+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
12 Май 2022, 20:08

“Әфганда икәнлегемне ярты елдан соң гына яздым...”

Кабул һәм Баграм юллары аның төшенә әле дә керә.1979 елда башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь егетләрнең язмышларын яралады, гомерләрен өзде. Әйе, сугыш бервакытта да үлемсез генә булмый. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде. Елдан-ел сафлары сирәгәюче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән беррәттән, төрле “кайнар” нокталарда, шул исәптән Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән, кан койган яугирләребез батырлыгы турында онытмыйбыз.

“Әфганда икәнлегемне ярты елдан соң гына яздым...”
“Әфганда икәнлегемне ярты елдан соң гына яздым...”
Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, рух ныклыгы үрнәкләре күр­сәт­кән. Шундыйларның берсе — Борай авылында яшәүче Флүр Шәймәрданов. Ул Даутлар авылында Фәния Шакир кызы һәм Рәис Шәрияздан улы Шәймәрдановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәптән соң Бөре шәһәрендә шофер һөнәрен үзләштерә, 1981 елның көзендә армиягә алына.
Башта Украинада хәрби өйрәнүләрдә һәм алты айдан соң яңадан әзерләүдә була. Отделение командиры, аннары взвод командиры урынбасары вазыйфасына күтәрелә. 1982 елның 30 апреленнән башлап 1984 елның 16 гыйнварына кадәр Флүргә хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәргә туры килә. Ул автотранспорт ротасында хезмәт итә. Аңа һәм коралдашларына тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен татырга туры килә.
– Әфганстанга барып төшкәч, тәүдә аптырадык, үзе эссе, үзе тузан. Адәм баласы бөтен кыенлыкларга да күнегә, диләр бит, акрынлап өйрәнеп киттек. Анда самолетларга ату кирәк-яраклары, кораллар, снарядлар, шулай ук азык-төлек ташыдык. Кабул, Баграм шәһәрләренә йөрдек. Һәр җирдә миналар ята, засадалар була иде. Әфганстанга барган һәм кайткан елны аеруча авыр булды. Сугышка озатылуыбыз турында башта әнкәйләргә язмадык, мин дә дүрт-биш айдан соң гына Әфган­станда икәнемне язып хат салдым. Көз көне үк кайтырга тиеш идем, әмма яңа килгән яшь­ләрне өйрәтмичә җибәрмибез, диде­ләр. Аларны өйрәткәч кенә кайтырга туры килде. Күп күрдек, сөйләп бетерерлек түгел, – ди, үткәннәрен кабат күз алдына китереп Флүр Рәис улы.
Флүр Шәймәрдановка хәрби бурычын сугышның иң авыр чорында үтәргә туры килә. Хәрби укулар да тизләтелгән темпта үтә, авыр, тынгысыз күнекмәләргә чыда гына! Әмма тырыш, максатчан, кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскән егет сынатмый. Сержант званиесенә күтәрелә. Әти-әнисенә дә улларының намуслы хезмәт иткәне өчен Рәхмәт хатлары килеп тора.
Без ул канкойгыч сугыш вакыйгаларын кинофильмнардан карап кына беләбез. Ә Флүр Рәис улы кебек кыю йөрәкле яугирләребез утның уртасында булган. Әнисенең догалары саклый Даутлар егетен, армия хезмәтен тутырып, туган якларга кайтырга насыйп була аңа. Хәрби хезмәттән кайткач, район “Сельхозхи­мия”-сендә — шофер, аннары Себер якларында автослесарь булып эшли. Хәзер инде ул — лаеклы ялдагы ветеран.
Гаилә тормышына килгәндә, Флүр Шәймәрданов үрнәкле әти, хәстәрлекле дәү әти. Хатыны Гөлфинә Хәмәтҗан кызы белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үс-тергәннәр. Аларга төпле белем алырга ярдәм итеп, тормыш юлына чыгарганнар. Балалары Айдар һәм Гөлназ икесе дә Уфа шәһәренең нефть университетында югары белем алганнар. Үзаллы тормыш көтәләр.
– Сугышлар була күрмәсен, андый дәһшәтне күрергә язмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, – ди Флүр Рәис улы. —- Басуларда игеннәр күкрәп үссен, муллыкта яшик!

Ләйсән Галләмова.
Борай районы.

Фото: Л.Галләмова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: