-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
16 Май 2022, 23:55

Ветераннарның йорт алдында парадлар үтте

Һәрбер фронтовик өчен Бөек Җиңү көнендәге тантаналы парад – истәлекле вакыйга. Авыргазы районында да иң зур бәйрәм­нәрнең берсе алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары йорты алдында уникаль парадлар үтте.

Ветераннарның йорт алдында парадлар үтте
Ветераннарның йорт алдында парадлар үтте
Бәйрәм алдыннан тынлы оркестр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, яшь армиячеләр тантаналы марш белән ветераннарның йортларына юнәлде. Һәрбер ветеранны район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов шәхсән үзе тәбрик итте.
Кызганычка каршы, еллар үтү белән ветераннар сафы да сирәгәя. Бүгенге көндә районда дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Владимир Евстафьевич Романов, Барый Бәкир улы Гатауллин, Шәриф Гади улы Мөсәгыйтов, Петр Захарович Алексеев – үлем белән күзгә-күз очрашып, илебез азатлыгы өчен үзләрен аямый көрәшкән фронтовиклар.
Ветераннар йорты алдында парадлар оештыру – ул илебез сакчыларына аларның батырлыгы өчен чиксез рәхмәтебезне, зур хөрмәтебезне белдерүнең тагын бер ысулы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: