+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
12 Май 2022, 09:30

Шигырь юлларында — сугыш еллары

Әтием Фәттах Сәитовның фронтта иҗат иткән һәр әсәре тирән ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган.  

Шигырь юлларында — сугыш еллары
Шигырь юлларында — сугыш еллары

Минем әтием — Ватаныбызның чын патриоты, кыю офицер, Александр Невский һәм I дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, “Варшаваны азат иткән өчен” һәм “Берлинны алган өчен” медальләре кавалеры Фәттах Сәитов. Ул фронтта атышлар туктап торганда автоматын куеп, кулына кәгазь-каләм алып, бик күп шигырьләр язган, алар Балтач районының “Генераль сызык өчен” дигән гәзитендә басылып чыккан. Әтинең шул шигырьләрен дә еш кына алып укыйм.

Әти Балтач рай­онының Түбән Карыш авылында Сә­ит­гали һәм Маһинур гаиләсендә 1923 ел­ның 10 июнендә сигезенче бала булып дөньяга килгән. Бу фәкыйрь гаиләгә ул заманда сигез малай белән бер кызны карап үстерү никадәр авыр булганлыгын күз алдына да китереп булмый. Бер шигырендә ул үзенең балачагы турында болай дип язган:
Салкын кышта “дер-дер” балалары
Куеннарга килеп керә иде.
Атам мәрхүм кайбер вакытларда
“Толып юк шул, улым”, — дия иде.
Ләкин мин һич аңа карамадым.
Ачу итеп кышның җиленә
Чыгып китә идем олылардай
Озын каеш тагып билемә.
Әтием әнисенең онны арттырыр өчен киптерелгән имән яфракларын кушып тарттыруы, коймак пешергәч, аны балаларга берсен майлап, берсен майламыйча бирүе турында сызланып искә ала иде. Авыр бала чагын хәтеренә төшереп, фронтта язган “Үткәннәрдән” дигән шигырендә шундый юллар бар:
Авыл кочагында үскән егет,
Шагыйрь булып бүген ерактан
Җырлар яза, кайнар сәлам яза,
Сезгә, дуслар, ярсу йөрәктән.
Авылдашлар мине хәтерлидер —
Такташ кебек усал булмадым,
Ак әтәчләр эзләп зәңгәр төндә
Абзарларга кереп чуммадым.
Укытучы булырга хыялланган егет 1941 елда Югары Карыш урта мәктәбен тәмамлый. Әмма аның якты хыялын фашистларның Туган илебезгә басып керүе челпәрәмә китерә.1942 елның гыйнварында ул кулына корал тотып фронтка китә. Аны озатырга туганнары, авылдашлары, дуслары, яраткан кызы чыга. Бу күренеш аның “Тагын күрешербез” дигән шигырендә тасвирлана:
Үтеп барам туган авылымнан,
Көчле тойгыларга төренеп.
Һәр капкадан таныш, туганнар
Күрешергә чыга йөгереп.
— Исән йөре, балам...
— Үлеп калма...
— Тиз кайт, улым, безнең яннарга...
— Хат сал, бәгърем, мин дә язармын,
Искә алып алсу таңнарда.
Әтиемнең йөрәгендә немец-фашист илбасарларына каршы нәфрәт яна. Ул Туган ил азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшергә ант итә. “Юкка гына, йөрәк, янасың” шигырендә ул болай дип яза:
Йөрәгемә әгәр пуля тиеп,
Үлеп калсам көрәш кырында,
Ватаныма булган кайнар хисем
Яшәр, дуслар, шигырь-җырымда.
Җырларымны укып искә алыр
Исемем яшәр халык телендә,
Мин ант иттем — июнь таңнарында
Дошман кергән туган илемә.
Таптатмаска изге җиребезне
Кан эчүче ерткыч бандиттан,
Чыгып киттем көрәш кырларына
Наказ алып илдән, халыктан.
Халык ышанычын аклаганда
Үлеп калсам көрәш кырында,
Ватаныма булган кайнар хисем
Яшәр, дуслар, шигырь-җырымда.
Ул антына тугры кала. Аның фронт юлы 1942 елның 20 июлендә Брянск фронтында 30нчы гвардия укчы полкы составында канкойгыч бәрелешләрдән башлана. Полк позициясенә фашистлар самолетлардан бертуктаусыз бомба яудыра, артиллериядән ут ача. Бераздан мактаулы “Тигр” танклары, “Фердинанд” үзйөрешле туплары күренә. Алар зур тизлектә еш-еш ут ачып, безнекеләргә якынлаша. “Танклар якын килмичә ут ачмаска! Гранаталарны әзерләп куярга!” дип боерык бирә взвод командиры Фәттах Сәитов.
Дошманның күп танклары, кара төтен чыгарып, яу кырында янып кала. Фашистлар чигенергә мәҗбүр була. Аларны эзәрлекләп барганда әтием каты яралана, дошман яңадан көчле һөҗүмгә күчкәч, бер тирән чокыр төбенә шуышып төшә. Түзмәслек эссе, үтереп эчәсе килә, яралары исләнә. Караңгы төн. Чокыр яныннан, әле — урысча, әле немецча сөйләшеп, солдатлар узып китә. “Үлемем шул чокыр төбендәдер инде”, — дигән шомлы уйлар керә офицерның башына. Шулчак аңа дошман тылына разведкага китеп баручы төркем тап була. Аның җитәкчесе, капитан: “Сәитов, белгәнеңне укынып ят, исән-имин йөреп кайтсак, сине алырга санинструкторлар җибәрермен”, — ди.
Чыннан да, икенче көнне аны килеп табып, госпитальгә озаталар. Аны үлемнән кот­каручыларының берсе куе бөдрә чәчле башкорт кызы Миңсылу була. Аңа кайнар рәхмәтләрен белдереп, әтием “Миңсылу” дигән шигырь яза.
Каты яра алгач, яныма килеп,
Бәйләүчесе аны кем соң ул?
Куе бөдрә чәчле башкорт кызы
Син түгелме, гүзәл Миңсылу?!
Берни белми җирдә ятканда,
Су бирүче миңа кем соң ул?
“Эч, бәгърем, мә эч”, — диюче
Син түгелме, батыр Миңсылу?
Күп кешенең яшәү юлларына,
Йөрәгенә гөлләр сибүче,
Син булдың бит, сугыш кырында
Туганнарга ярдәм бирүче.
Көрәш кызы!
Синең матурлыгың,
Батырлыгың өчен җырымда,
Исемеңне куям, горурланып,
Шигыремнең өске юлына.
Дәваланып чыкканнан соң Смоленск янындагы сугышларда катнаша, взводка оста җитәкчелек итә һәм икенче тапкыр каты яралана. Тагын госпитальдә яту. Савыккач, бу юлы аны Әстерхан хәрби пехота училищесына җибәрәләр. Укуын уңышлы тәмамлагач, кече лейтенант Фәттах Сәитов 2нче Белоруссия фронтының Кызыл Байраклы 60нчы гвардия укчы полкында автоматчылар взводы командиры булып яуга керә. Ул “Чигенмәбез!” шигырендә фашистларны Туган илебездән куып чыгарып, аларны тар-мар итүенә һәм җиңүебезгә ышану белдерә:
Илебезгә дошман кергәч
Лачыннар талпындылар.
Ил намусын сакларга,
Фашистларны таптарга
Йөрәкләр ашкындылар.
Азат илнең хуҗасы без,
Тотып көрәш байрагын,
Туган җирне саклыйбыз,
Көнбатышка атлыйбыз,
Турап Гитлер яуларын.

Чигенмәбез бер адым да,
Җиңү байрагы кулда.
Азатлык һәм ирек өчен,
Сындырып бандит тешен,
Үлсәк тә изге юлда.
Польша җирендә каты сугышлар бара. Фашистлар үзләренең җиңелгәнен сизеп, котырган эт кебек каршылык күрсәтә. 1945 елның 14 гыйнварында лейтенант Сәитов үзенең взводы белән фашистларның көчле артиллерия һәм пулеметлар уты астында Яблонно-Легионово янында урнашкан Калушин авылыннан көньяктарак булган исемсез биеклектән немец гаскәрләрен бәреп чыгара һәм төп көчләр килеп җиткәнче биеклекне үз кулында тота. Взвод белән оста җитәкчелек иткәне, дошманга зур зыян китергәне һәм күрсәткән батырлыгы өчен әтием Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Ул Польшаны азат итүдә катнаша — аның күкрәген “Варшаваны азат иткән өчен” медале бизи. Бу хәлиткеч операция вакытында 700 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры башларын сала. Бүгенге Польша җитәкчеләре үзләрен фашизмнан коткарган, моның өчен миллионга якын гомерен биргән совет халкын фашистик Германия белән бергә сугыш башлаучылар исәбенә кертергә тырыша. Ләкин тарихны сызып ташлап булмый. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында Җиңүе мәңгелек!
Польша җирендәге сугышлардан соң әтинең “Бөек көрәш” дигән шигыре иҗат ителә.
Үткән көрәшләргә тиңләп булмый
Егерменче йөзнең сугышын.
Озак вакыт барган бөек көрәш
Туктатты ул күпләр сулышын.
Киң кырларны утлар каплап алды,
Янгыннарын сузып күкләргә,
Кешелек дөньясының батырлары
Каршы чыкты фашист — этләргә.
Кызыл канга тулды изге туфрак,
Җир елады үксеп әрнүдән.
Чәчәк өсләрендә кан тамчысы —
Әйтерсең лә кызыл бөрлегән.
Авыр булды, дуслар, ул вакытта
Кара булып янды ал гөлләр,
Мәңгелекнең бөек түрләренә
Югалмыйча барыр ул көннәр.
Изге җаннар, аккан каннар өчен
Бандит алыр соңгы җәзасын.
Үзе өчен үзе әзерли ул
Далаларда үлем агачын.
...Сокландыргыч та бит безнең
гомер —
Яшәү яхшы, яшәү күңелле.
Их, Ватаным! Бәхет нурлары бит
Бизәклиләр иркен күгеңне.
Син җимердең кара киртәләрне,
Турап салдың дошман яуларын,
Тагын бер кат бөек көрәшләрдә
Горур тоттың Җиңү байрагын.
Шулай диеп җырлар җырларбыз.
Тирбәлдереп йөрәк кылларын.
Гүзәл чәчәкләргә бизәкләрбез
Батырларның үткән юлларын.
Әтинең җиде бертуганы Бөек Ватан сугышында катнаша. Абыйсы Әхмәтхан 1941 елда ук хәбәрсез югала. Миңнемулла абыйсы сугышта бер кулын югалтып, инвалид булып кайта. Абыйлары Фәйзулла, Хисаметдин, энесе Туктар медальләр белән бүләкләнә. Разведчик булып хезмәт иткән Ислам абыйсы өченче дәрәҗә Дан орденына лаек була. Шәех абыйсы Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Бу уңайдан да әтинең шигыре бар.
Минем йөрәккә дә шатлык салды
Ватан өчен булган подвигың.
Киң күкрәгеңдә матур нурлар чәчеп
Ялтырыйдыр синең орденың.
Тура, абый, явыз дошманнарны,
Чаптаркаең белән алга бар.
Үткен кылычыңнан үлем тапсын
Туган илгә кергән еланнар.
Кызганычка каршы, Шәех Сәитовка туган якларына кайту насыйп булмый: 1944 елның 21 мартында Украинаның Львов өлкәсе Броды шәһәрен азат иткәндә гомере өзелә. Сугыш хәрәкәтләре Германия җиренә күчкәч, үзенең үлемен сизгән фашистлар һәр шәһәрне, һәр йортны, һәр подвалны крепостька әйләндерергә тырыша. Карт-корыларга, үсмерләргә корал, фауст-патроннар тоттырып, Совет гаскәрләренә каршы сугышка куып чыгара. Фашистлар 1945 елда танкларга каршы кулланыла торган “Панцер-Фауст” коралы уйлап чыгара. Миндә әтинең сугыштан алып кайткан, II Белоруссия фронты нәшер иткән “1945 елда чыккан “Панцер-Фауст” трофей коралын куллану буенча кулланма-брошюрасы саклана.
Фашистлар ничек кенә тырышса да, аларның җиңелүенә санаулы көннәр генә кала. Безнең яугирләрне фашизмга каршы сугышта бернәрсә дә туктата алмый. Алар җиңү артыннан җиңү яулап, алга бара. Ул көннәрдә әти “Җиңү таңы дип аталыр” дигән шигырь яза.
Җир шарының бөтен кисәгеннән
Нәфрәт ява явыз фашистка,
Эфир дулкыннары тибрәләләр
Күкрәкләрдән чыккан тавышка.
“Бетерик, дуслар, явыз ерткычны,
Җир өстендә эзе калмасын!
Үтерик, дуслар, дөнья хәшәрәтен,
Саф һавадан сулыш алмасын”.
Дөнья бакчасына борын тыгып,
Шиңдерергә тели гөлләрне.
Корытырга тели агу салып,
Көмеш сулы елга-күлләрне.
Юк! Ул чакта бит тарих үз битендә
Урын тапмас моны язарга.
Бандитларга шулай ирек бирсәк,
Тарих тартыр безне җәзага.
Бервакытны җиңү тантанасын
Дуслар белән бергә үткәреп,
Кичтән алып, алсу таңга кадәр
Утырышырбыз бокал күтәреп.
Бу алсу таң кешелек дөньясында
“Җиңү таңы” диеп аталыр.
Телдән-телгә йөреп,ул дан алыр,
Тарих битләрендә сакланыр.
Әтием Берлинны алуда катнаша һәм “Берлинны алган өчен” медаленә лаек була. Җиңү көнен Берлинда каршылый һәм үзенең исемен түбәсендә Кызыл Җиңү байрагы җилфердәгән Рейхстагка язып куя. Шул чорда ул үзенең “Җиңү музыкасы” дигән шигырен яза.
Җиңү музыкасы безнең сафта,
Безнең белән бөек Сталин.
Байрак элдек Берлин каласына,
Без үтәдек даһи кушканын.
Без күрсәттек Ватан сугышында
Геройлыгын совет халкының.
Без сүндердек Европада да
Үлем утын, сугыш ялкынын.
Азат иттек коллык богавыннан
Ирек сөйгән изге җаннарны.
Йөрәкләрне бизи шатлык белән
Бөек Җиңүнең гүзәл таңнары.
Планетаның һәрбер почмагында
Мактап сөйләр безне миллионнар.
Океан, диңгезләрдә марш уйнап,
Хәтта тибрәлерләр дулкыннар.
Без җырлыйбыз хәзер җиңү җырын
Иркен сулап илем һавасын.
Уйна, дустым, җиңү музыкасын,
Бөтен дөнья аны тыңласын!
Фәттах Сәитов 1946 елның гыйнвар азагында туган авылына кайта һәм апрельдә булачак әниебез Сабира Гата кызы белән гаилә кора. Алар, кулга-кул тотынышып, 56 ел тату гомер кичерде, ике ул тәрбияләп үстерде. Әтием, Бөре укытучылар институтын тәмамлап, 40 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады. Тарихтан укытты, шул ук вакытта өч тапкыр Бөре педагогия институтында махсус курслар үтеп, немец теленнән дә дәресләр бирергә туры килде аңа. Ул аны Гитлер теле, фашистлар теле дип түгел, Маркс, Энгельс, Гейне теле дип укытты. Аның тәүге укыту әсбабы концлагерьларда җәфа чиккән совет әсирләре өчен немец сүзләрен үзләренчә дә, урыс хәрефләре белән дә язып эшләгән сүзлек булды. Бу сүзлек әле дә миндә фашистларның ерткычлыгының бер шаһиты булып саклана.
Әти Түбән Карыш сигезьеллык мәктәбендә районда беренчеләрдән булып Дан бүлмәсе оештырды. Ул яшьләрдә Туган илгә мәхәббәт тәрбияли, сугыш кырларында ятып калган безнең солдат һәм офицерларның (алар арасында Түбән Карыш авылыннан 109 яугир була), тылдагыларның батырлыгын пропагандалауга зур көч сала. Өлкәннәр үткән данлы юлны онытмаска өнди. Аның бу хисләре шигырьләрендә чагылыш таба.
Тол аналар, ятим балаларның
Кисәтүе булып һаман да
Очрый әле сугыш шаһитлары
Фронт узган урман, далада.
Әнә анда яшел каска ята,
Мина ярчыгыннан тишелгән.
Гаҗәеп күренеш: кызыл чәчәкле
Бер гөл үскән аның түшеннән.
Һәр яз саен ямьле май җитүгә
Яктылыкка үрли шушы гөл.
Өзмә аны, юлчы, яуда үлгән
Батыр каны бит ул, шуны бел!
Әнә анда иске траншея,
Кул көрәге ята окопта.
Ах, ни күрәм: соры каскадан
Кара елан башын калкыта!
Үтер аны, юлчы, буып ташла,
Кешеләрне берүк чакмасын.
Аналар да, безнең балалар да
Курку белми җирдән атласын.
Әтием, намуслы гомер кичереп, 2006 елның сентябрендә якты дөньяны калдырып китте...
Балтач районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 3800дән артык фронтовик орден-медальләр белән бүләкләнә. Шулар арасында өч кеше — Александр Невский ордены белән. Шуларның берсе — минем әтием, икенчесе — Александр Невский, “Кызыл Йолдыз”, I һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары кавалеры Гыйльмулла Лотфуллин, өченчесе Югары Карыш авылыннан Кызыл Байрак һәм Александр Невский орденнары кавалеры, полк командиры подполковник Галимхан Бәдамшин. Балтач районы Туган илебезгә ике Советлар Союзы Героен бирә. 1944 елда күрсәткән батырлыклары өчен бу югары исемгә Үлмәс Шакир улы Шакиров лаек була (әти, аңа багышлап, 1990 елда “Асавка батыры” дигән поэма иҗат итте), ә 1945 елда Берлинны алганда күрсәткән батырлыгы өчен Габделхәй Сәет улы Сәетовка “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә.
Түбән Карыш авылында туган Рифкать Галимҗан улы Тукаев 1942 елда фронтка китә, разведка ротасы командиры була. Үз куллары белән 28 немец офицерын әсирлеккә ала, командование өчен кыйммәтле мәгълүмат бирә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул Дан орденының тулы кавалеры була, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
Еллар үтсә дә, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең Җиңү өчен 26 миллионнан артык төрле милләт кешесе үзләренең гомерләрен биргән. Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Мин алар алдында баш иям һәм бөтен кеше исеменнән безнең бүгенге якты тормышыбыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Мин әтием һәм бөтен сугыш һәм тыл ветераннары белән горурланам.
2019 елда Түбән Карыш авылында Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган, туган якларына Җиңү яулап кайткан фронтовиклар һәм тылда фронт өчен эшләгән ветераннарның исем-фамилияләре язылган һәйкәл-обелиск ачылды. Тантаналы чарада район җитәкчеләре, хәрби хезмәткәрләр, дин әһелләре, исән ветераннар, кайткан кунаклар, авылдашлар катнашты. Шундый һәйкәлләр районның күп авылларында ачылды. Әби-бабалары, әти-әниләре, апа-абыйларының батырлыкларын яшь буын бервакытта да онытмаска тиеш!
Сугыш башланган вакытка
Дистәләп еллар үткән.
18 яше тулганда
Әти фронтка киткән.
Йөрәгендә нәфрәт янган
Бизсә дә ул сугыштан.
Биш мәртәбә яраланган,
Батырларча сугышкан.
Илебезне, чит илләрне
Ул азат итеп барган.
Польша җирендә сугышта
“Невский” орденын алган.
Еллар үтсә дә онытылмый
Сугышларның салкын сулышы.
Беркайчан да җирдә онытылмас
Безнең Бөек Ватан сугышы.
Батырларны бер дә онытма син,
Сиңа әйтәм, гүзәл нәнием!
Җиңү китабында, горурмын мин,
Синең исемең дә бар, әтием!

Ринат Сәитов,
Русиянең мәгариф отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы.
Балтач районы, Түбән Карыш авылы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: