлап җибәргән. Шул ук вакытта Сахай авыл биләмәсе хакимияте дә бу эштә зур ярдәм күрсәткән, архив документлары буенча исемлек тагын да тулыландырылган. Әйткәндәй, бу эш әле киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов әйтүенчә, узган елның көзендә үк барлык төзелеш материалларын алып, якташларның исемнәре язылган мәрмәр ташларны дә әзерләп куйганнар. Ә агымдагы елның апрелендә Равель Кыямовның бригадасы кирпечтән һәйкәлнең стеналарын күтәргән,биләмәне төзекләндергән һәм коймалап куйган. Киләчәктә дә аны авыл халкы чисталыкта, пөхтәлектә тотачак. Авылда яшәүчеләр өмәләрне даими оештырып тора һәм барлык эшләрне дә сөйләшеп, киңәшләшеп, бердәм башкаралар. Ә инде һәйкәл биләмәсен тәртиптә тотуда аларга Иске Шәрәй мәктәбе укучылары да ярдәм итәчәк.
Искеакташлыларны шундый истәлекле вакыйга һәм зур бәйрәм белән авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов, район хакимияте башлыгы ярдәмчесе Рәсил Исламов, авыл биләмәсенең ветераннар Советы рәисе Флюр Уразгилдин тәбрикләп уздылар һәм иң иәге теләкләрен җиткерделәр. Тантанага чакырылган шул чорның барлык михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әби-бабайларның да авылдашларына әйтер сүзләре бар иде, шулай да теләкләре һәммәсенең дә бер: башкача сугышлар булмасын, илебез тыныч, күкләр аяз булсын!
Урындагы авыл клубы мөдире Наилә Фәхретдинова җитәкчелеге астында урындагы үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт программасы һәммәсенә бәйрәм рухы бүләк итте. Күркәм чарада катнашучылар, республика буенча игълан ителгән акциягә кушылып, чараны “Шәйморатов генерал” җыры белән тәмамлады.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: