+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Мая 2022, 04:00

Исемнәре — үлемсез, батырлыклары — мәңгелек!

Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң зур һәм буыннар бәйләнешендә мәңгелек онытылмас, шул ук вакытта, тынычлык һәм бәйсезлек өчен үз гомерләрен биргән геройларны искә алу бәйрәме. 9 Май — әһәмияте буенча дәүләт дәрәҗәсендә иң зур бәйрәм. Бу көнне оештырылган чаралар еллар дәвамында яңа традицияләр белән баетыла.77 ел дәвамында Бөек Җиңү көнен тантана итү нинди үзгәрешләр кичерде? Фашистик Германияне җиңү бәясе күпмегә төште? Җиңү парады, “Үлемсез полк” акциясе, Георгий тасмалары турында нәрсәләр беләбез?

Исемнәре — үлемсез, батырлыклары — мәңгелек!Исемнәре — үлемсез, батырлыклары — мәңгелек!
Исемнәре — үлемсез, батырлыклары — мәңгелек!

Дәүләт дәрәҗәсендәге иң зур бәйрәм!

1945 елның 2 маенда 15 сәгатькә фашистларның җитди каршылыклары Совет гаскәрләре тарафыннан сындырылганнан соң, шәһәрдәге дошман калдыклары әсирлеккә төшә һәм Берлин өчен сугыш тәмамлана.
8 Майда Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 43 минутта немецларның капитуляциясе турындагы тарихи актка кул куела. Ул Мәскәү вакыты белән 00.01 минутта үз көченә керә. Шул ук көнне И. В. Сталин гаскәрләрне Бөек Ватан сугышы тәмамлануы уңаеннан котлап, Приказ чыгара. Һәм шушы ук көнне Мәскәүдә 22 сәгатьтә Бөек Җиңү хөрмәтенә бер мең орудиедән утыз артиллерия залпы белән зур салют бирелә. 9 май көнне, шулай ук Бөек Ватан сугышындагы Җиңү хөрмәтенә медаль булдырыла.
Бәйрәм көн ял көне буларак игълан ителә. Әм­ма 1947 елда бу карар гамәлдән чыгарыла. Һәм бары тик 1965 елда гына СССР җитәкчесе Л. И. Брежнев 9 Майны ял көне буларак бәйрәм итүне кабат тергезә.
Дәүләт дәрәҗәсендәге тантаналар аңа кадәр Кызыл мәйданда хәрби парад үткәрү, тантаналы кабул итү һәм Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу белән чикләнсә, 1975 елдагы юбилейда, аның эчтәлеге әлеге чаралардан башка, Ленин мавзолеена чәчәкләр салу, яшьләр манифестациясе, бер минут тынлык игълан итү һәм бәйрәм салютлары белән тулыландырыла.
СССР таркалганнан соң, хәрби парад берничә ел дәвамында үткәрелмәде.
1995 елда гына Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилее хөрмәтенә парад үткәрү традициясе яңартылды.
2006 елда илдә “Хәрби дан шәһәре” исеме булдырылды.

Фашизмны тар-мар итү күпмегә төште?

Фашист илбасарлары сугыш елларында Ленинградка, Мәскәүгә, Сталинградка һәм Кавказга кадәр килеп җитте. Балтыйк буе илләре, Белоруссия, Украина тулысынча вермахт кулында булды. Совет Армиясе, шулай ук, Русиянең Европа өлеше төбәкләрен вакытлыча калдырып торырга мәҗбүр булды.
Бөек Ватан сугышы елларында илбасарлар тарафыннан:
70 мең авыл;
1710 поселок һәм шәһәр;
31 меңнән күбрәк завод-фабрика;
36,8 миллион гектар чәчүлек мәйданы юк ителде.
Тикшеренүләргә караганда, Бөек Ватан сугышы елларында СССР үзенең аңа кадәр булган матди куәтенең өчтән бер өлешен югалта.

Сугыш корбаннары

* Рәсми мәгълүматлар буенча СССРның “кире кайтмый торган” хәрби югалтулары 11,5 миллионга якын кеше тәшкил итте, ә яу кырында һәлак булган хәрбиләр саны — 8,6 миллионнан күбрәк. Сугышта һәм госпитальләрдә үлгән солдат һәм офицерлар 6,8 миллионнан артык. 1,8 миллионнан күбрәк кеше хәрби әсирлектә кала.
* Оккупацияләнгән төбәкләрдә 13,6 миллион граждан (хәрби түгел) үлгән. Нацистлар тарафыннан 7,4 миллион кешенең гомере өзелгән. СССРдан мәҗбүри рәвештә Германиягә эшкә алып китү­челәрнең 2 миллионнан күбрәге үлә. Ачлыктан һәм төрле чирләрдән сугыш елларында 4 миллион кешенең гомере өзелә.
* Ленинград блокадасы фаҗигасенә бәйле биредә 650 мең кеше якты дөнья белән хушлаша. Гомумән алганда, СССР Бөек Ватан сугышында 26,6 миллион кешесен, ягъни, ил һәр ундүртенчесе кешесен югалтты.

Беренче парад

Ул 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда үтә. Парадны Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә. Җиңү парады белән маршал Константин Рокоссовский командалык итә.
Парад иртәсе болытлы була. Тантаналы чаралар иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Хәрби частьлар хәрәкәтенә кадәр 15 минут кала көчле яңгыр ява башлый. Әмма, көйсез һава шартлары беркемнең дә кәефен боза алмый.
Җиңелгән фашист армиясенең түбәнгә иелгән 200 байрагын Кызыл мәйданга чыгару парадның иң югары ноктасы була. Көчле барабан тавышы астында вермахт һәм СС әләмнәре алдан әзерләнгән махсус күперчеккә ташлана һәм әлеге чаралардан соң алар полигонда яндырыла.
Совет чорында Кызыл мәйданда гаскәрләр парады соңгы тапкыр 1990 елда үтә.
Яңа Русия тарихында беренче тапкыр аны 1995 елда үткәрделәр. Хәрби парадта 15 меңгә якын кеше катнаша. Бәйрәм чараларында катнашучы чит ил башлыкларының саны 50дән арта.
Хәрби парадта ветераннарның катнашуы мотлак була. Фронтовикларның Кызыл мәйдан буйлап бер сафта атлавы 2000 елда соңгы тапкыр булды. 2005 елда 2600 ветеран сугыш чоры техникасына утырып, тантаналы рәвештә илнең төп трибунасы каршыннан үтте. Ул елда парадта барлыгы 7 мең чамасы кеше катнаша. Бәйрәмдә, шулай ук, төрле авиация частьларыннан 69 самолет һәм вертолет һава киң­лекләреннән сәламләде.
2010 елдан Гомумрусия Җиңү парады үткәрелә. Ул елда узган парадта Гитлерга каршы коалициягә берләшкән дәүләтләрнең хәрбиләре дә чыгыш ясады. Кызыл мәйданда 11 меңнән күбрәк кеше катнашты, бәйрәмне 101 берәмлек хәрби техника, 127 самолет һәм вертолет бизәде.
Илнең яңа тарихындагы иң зур масштаблы парад 2011 елда узды. Бәйрәм чараларында катнашкан хәрбиләр саны 20 меңнән артты.
Бөек Җиңү көне чаралары арасында әлегә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган традиция дә бар. Ул — сугыш һәм яу кырында ятып калганнарны ил күләмендә бер минут тын торып искә алу.
1967 елдан Кремль стенасы янындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу ритуалы әлегә кадәр саклана. Ил башлыгы, Хөкүмәт җитәкчесе һәм дәүләт эшлеклеләре, почетлы кунаклар һәр елны әлеге мемориалга веноклар һәм чәчәкләр сала.

“Үлемсез полк” ничек башланды?

Башка илләрдә Русиядәге “Үлемсез полк” акциясенә охшаш чаралар оештырылган, әмма ул аз кеше катнашлыгында узган.
2007 ел илебездә “Үлемсез полк” тарихы башланган ел буларак билгеле. Әлеге традициянең авторы — Төмәндәге полиция батальоны ветераннар советы рәисе Геннадий Иванов. Аның башлангычы белән оештырылган акцияне урындагы журна­листлар күреп алды һәм федераль дәрәҗәгә чыгарды. Журналистлар бу акцияне Үзәк телевидение аша күрсәтте. Шул рәвеш­ле,“Үлемсез полк” федераль дәрәҗәдә танылу алды.
2013 елда акция беренче тапкыр зурлап, илнең 120 шәһәрендә һәм торак пунктларында үткәрелде. 2015 елда әлеге чарага кушылучы шәһәрләр саны 500дән артты. Мәскәүдә узганында 500 мең кеше катнашты. Әйткәндәй, 2013 елдан акция чит илләрдә дә оештырыла. 2018 елның 9 маенда тантаналы марш дөньяның 80 илендә үтте.

Георгий тасмасы нәрсәне аңлата?

Аның тарихы 2005 елдагы Җиңү көненнән башлана. Чара бәйрәм алды көннәрендә русия­леләргә Георгий тасмаларын өләшүдән гыйбарәт. Акция һәр елны 24 апрельдән 12 майга кадәр дәвам итә. Әлеге тасма өс киеменә, автомобиль салоны эченә беркетелә, торак йортларда һәм офисларда урнаштырыла. Георгий тасмасы — хәзерге һәм киләчәк буынга Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән, ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән ата-бабаларыбызның үлемсез исемнәрен онытмаска чакыру билгесе.
Георгий тасмасы СССРда 1943 елда булдырыл­ган Дан орденнары колодкасы тукымасындагы Георгий тәресе символын кабатлый. Ул ике төсне берләштерә — ялкын, ягъни, кызгылт сарысы — сугыш төсе, ә карасы — төтен.
...Сугыш ярасы — окопларны күптән кара җир, яшел үлән каплады. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда каһарманлык күрсәткән батырларыбызның исемнәре мәңгелек.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фотолар Интернет челтәреннән алынды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас