+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
7 июнь 2022, 15:58

Җир астыннан юллар бар

Уфа шәһәренең Көнчыгыш чатында Төньяк тоннелен төзү бер ай алдан төгәлләнде.

Җир астыннан юллар барҖир астыннан юллар бар
Җир астыннан юллар бар

Республика Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, объект Салават Юлаев проспектыннан Караидел елгасы ярына кадәр узачак.

Бу алга таба эшләү өчен материаллар һәм җиһазлар китерүне, шулай ук туфрак токымы чыгаруны шактый гадиләштерәчәк.

Ел башыннан алып, төзелешне финанслау якынча 3,5 миллиард сум тәшкил иткән. Төньяк тоннель җыелмасын бетонлауны 2023 елга кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Бүгенге көнгә Көнчыгыштан чыгу юлын төзү 49 процентка төгәлләнгән, бу эшләргә 2,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас