-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
23 Май 2022, 14:12

Мондый вагончыкларда яшәү уңайлы

Республикада гаилә бизнесы үсешә.

Мондый вагончыкларда яшәү уңайлы
Мондый вагончыкларда яшәү уңайлы

"Эшкуарлар һәм инвесторлар өчен индустриаль парклар, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре яхшы нәтиҗәләр бирә. Шундый мисалларның берсе турында сөйләячәкмен.

Нефтекама мобиль биналар заводы Фәхретдиновларның гаилә бизнесы буларак башланып китте. 2020 елның августыннан ТОСЭР резиденты булган предприятие ул.
Биредә «Торос» вагон-йорты җитештерәләр, алар ерак объектларда вакытлыча яшәү өчен билгеләнгән.

Мондый вагон-йортлар аларга йөкләтелгән бурычларга карап җиһазлана. Аларда тулай тораклар, ашханәләр, дизель-генератор һәм слесарь остаханәләре, күчмә медпунктлар урнашырга мөмкин. Аларны туризмда да кулланалар.

Предприятие гел үсештә. Күптән түгел биредә склад төзелде, бу җитештерү мәйданнарын бушатырга, эш урыннары булдырырга һәм җитештерү күләмнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Алгарышлы үсеш территориясе резиденты статусын гарантияли торган салым ташламалары эшкуарларга акчаларны тупларга ярдәм итте. Хәзер алар киләсе адымга – яңа цех төзелешенә әзер, бу җитештерү күләмен өч тапкыр арттырачак.

Нефтекамада җитештерелгән вагон-йортларга бөтен Русия буенча ихтыяҗ зур, аларны Белоруссиягә дә саталар. 2021 елның сентябрендә эшкуарлар Казахстанда бизнес-миссиядә катнашты. Уңышлы сөйләшүләр нәтиҗәсендә сату географиясе киңәйде.

Менә шундый юл-гаилә бизнесыннан алып җитди предприятиегә кадәр - республика ярдәме белән үсеште. Ышанам, бу әле башы гына. Ә без, һичшиксез, алга таба да ярдәм итәчәкбез. Уңышлар сезгә!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: