+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 23:17

"Сез чын ир-егетләр!.."

Русиянең халык артисты Лев Лещенко, шулай ук Николай Басков, Русиянең башка йолдызлары Уфа сәхнәсеннән халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

"Сез чын ир-егетләр!.."
"Сез чын ир-егетләр!.."

Уфада «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында Җиңү көненә багышланган чара узды. Сугыш еллары җырларын һәм заманча эстрада композицияләрен тыңларга ветераннар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, уфалылар һәм башкала кунаклары килде.

Кичәнең музыкаль программасы 19.00 сәгатьтә башланып китте. Тамашачылар яраткан артистларыбыз башкаруында балачактан таныш моңнарны бик теләп кабул итте. Концертта катнашучылар арасында: Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт акалемия халык биюләре ансамбле, «Мирас» фольклор ансамбле, атказанган сәнгать эшлеклеләре һәм артистлар Александр Лынник, Геннадий Родионов, Рамил Бадамшин, Полина Кобец, Әлфия Нигъмәтуллина, Илдар Абдуллин, Алисә Жумагалиева, Ришат Рәхимов, «Джентельмены» төркеме, «Премьер», «Zainetdin Neo Vision» шоуы да бар иде.

Сәхнәдән легендар «Смуглянка» һәм үзенең алтын хитларын башкарган җырчы МакSим һәм Николай Басков чыгышы тамашачылар өчен күңелле сюрприз булды.

Концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Ул Украинада махсус хәрби операция барышында катлаулы миссияне башкарган Русия солдатларына рәхмәт белдерде, шулай ук ДНР башлыгы Денис Пушилинны 9 майда билгеләп үтелгән туган көне белән котлады.

Радий Хәбиров тамашачылар алкышлары астында Николай Басков һәм Лев Лещенкога Башкортстанның халык артисты таныклыкларын тапшырды.

- Алар искиткеч артистлар гына түгел, ә безне ташламаган чын ир-егетләр, беркая да качып китмәделәр, ә безнең илгә җырлары бүләк итәләр, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Бәйрәм кичәсенең финал аккорды Лев Лещенко башкаруында бөтен халык яраткан «Җиңү көне» җыры булды.

- Бу - Уфага беренче генә килүем түгел, әлбәттә, - ди Лев Лещенко. - Бүген, Бөек Җиңү көнендә чакырулар күп булса да, сезнең төбәк җитәкчесе монда булуыма күндерде. Чыннан да, Башкортстан - Русиянең гүзәл төбәге. Монда соңгы чорда булган үзгәрешләр безне тетрәндерде. Русия өчен башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт.

Николай Басков исә Башкортстанга ял итәргә килергә ниятләве турында белдерде.

Бәйрәм тантаналары башкаланың Ленин мәйданындагы салют белән тәмамланды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: