Алар замандашлар иде, бер чордарак туганнар. Яшь аерымлыклары да нибары биш ел. Икесе дә апрельнең беренче ункөнлегендә дөньяга аваз салган. Әгәр исән булсалар, гәзит битләре аларга багышланган котлаулар белән тулы булыр иде. Без, шәкертләре, Тимерхан Рәкыйповны — 95, Тимерҗан Ахуновны 90 яше белән тәбрикләр идек.
Гомерләрен укыту-тәрбия эшенә багышлаган бу мөгаллимнәр – халык арасында абруй казанып, олы ихтирамга лаек булып, мәктәп, авыл тарихында якты эз калдырган шәхесләр. Мәктәбебездә, Бөек Ватан сугышында чыныгу алган, башкаларны үз артыннан ияртергә сәләтле, әйдәп баручы җитәкчеләр күп булган. Мөхәммәтҗан Вәесов, Мазһар Хәмәтнуров, Вәсфи Галишанов, соңрак алардан шактый яшь Мөнир Җамалетдинов да лидерлар иде. Киләчәктә, Аллаһ теләсә, алар турында да язмалар дөнья күрер. Ә әлегесе нәкъ менә иң башта телгә алынган ике мөхтәрәм затка багышланган. Мин аларның холык-фигыльләрендәге охшашлыклар һәм аермалыклар, эш стильләре, кешеләргә мөнәсәбәтләре, шәхси тормышларындагы гаҗәеп туры килүләр турында бәян итмәкчемен.
...Күз алдына китерик. Бер гасырдан элегрәк вакытлар. Беренче империалистик сугыш бара. Илдә хәлләр җиңелдән түгел. Тик яшьлек яшьлек инде, авырлык дип тормый, үзенекен итә. Көндәшленең гаярь егетләреннән булган Габрәкыйп белән Тимкә авылының чибәр кызы Мәйсәрә дә әнә шул елларда өйләнешәләр. 1917 елда беренче балалары Һидая туа. Шуннан соң ел саен диярлек гел ир балалар гына туа, туган берсе үлә бара. 1927 елда туганына, инде монысы исән үссен, тимер кебек нык булсын, дип, “Тимерхан” дигән исем бирәләр. Һәм, Аллаһы Тәгалә ихтыяры ата-ана теләген тормышка ашыра: малайның исеме җисеменә туры килә. Төпчекләре Рәбига исемле кыз булып, авылдашыбыз Закир Мишәров белән тормыш кора. Чиләбедә яшәп вафат була.
Империалистик сугыш елларында икенче Тимернең әтисе – Мишкә районы егете Ризван Ахунов фронтта, ут эчендә алыша. Сугыштан ул инвалид булып кайта. Граҗданнар сугышы вакытында авылларына акгвардиячеләр кергәч, аларга каршы чыгып, култык таягы белән тегеләрнең башлыгын ат өстеннән бәреп төшергән. Моның өчен, әлбәттә, башыннан сыйпамаганнардыр, ләкин ул туачак балалары бәхетенә исән калган.
Тимерҗан Ризван улының туган авылы Урал инде күптән юк. Башта ул Шады мәктәбендә белем ала. Аннары укуын Татарстанның Баулы төбәгендә дәвам итә. Бирегә аны шунда яшәүче иң өлкән апалары, ирен Бөек Ватан сугышында югалткан Зәкия Кирәева чакырып китерә. Яшүсмер егет соңыннан халык шагыйре булып танылачак Фәнис Яруллин белән бер мәктәптә укый. “Без өлкән сыйныфларда укыганда Фәнис башлангычта иде. Шул вакытта ук укытучысына дәфтәрләр тикшерергә булыша иде”, – дип хәтерли торган иде Ахунов абый.
Урта белемгә ия булып, ул башта укытучылар институтын, соңыннан Башкорт дәүләт университетының филология факультетын читтән торып тәмамлый. Бу уку йортының беренче чыгарылыш студенты Ахунов башта районыбызның – Шәвъяды, аннары Чокалы җидееллык мәктәбенең директоры була. Ә 1957 елдан аның 40 ел тормышы һәм хезмәте Көндәшле авылы һәм мәктәбе белән бәйләнгән. 1959 елда ул яңа оештырылган сигезьеллык мәктәпнең беренче директоры итеп билгеләнә. Төрле елларда ул директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары да була. Әмма барыннан да элек халык күңелендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып калды. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен 1970 елда аңа “Башкорт АССР мәктәбенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Олыгайган әти-әнисен Тимерҗан Ахунов үз гаиләсенә алдырып тәрбияли. Бу турыда хезмәт юлыбызны бергә башлаган яшьлек дустым, Татарстанның халыкны социаль яклау отличнигы Рида Тимерҗан кызы Мендеева миңа социаль челтәрләр аша болай хәбәр итте: “Көндәшледә 1970 елларда картәти, картәни, әткәй, әнкәй, Римма апа, мин, Зәкия агаби һәм кызы Маһира апа (кияүгә чыгып, Апас районына күчкәнче) бергә укмашып яшәдек, шул чаклар сагындыра. Ризван картәти авылыбызның зиратында җирләнгән, кабер ташына “партизан” дип язылган. Ул “каным тамды Карпат тавында” дип җырлый иде.
Рәхимә картәни дә шунда. Ул: “Җил аздыра, җил туздыра Олы юлның тузанын...” дип җырларга ярата иде. 12 балалары булып, 5се генә исән кала, башкалары бала чакларында үлә.
Зәкия агаби 87 яшендә Агыйдел шәһәрендә кызы белән кияве тәрбиясендә бакыйлыкка күчте. Абыебыз Зәкия апаны гел җылы хисләр белән искә ала иде...”
Шушы урында Тимерхан Габдрәкыйп улы турында бераз язып үтик. Үсмер һәм яшьлек еллары сугыш чорына туры килә. 7нче сыйныфны тәмамлагач, хезмәт юлын ул 1941 елда колхоз хисапчысы сыйфатында башлый, бераздан Көндәшле авыл Советы башкарма комитеты секретаре итеп сайлана. 1944 елда фронтка алынып, 39нчы армия составында Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен Япония милитаристларыннан азат итүдә катнаша. Бу төбәктә тәмам ышанычлы тынычлык урнашканчы, 1951 елга кадәр, хезмәт итә ул. Соңгы елларда Порт-Артур шәһәрендә башта – батальон штабы писаре, соңыннан яшерен частьта эшләр башкаручы була. Аның күкрәген “Японияне җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бизәде, архивында Сталинның Рәхмәт хаты сакланды.
Демобилизацияләнеп кайткач, башта кичке мәктәптә урта белемгә ия була, аннан соң Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1964-70 елларда Көндәшле мәктәбенең уку-укыту мөдире (завуч) булып эшли. 1971 елда директор Мазһар Хәмәтнуров колхоз рәисе булып сайлангач, бу вазыйфага иң лаеклы кеше, дип, Тимерхан Рәкыйпов таныла, ул бу йөкне 17 елга якын, 1987 елның 30 июненә кадәр тартты. Ул җитәкчелек иткән елларда төзелә башлаган яңа мәктәп бинасы сафка керде, бик күп яңалыклар, шул исәптән, кабинет системасы, укучыларны трактор һәм машинага өйрәтү, производство бригадасының эшчәнлеген камилләштерү эшләре тормышка ашырылды. Алдынгы тәҗрибә уртаклашу йөзеннән күп семинарлар оештырылды, мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту буенча даими эш барды.
Тимерхан Габдрәкыйп улының һөнәри һәм иҗтимагый өлкәдәге фидакарь хезмәте “Хезмәттәге батырлык өчен”, “В. И. Ленинның тууына 100 ел” һәм башка медальләр, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының (2 тапкыр), район Советы һәм мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләнде, ул “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булды.
Минем хезмәт юлымның беренче җиде елы Тимерхан абый – директор, шуның дүртесе Тимерҗан абый завуч булган елларга туры килде. Әйтергә телим: бездә – этикетка сыядырмы, юкмы – укытучыларга, өлкәнрәк коллегаларга да, “ович”, “овна”лар урынына абый, апа дип, халыкчан эндәшү гадәттә булды. Өлкән буын вәкилләре, гәрчә бер-берсенә олылап эндәшәләр дә (исеме, әтисенең исеме). 1970 елларда фәлән апа, фәлән абый дип эндәшүләр киң таралды. Авылда аларны, шул заманга хас булганча, Ахунов, Хәмәтнуров дип йөрттеләр. Ә менә Тимерхан Рәкыйповка укучылар да, укытучылар да, җыештыручылар һәм техник хезмәткәрләр барысы да һәрчак, зурлап, “абый” дип эндәшәләр иде. Ул, чынлап та, барысын да җитәкләүче, өйрәтүче, яклаучы, хәстәрлек күрүче өлкән Абый булды. Берничә мисал китерик.
Директор һәм аның урынбасарлары даими рәвештә укытучыларның дәресләренә керергә тиешләр, соңыннан дәрескә анализ ясала. Бу җәһәттән ике Тимер бераз аерылалар иде. Рәкыйпов абый дәресне анализлаганда башта аның уңай якларын, укытучының отышлы алымнарын билгели, аннары җитешсезлекләрне, кимчелекләрне әйтеп, үзенең киңәшләрен бирә. Укытучыларның, бигрәк тә читтән килгәннәрнең, аның дәресне тикшергәндә бик сак, тактлы мөгамәлә итүен билгеләгәннәре хәтердә. Ахунов абый башкачарак иде: дәресең аңа ошап җитмәсә, ул синең белән, кем әйтмешли, артык кәнфитләнеп тормый, үзе әйтергә яратканча, үгезне мөгезеннән эләктереп ала иде. “Дәресеңнең рәте-чираты булмады”, — дип башлый да, китә тезеп җитешмәгән якларны! Ахырда киңәшләрен бирә. Биредә шунысы мөһим: ике җитәкченең дә тикшерү алымнары укытучы өчен файдага, аның арытаба үсешенә этәргеч була иде.
Кадрларга карата мөнәсәбәттә, миңа калса, икесе бер чама иде. Җитәкче булгач, җыелыштамы, утырыштамы яисә эш барышындамы – тавышыңны күтәрергә дә туры килә. Монысы – язылмаган закон. Ә менә юкка акырыну, җикеренү, кешенең шәхесен кимсетү алар өчен ят нәрсә булды. Кеше, әлбәттә, хаталанмый тормый. Андыйларны да – хәзергедән аермалы буларак – шунда ук җәзага тарттыру яисә эштән чыгару ягында булмадылар. Ялгышкан кешене башкалар алдында түгел, кабинетка чакырып нык кына кыздырганнан соң, аның хәленә кереп, проблемаларын сорашып, аңа яңадан яхшы эшләү, яшәү мөмкинлеге бирәләр иде.
Җыелышлар дигәндә, Ахунов абыйның кызык сүзләре искә төшә. Кушканны бик тиз генә үтәргә яратмаучыларга карата ул: “Әгәр кисәтү ясасаң, кайберләрегез, уртыгызга сарымсак кыстырган кебек, чыраен сыта”, – ди торган иде. Гомумән, кешене тәнкыйтьлиме ул, я мактыймы, һәрчак телнең бөтен нечкәлеген, байлыгын – чагыштыру, ирония, афоризмнар, сарказмнарны бик оста куллана иде. Алар икесе дә ялкынлы оратор булды, аларны тыңлау сәхнәдәге артистларны тыңлауга бәрабәр иде.
Шушы сәләтләре иҗтимагый өлкәгә хезмәт итте, алар җәмәгать тормышының казанында кайнап яшәде. Тимерхан Габрәкыйп улы агитколлектив җитәкчесе, иптәшләр суды рәисе булды, пропагандист буларак, укытучыларга теоретик семинарларда укыту һәм тәрбиянең заманча алымнарын төшендерде. Тимерҗан Ризван улы исә озак еллар сәяси партия укуларын алып барды (әйткәндәй, ул партиягә кермәде, аның таләпләре кешенең иркен кыса, дигән фикердә иде).
Сөйләргә яратучылар күп. Әмма һәркем дә телнең бөтен тәмен белеп, кирәкмәгән чүп сүзләр, аңлаешсыз гыйбарәләр кулланмый, җиренә җиткереп (элеккеләр әйтмешли, “аңгартып”) сөйли алмый. Ике Тимердән тыш, Мазһар Хәмәтнуров, Мөнир Җамалетдинов, Вәсфи Галишанов, Тәлгать Хәйруллин, Рәшит Исламов, Флорида Әскарова, Михаил Блинов – халык алдында чыгыш ясарга мин шушы кешеләрдән өйрәндем.
Аларда җаваплылык тойгысы бик көчле иде. Бер мисал. Елына 1-2 тапкыр мәктәп интернаты тәрбиячесе Земфира Гыйльметдинова җитәкчелегендә балалар белән (мин — музыкаль бизәүче) Чокалы һәм Рәхимкул авылларына барып, ата-аналар җыелышы үткәрәбез, концерт куябыз. Ат җигеп, я трактор чанасында. Кайтканда төнге сәгать 11ләр була. Рәкыйпов абый, һәрвакыт без кайтканны көтеп, мәктәптә каршы ала иде.
Алдарак сәхнә телгә алынды. Ике Тимер дә сәхнәне чит итмәделәр. Тимерхан абый “Сербияночка” көенә урыс биюен, “Катюша” кебек хәрби җырларны оста башкарса, Тимерҗан абый спектакльләрдә шулкадәр табигый уйный, “Ал Зәйнәбем”, “Ялгыз җилкән” һәм башка җырларны үзенең бас тавышы белән соклангыч итеп җырлый иде.
“Ник кенә утырдым икән ялгыз җилкәнгә, Ник очрадың гомеремнең көзе җиткәндә?” – дигән юллар икесенең дә тормышына туры килә сыман. Ни өчен дигәндә, икесе дә шактый олыгайгач, хатыннарын югалтып, икенчегә дөнья кордылар. Әнисә апа Рәкыйпова Мишкә районының Өръяды авылыннан, минем беренче укытучым (1-2нче сыйныфларда өебезгә килеп укытып йөрде) булды. Аның татар теленнән, әдәбияттан (6нчы сыйныфка кадәр) башын бераз кырынрак салып дәрес аңлатуы бүгенгедәй күз алдымда. Саф татарча сөйләшә иде ул. Гаиләдә 5 бала тәрбияләделәр. Дөньядан иртәрәк китте апабыз. Аннаң соң Тимерҗан абый Чокалы авылыннан яшьлегендә бераз дуслашып йөргән Хафиза апа белән яшәде.
Мондый язмыш Тимерҗан абыйны да читләтеп үтмәде. 40 елга якын бергә яшәгән җәмәгате, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Арсланова 1988 елның гыйнварында вафат булды. Ахунов абый үзе кебек үк тол калган хезмәттәшебез Фәнизә Ханова белән тормыш корды. Ни гаҗәп, яшүсмер Тимерҗан кышларын чаңгы белән Мишкәдән Көндәшледәге кардәшләренә килеп йөргән, Хан абзыйларга да кергәләгән. Егет белән аңардан бераз яшьрәк кызчык бер-берсен ирештергәннәр, шаярышканнар, үртәшкәннәр. Әмма гомер көзләрендә бергә булырбыз, дигән уй берсенең дә башына килмәгәндер.
Фәнизә апа Ханова 39 ел башлангыч сыйныфларда укытты. Укыту һәм тәрбиянең барлык нечкәлекләрен, методикасын, дидактика принципларын биш бармагы кебек белеп, укучыларга төпле белем нигезләрен бирде, алар аңына әхлак төшенчәләрен сеңдерде. Тормыш аны бик иркәләп бармады. Ире, заманында авыл советы рәисе булган, колхозда җаваплы вазыйфаларда эшләгән, соңыннан янгыннан саклау хезмәтен җитәкләгән Канидан Нәбиев шактый иртә гүр иясе булды. Бераздан моңа янә бер зур югалту өстәлде: бердәнбер уллары, урманчы, гармунчы, типсә тимер өзәрлек 33 яшьлек ир, хатынын һәм ике баласын калдырып, юл фаҗигасендә һәлак булды. Фәнизә апа 28 ел дәвамында Ахунов абыйга терәк-таяныч булды. 1997 елдан алар Чиләбе өлкәсенең Красногорск шәһәрендә яшәде. Башлангыч сыйныфлар укытучыларыбыздан иң өлкәне (аңа 85 яшь тулды) булган мөгаллимә бүген дә шунда якыннары белән бергә яши.
“Атадан күргән – ук юнган”, диләр. Тимерләр нәселләрендә педагоглар күп. Римма (халык мәгарифе отличнигы) һәм Рида Ахуновалар укытучы һөнәрен сайлады. Рәкыйповларның балалары, оныклары арасында шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләр күп булды. Кызлары Хәния, кияүләре Рәфкать Гомәровлар (аларны бөтен кеше юксына) сәләтле педагоглар иде, уллары шул юнәлештә эшләп алды. Барысын бергә кушсаң, Рәкыйпов-Гомәровлар династиясенең мөгаллимлек стажы – 163, Ахуновларныкы – Фәнизә Хан кызы һәм Ленария Илдар кызын да кертеп – 178 ел тәшкил итә.
Язмамны тәмамлар алдыннан янә бер гаҗәеп туры килүне искә алып узам. Ике олпат ир дә, гомерләренең соңгы берничә елында бер аякларын кистереп, инвалид коляскасында йөрүгә дучар булдылар. Инде дөньядан китүләренә шактый гомер узып бара. Алар йөрәк түрендә яши. Авыл проблемаларына битараф булмаган патриотлар, киң күңелле, олы җанлы ил агалары, акыллы киңәшләр бирүче остазлар – уйлар торып-торып аларга кайта, күңел аларны юксына. Изге Рамазан аенда язылган бу мәкаләм рух-шәрифләренә бер дога булып барсын иде.
Мәгъдән ФАЗЫЛОВ.
Балтач районы,
Көндәшле авылы.
Фотолар шәхси архивтан.