+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 05:05

Ил йөрәгеннән - республика халкына

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Җиңү көне белән котлау юллады.

Ил йөрәгеннән - республика халкынаИл йөрәгеннән - республика халкына
Ил йөрәгеннән - республика халкына

«Бу изге бәйрәмне бөтен Русия билгеләп үтә, ул һәрберебез өчен кадерле. - диелә котлауда. - Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең өчен һәрчак илһамландыргыч үрнәк булачак. Алар дошман юлына бастылар, намус белән барлык сынаулар аша уздылар, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калдылар. Һәм җиңдек!»

Моннан тыш, төбәк җитәкчесе адресына котлау сүзләрен Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җиткерде.

Аларда Бөек Җиңүнең мөһимлеге турында, русиялеләрнең төрле буыннарын берләштереп, яңа янауларга каршы торырга көч бирүче бәйрәм турында фикерләр әйтелә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас