+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
8 июнь 2022, 12:05

Башкортстан проблемалы объектлар саны кимегән 5 төбәк исемлегенә керде

Территорияләрне үстерү фонды мәгълүматларына караганда, Башкортстан Республикасы 2022 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча, проблемалы объектлар саны кимегән 5 төбәк исемлегенә керде. Агымдагы елның 1 гыйнварына 106 объект шундый дип табылган, алданган өлешчеләрнең хокукларын торгызып, бу күрсәткеч 83кә кадәр кимегән.

Башкортстан проблемалы объектлар саны кимегән 5 төбәк исемлегенә кердеБашкортстан проблемалы объектлар саны кимегән 5 төбәк исемлегенә керде
Башкортстан проблемалы объектлар саны кимегән 5 төбәк исемлегенә керде

-Гражданнарның хокукларын торгызу - өзлексез эш алып барыла торган юнәлешләрнең берсе. Русия Хөкүмәте һәм төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә алданган өлешчеләр саны кими, - дип билгеләп үтте министр урынбасары Артем Ковшов.

Барлыгы проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелгән 67 Русия субъекты исәпләнә, шуларның 47ендә проблемалы 400 йорт исемлектән төшереп калдырылган. Лидер бишлеген Мәскәү өлкәсе (-109 йорт) җитәкләде. Икенче урында - Новосибирск өлкәсе (-31 йорт), өченче урында - Башкортстан Республикасы (-23 йорт), дүртенче, бишенче урыннарда - Краснодар крае (-19 йорт) һәм Ленинград өлкәсе (-18 йорт).

Республикада 2022 елның I кварталына булган мәгълүматларга караганда, 2,5 мең кешегә түләүләр билгеләнгән, шуларның 83 проценты инде алынган, 425 кеше көтү режимында тора, дип хәбәр ителә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас