+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 04:55

Ташкичүдә якташ-яугирләрне онытмыйлар

Әлшәй районындагы бу бәләкәй генә авылдан Бөек Ватан сугышына 68 кеше китә, шулардан утыз яугир сугыш яланнарында ятып кала һәм хәбәрсез югала.

Ташкичүдә якташ-яугирләрне онытмыйларТашкичүдә якташ-яугирләрне онытмыйлар
Ташкичүдә якташ-яугирләрне онытмыйлар

Ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән, кан койган якташларны Ташкичүдә бүген дә онытмыйлар. Шушы уңайдан 8 майда Бөек Ватан сугышы яугирләренең якты истәлегенә куелган обелиск янында тантаналы митинг үтте.
Яугирләргә һәм тыл эшчәннәренә һәйкәл Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылган иде, аннары обелиск постаментларын тулыландыру дәвам итте. 2021 елда Бөек Ватан сугышы яугирләре фотолары белән стенд урнаштырылды. Алар авылдашлар җыйган акчага төзелде, шулай ук изге эшкә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимур Гыйльмияров та зур өлеш кертте.
Һәйкәл ачылу уңаеннан тантаналы чаралар быел Бөек Җиңүнең 77 еллыгында дәвам итте. Авыл халкын истәлекле бәйрәм белән Әлшәй районы Советы секретаре Шамил Сәлимов, чакырылган кунаклар тәбрикләде. Җиңү бәйрәмендә катнашучылар авыл паркында яшь үсентеләр утыртты.

Фото: Рәйлә Шәфыйкова.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас