Республикада бу - балаларны югары хәрби-авиация белем бирү учреждениеләренә укырга әзерләүче бердәнбер уку йорты.
Бүген, 12 майда, офицерлар һәм иң яхшы курсантлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында актив катнашканнары өчен Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Рәхмәт хатларын алдылар. Бүләкләрне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин тапшырды, ул Җиңү парады вакытында кадетларның парад расчеты өченче урын алган өчен махсус диплом белән билгеләп үтелүен әйтте.
Максим Забелин мәктәп–интернатның музеен, уку кабинетларын, көнкүреш һәм йокы бүлмәләрен карады.
«Миңа, Хәрби-медицина академиясен тәмамлаган кеше буларак, үсеп килүче буынның офицер һөнәренә бик сакчыл каравы сокландыра. Балалар аны аңлы рәвештә генә түгел, ә ышаныч һәм күңел белән дә сайлаган. Аларга БДИ, башка имтиханнар тапшыруда уңышлар телим. Нәкъ менә кадет мәктәпләре, Суворов училищелары – безнең булачак сакчыларыбыз формалаша һәм чыныга торган урын. Бу - безнең егетләр һәм кызлар өчен бик яхшы мәктәп, алар киләчәктә Ватаныбызның чын сакчылары булачак", - диде Максим Забелин.
Фото: "Башинформ"