+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
12 Май 2022, 20:13

Кнәзхан рухы Мәскәүне яшәтә

Бу шәхеснең авылдашлары җан һәм тән сәламәтлеген кайгыртып гомер кичерә.Дүртөйле районының Мәскәү авылы халкы “Аек авыл” республика бәйгесендә катнаша. Әлеге чара кысаларында күптән түгел биредә Башкорт АССРның атказанган фән һәм техника хезмәткәре Кнәзхан Галимханов призына волейбол турниры оештырылды. Шул ук көнне мәскәүлеләр данлыклы авылдашлары исемен йөртүче мәчетнең 20 еллык юбилеен да билгеләде.

Кнәзхан рухы Мәскәүне яшәтә
Кнәзхан рухы Мәскәүне яшәтә

Исеме һәм фәнни хез­мәт­ләре ил күләмендә билгеле Кнәзхан Галимха­новның балачагы һәм үсмерлек еллары туган авылы Мәскәүдә үтә. 1909 елда туган Кнәзхан монда мәдрәсә тә­мамлый, гарәп һәм фарсы телләрен өй­рәнә. Күңе­лендә кечкенә­дән белемгә омтылыш зур була, шуңа да ул арытаба уку өчен туган авылыннан чыгып китә, педагогия техникумын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан тырыш мәскәүле кораблар төзү техникумы дипломына да ия була. Кайларда гына хезмәт салырга туры килми аңа, тик ул беркайчан сынатмый. Бакыр эретү комбинатында гади эшче, пароходта матрос булып та эшли. Һәрдаим камилләшү, белемен арттыру юлыннан атлаучы Галимханов Бөек Ватан сугышы елларында Владивосток хәрби заводы техник бюросы җитәкчесе, өлкән конструктор вазыйфасына тәгаенләнә. Бу, әлбәттә, бик җаваплы, кечкенә хата да кылырга ярамый торган эш була. Кнәзхан Галимханов үзен бик оста, үз һөнәрен бөтен нечкәлекләре белән бе­лүче конструктор итеп таныта.
Кнәзхан Галимханов илебез башкаласында аспирантура тәмам­лый. Ерак Көнчы­гыштан туган Башкортстанына аны рес­публи­ка­бызның ул вакыттагы җитәк­челеге чакырып кайтара. Кнәзхан Галимханов озак еллар Уфа дәүләт авиация-техник университетында эшли, фән докторы дәрәҗәсенә кадәр күтә­релә. Ул – Уфа шәһәренең, шулай ук туган авылының шәрәфле шәхесе.
2009 елда Мәскәү авылында Кнәзхан Галимха­новның тууына 100 ел тулуга багышланган зур тантана оештырыла. Нәкъ менә шул вакытта аның истәлеген мәңгеләштерү һәм авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен тагын да киңрәк пропагандалау максатында галим исемен йөртәчәк волейбол турниры булдырырга карар ителә.
Быел да турнир оешкан төстә үтте. Әйткәндәй, хәзер инде анда Мәскәү авылы кешеләре генә түгел, күрше авыллар да, хәтта күрше район вәкилләре дә бик теләп катнаша.
Спорт бәйрәмен ачуда Дүртөй­ле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Кнәзхан Галимха­новның улы – әтисе эшен дәвам итүче галим Булат Галимханов чыгыш ясадылар. Булат Кнәзхан улы Уфа дәүләт авиация-техник университетында укыта, ул — техник фәннәр кандидаты һәм авиация двига­тельләре кафедрасы доценты.
Волейбол турниры көно­зыны диярлек дәвам итте. Киеренке ярышта беренче урынны Дүрт­өйле шәһә­ренең җыелма командасы яулады. Әсән авылы спортчылары — икенче, ә Чакмагыш районының Каразирек авылы волейболчылары өченче урынны яулады.
Шул ук көнне Мәскәү авы­лының Кнәзхан Галимханов исемен йөртүче мәчете 20 еллык юбилеен билгеләде. Галим, лаеклы ялга чыккач, туган авылына яшәргә кайта. Күп еллар йөрәк түрендә йөрткән хыялы була аның – Мәскәүне ямьләп утырачак күркәм Аллаһ йорты салу эшенә тотына. Тик аны башкарып чыгарга гомере җитми: мәчетнең нигезен генә салып өлгерә. Әмма галим бакыйлыкка күчсә дә, аның изге эше тукталып калмый, авылдашлары дәвам итә. Ул вакыттагы авыл хуҗалыгы предприятиесе дә, магистраль газүт­кәргечләр линия-производство идарәсе дә зур ярдәм күрсәтә. Авылның бер кешесе дә мәчет төзү эшеннән читтә калмый.
Бүген Аллаһ йорты — мәскәү­леләрне берләштерә торган урын. Җомга намазларына, дини бәйрәмнәргә яшьләр дә, өлкәннәр дә дәррәү җыела. Мәхәлләне менә инде 17 ел имам-хатыйб Рифат Даутов җитәкли.
— Авылыбыз халкы, җан һәм тән сәламәтлеген кайгыртып, бердәм, тату булып яши, — ди Рифат хәзрәт. — Киләчәктә дә Мәс­кәвебездән Кнәзхан Галимханов кебек данлыклы шәхесләр үсеп чыгачагына һич шигебез юк!

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: