Җәй айларында мин колхозда бригаданың елкы малын көттем. Беренче сентябрьдә Никифар урта мәктәбендә бишенче сыйныфта укый башладым. Кышкы салкыннар башланганчы һәм язгы ташкын сулары агып беткәч, 12 чакрымдагы Никифар урта мәктәбенә көн дә җәяү барып кайтып, 24 чакрым юл үтеп йөрдем. Кышын Зәйнулла бабайларда яшәдем, атнага бер генә кайта идем.
1942 елның җәендә дә колхозда эшләдем. Икенче бригадага хисапчы итеп тәгаенләделәр. Бригадир Даминдар бабай укый-яза белми иде. Кем күпме мәйданда иген урган һәм башка мәгълүматларны көн дә идарәгә биреп барам. Печән хәзерләгән мәлдә күбә тарттырдым.
Көзен Никифар урта мәктәбенә 6нчы сыйныфка укырга бардым, ә җәен янә колхозда эшләдем.
Көз, 1 сентябрь. Никифарга барып, чит кешеләрдә фатирда торып укырга мөмкинлегем булмагач, күрше район совхозындагы урыс мәктәбенә укырга бардым. Совхоз безгә Дим аша гына, 4-5 чакрым аралыкта. Анда көн дә елганы кичеп чыгарга кирәк.
Совхоз мәктәбенә мине, татарча алтынчы класс тәмамлаган укучыны — өченче класска, башкортча дүрт класс тәмамлаган күрше Алдар авылы малайларын — икенче класска алдылар. Беренче сентябрь иртәсендә караңгылы-яктылы вакытта Алдар авылыннан килгән бер төркем башкорт малайлары белән Димне кичеп чыктык. Кичү тирәнлеге муенга җитә. Чак кына читкәрәк чыксаң — чумасың.
Ят мәктәп. Беренче дәрес, ул да ят урыс телендә. Малайлар урысча белми. Бер класста, бер укытучыда укыячакбыз. Без мәктәпкә иртә таңнан диярлек барып утырдык. Урыс балалары безне күргәч, класска керергә батырчылык итмичә куркып торды.
Мин — алтынчы классны тәмамлаган бердәнбер укучы, иң арткы партада утырам.
Икенче класс рәтләренең берсендә иң алдагы партада Хәмит белән Әбдрәшит утыра. Класста тирән һәм авыр тынлык. Урыс балаларының буе безнең билдән генә. Ә без, беребездән беребез карарак авыл малайлары, кыяфәтебез белән укучыга түгел, көне-төне кояшта янып басуда эшләгән крестьянга охшап торабыз. Чынлап та бу шулай иде. Җәй буе колхоз басуында фронттагы әтиләребезне алмаштырып эшләп йөрдек.
Укытучы дәрескә килеп кергәч, аягүрә басып торучы озын, ят, кара малайларны күреп, бераз каушабрак, тукталып калды. Һушын җыйгач, өстәле янына килеп журналына нидер язды да алгы рәттә утыручы Хәмит белән Әбдрәшит каршына килеп басты. Бераз уйланып торганнан соң, укытучы Хәмиткә сорау бирде:
— Скажите, сколько будет дважды два?
Хәмит, кызарынып, бүртенеп, кыюсыз гына аягүрә басты да, тәүге дәрестә укытучы минем исемемне сорыйдыр, дип уйлап, “Дважды два Хәмит”, дип җавап биреп тә куйды. Укытучы, йөзендә елмаю нурлары балкытып, Хәмиткә тагын бер сорау бирде:
— А дважды три?
Хәмит, күршесенең исемен сорыйдыр бу юлы, дип уйлап, үзе белән бер партада утырган Әбдрәшиткә карап алды да: “Дважды три — Әбдрәшит”, — дип җавап бирде.
Шуның белән безнең уку бөтенләй тәмамланды. Барыбызны да мәктәптән куып кайтарып җибәрделәр. Бу хәл колхоз өчен куанычлы булды, чөнки эшче көчләр җитми иде. 1943 елның беренче сентябрендә туган авылыбызга кире әйләнеп кайттым. Өйгә керергә дә өлгермәдем, минем артымнан ук колхоз рәисе, бригадир һәм таза гәүдәле, һәрчак бәләкәй калибрлы винтовка — мелкашка тотып йөргән, райкомнан безнең колхозга тәгаенләнеп куелган уполномоченный килеп тә керделәр. Алар мине җәй буе эшләгән эшемә тәгаенләде һәм үзләре белән басуга алып китте.
1944 елның кышы. Гыйнвар, февраль айлары булгандыр. Безнең “Яңа көч” колхозы составында Искавыл (идарә бу авылда) һәм безнең 16-17 йорттан торган Яңавыл. Колхозда радио, электр юк. Төннәрен авыл караңгылыкка чума.
Мин, 13 яшьлек малай, үзебезнең Яңавылдан икенче бригадада өлкән ат караучы булып эшлим. Эшем бик җаваплы, эш атларын карыйм. Барлык корал, арба, чана минем карамакта. Эшемне таң атканчы башлыйм, төн уртасы якынлашкач кына тәмамлыйм, чөнки олауда йөргән атлар соң кайта. Олаудан кайткан атларның тире каткач, елгага бәкегә алып барып эчердем дә, ашарларына утлыкка печән салып, өебезгә кайттым.
Тамак ялгарга да өлгермәдем, Искавылда колхозның идарә атларын караучы Госман бабай, рәиснең биеп торган айгырын җигеп, безнең капка төбенә килеп туктады:
“Сине һәм Сәхипкамал апаңны хәзер үк идарәгә алып килергә куштылар”, — дип, безне утыртып алып китте. Айсыз караңгы төн, күктә йолдызлар гына җемелди. Авылда тирән тынлык. Эштән арып кайткан хатын-кыз, карт-коры, бала-чага күптән йокыга талган.
Идарәдә колхоз рәисе Янгир Сарбаев бабай гына бар. Идарәгә без кергәч тә ишеген бикләде.
Безнең янга килде дә, иелеп, сүз башлады: “Сезгә бик серле, зур җаваплылык таләп иткән эшне башкарырга кирәк. Беркайда, беркемгә туктамаска, җавап бирмәскә, айгырны чаптырып үтеп китәргә”, — дип әйтте дә өстәле артында торган тулы олы киндер капчыкны ачып күрсәтте.
“
Менә бу капчыкта — фронтка самолет төзетү өчен җыелган акча. Шуны Раевкага — райкомга хәзер үк илтеп тапшырырга кирәк. Хәзер үк юлга чыгарга. Кеше йөрүе бераз басылсын дип көттем”, — дип, бер капчык акчаны күтәреп алып чыгып, чана төбенә салды, өстен печән белән калын итеп япты. Атны бәйләп куйган дилбегәне чишеп: “Хәерле юл!” — дип, озатып калды.
Мин дилбегә тотып утырдым. Айгыр очкан кош кебек җилдереп кузгалып китте. Чана артыннан кар бураны өерелеп кенә калды.
Безнең барасы юл Яңавыл аша үтә. Ара район үзәгенә 25 чакрым дип санала иде, хәзер аның озынлыгы 32 чакрым икәнлеге билгеле.
Үзебезгә кереп, әтиемнең толыбын алып чыктым. Толыпны Сәхипкамал апага кидердем. Төн салкын, кимендә 25 градус бар. Чана астында кар “чыжлап” кына кала.
Олы картинәем Гөлҗамал, әнием Миңнехәят, догалар укып, исән-сау кайтуыбызны теләп, борчылып калдылар.
Айгыр очкан кош кебек җилдерә. Авылыбызны чыккач, бер ярым-ике чакрым чамасы юл ачык басу аша үтә. Аннан соң Ташлыкул тавы итәге буйлап куе урман арасыннан тар гына юлдан үтәбез. Без сөйләшмибез, ниндидер аңлашылмаган хәлдә барабыз.
О
зын гына араны үткәч, ачык акланга чыктык, 2-3 чакрым чамасы юл үткәч, Бакыртау авылы аша үттек. Караңгыга чумган авылда тирән тынлык.
Бакыртауны чыккач, аз гына басу аша үттек тә куе урман аша үткән тар юлдан Түбән Әврез авылына таба түбәнгә җилдердек. Авылга керер алдыннан ачык аклан аша үттек. Әврез — зур авыл, аны да исән-сау гына үтеп киттек. Раевкага ил-тәсе юл ачык басулар аша үтә.
Бик озак баргач, Кармыш авылы очыннан аркылы үтеп, Раевкага юл тоттык. 5-6 чакрым юл үтеп, Раевкага барып җиттек. Райком янында туктадык. Айгырның дилбегәсен райком бинасы колоннасына бәйләдем. Сәхипкамал апа райком ишеген шакыды.
Билендәге каешына пистолет кобурасы таккан өлкән яшьләр-дәге ир безнең янга чыкты. Кайдан килгәнебезне сорады. Сәхипкамал апа, печәнне ачып, капчыктагы акчаны күрсәтте.
Райкомнан чыккан кеше безгә аптырап карап торды. Миңа — 13 яшь, Сәхипкамал апа — кыз кеше. “Сезне кем шулкадәр акча белән караңгы төндә ерак юлга чыгарып җибәрде?” — дип һушы китте.
Колхоз фатирында — Иван бабайларда кундык, иртүк кайтыр якка кузгалдык.
“18 март, 1944 ел. Башкортстан хезмәтчәннәре БАССРның 25 еллыгы исемендәге эскадрилья төзергә 80 миллион сум акча җыелу турында иптәш
И. В. Сталинга ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты исеменнән телеграмма җибәрә”. Бу суммага без кышкы салкын төндә райкомга тапшырган акча да кергән. Бу зур эшкә бәләкәй генә булса да үз өлешебезне керттек дип шатланам.
Тимербулат Мәсәлимов.
Әлшәй районы.