Башкортстанның Югары суды 11 майда Уфаның Киров район судының «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип танылган 42 яшьлек Гөлнарага карата карарын үзгәрешсез калдырды. Аңа гомум режимлы холык төзәтү колониясендә 2 ел һәм алты 6 ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән. Шулай ук, хөкем ителүче зыян күрүче якка 1 миллион 160 мең сумлык зыянны капларга тиеш.
Хатын үзенең танышына аның туганын закон алдында җавап бирүдән коткарып калырга вәгъдә итә. Әлбәттә инде, хокук сакчыларына янәсе зур ришвәт тәкъдим итәргә мөмкинлеге булуын белдерә. Танышы аңа ышанмый һәм ришвәт биреләсе урынга Федераль хәвефсезлек хезмәте вәкилләрен чакырта. Нәтиҗәдә, Гөлнара алдау юлы белән аеруча зур күләмдә чит кеше милкен урлауга юнәлтелгән гамәлендә, караклык кылырга маташуда гаепләнә.
Суд карары законлы көченә кергән. Шул рәвешле, кулына алып, өстәлгә салган акча өчен ничә ел җавап тотарга туры киләчәк хатынга...