

Иртәнге сәгать 10да Дүртөйле шәһәренең үзәк мәйданында Җиңү парады башланды. Анда отставкадагы хәрбиләр, төрле “кайнар нокта”ларда хезмәт иткән шәхесләр, кадет, полиция, Росгвардия сыйныфларында белем алучы укучылар катнашты.
- Хөрмәтле ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүген безнең белән Бөек Җиңүнең 77 еллык юбилеен бары тик 8 генә Бөек Ватан сугышы яугире каршылый. Без алар алдында һәм бакыйлыкка күчкән ветераннарыбыз, тыл эшчәннәре алдында чиксез ихтирам һәм рәхмәт тойгысы белән баш иябез! - диде чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
“Үлемсез полк” парадында яше-карты үзәк мәйданнан Агыйдел ярына, Геройлар аллеясы, Бөек Ватан сугышына китүче солдат образын мәңгеләштергән һәйкәлгә кадәр атлады. Биредә илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән яугирләр хөрмәтенә залплар яңгырады, Агыйдел дулкыннарына венок салынды. Елга ярына җыелган тамашачылар су техникасы парадын карады. Дүртөйле район мәдәният сарае үзешчәннәре концерт белән чыгыш ясады.
Агыйдел ярында күркәм йола буенча быел да кыр ашханәсе “Солдат боткасы” акциясен оештырды. Монда бәйрәмгә килгән һәркем карабодай боткасы ашап, самавырда кайнаган чәй эчә алды.
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары районда кичке сәгать 11гә кадәр дәвам итәчәк. 21 сәгатьтә район мәдәният сарае каршындагы мәйданда зур концерт башлана, ә 23 сәгатьтә бәйрәм салютын тамаша кылырга мөмкин булачак.
Фото: Миләүшә Латыйпова