+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
11 Июня 2022, 09:19

Бал кортларын тәрбияли беләбезме?

1 марттан умартачылар өчен яңа кагыйдәләр көченә керде.



Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 елның 23 сентябрендәге боерыгы белән бал кортларын үрчетү, асрау һәм сату, авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү, шулай ук, умартачылык продукцияләре алу таләпләрен берләштергән яңа Ветеринар кагыйдәләр расланды. Алар быел 1 марттан көченә керде һәм ул 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Гәзит укучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, түбәндә әлеге документның төп положениеләре белән таныштырабыз.

Кемнәргә кагыла?

Документта, тиешле органнар күрсәтмәсенә ярашлы, бал кортларын карантинга ябу, шулай ук, “нәзек бил”ләргә мәҗбүри профилактик чаралар һәм диагностик тикшеренүләр үткәрү кагыйдәләре бәян ителә. Анда гражданнар, шул исәптән фермер һәм шәхси малтабарлар карамагында, төрле дәрәҗәдәге оешмаларда асралган бал кортлары өчен дә тигез таләпләр билгеләнгән.
Яңа Ветеринар кагыйдәләр аннан алдагысыннан, ягъни 2016 елда кабул ителгәненнән, җыйнаграк, аңлаешлырак булуы, яңа икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре таләпләренә ныграк яраклаштырылуы белән аерыла.

Урнаштыру

Беренчедән, умарталыклар балавыз эшкәртүче, кондитер яисә химик продукция җитештерүче предприятиеләрдән, аэродром, хәрби полигон, тимер юл өчен бүленгән ара чигеннән, 110 кВ һәм аннан да югарырак көчәнешле электр тапшыру линиясеннән, медицина һәм мәдәният оешмаларыннан, балаларга белем бирү һәм аларның сәламәтлеген ныгыту, ялын оештыру белән бәйле оешмалардан, балалар өчен социаль хезмәтләр күрсәтү, социаль реабилитациягә мохтаҗ балигъ булмаган балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрдән кимендә 100 метр читтәрәк урнаштырылырга тиеш.
Икенчедән, умарталыкларны күршеләр­дән, янәшә җир участокларыннан күпме ераклыкта урнаштыру тәртибендәге яңалыкларга игътибар итәргә кирәк. Умарталык күрше җир участогы чигеннән кимендә өч метр ераклыкта урнаштырыла. Әлеге таләп авылдагылар өчен дә, бакчачылык ширкәтләре, яшелчә бакчаларындагы умартачылар өчен дә бердәй тигез.
Әмма шуны истән чыгармагыз: умарта корпусы күршедәге участокка арты белән урнаштырыла. Әгәр күршегезнең коймасы тоташ һәм ике метрдан да биегрәк булса, бу таләпне үтәү мәҗбүри түгел.
Өченчедән, умарталыкның терлек, кош-корт асралган биналардан кимендә өч метр ераклыкта булырга тиешлегенә игътибар итегез. Бу очракта да умарта авызының телгә алынган биналар ягына карамавы мотлак. Әгәр әлеге бинаны биеклеге кимендә 2 метр тәшкил иткән тоташ койма каплап торса, бал кортларының очыш юнәлешен һәм умартаны әлеге бинадан 3 метр читтәрәк урнаштыру мәҗбүри түгел.

Кышлату

Бал кортлары өчен кышлату урыны сайлаганда (эшләгәндә) беренче чиратта анда яңгыр яисә агымсу җыелмый торган урын булуына игътибар итәргә кирәк. “Кышлату йорты” тыштан тавыш кермәслек, яктылык нуры төшүдән һәм төрле кимерүчеләр керүдән сакланырлык булсын.
Әгәр уртача көндәлек һава температурасы 0 градустан түбәнрәк икән, “нәзек бил” асралган “зимовник”та ул — 0дән +4 градуска кадәр, ә һаваның дымлылыгы 70-85 процент булырга тиеш. Әлбәттә, биредә вентиляция кирәклеген истән чыгармагыз.

Чисталык

Бал кортларына ревизия (тикшерү, карау) үткәргәндә буш, күгәргән һәм “нәзек бил”ләр эшчәнлеге белән бәйле пычранган кәрәз рамнары алынырга, ә умартаның төбе яхшылап чистартылырга тиеш.
Бал кортларын икенче умартага күчергәндә “өй” эчен тиешле таләпләргә ярашлы дезин­фекцияләргә кирәклеген истән чыгармагыз. Бал кортлары күчләрен бер “оя”га берләштергәндә аларның берсендә дә йогышлы чирләрнең булмавы мөһим.
Дезинсекция, дезакаризация һәм дератизация чаралары умарталыкта елына кимендә бер тапкыр һәм зарарлы җан ияләре күренгән очракта үткәрелергә тиеш.
Умартачылык җиһазлары һәм корыл­маларының да, яңа ветеринар кагыйдәләргә ярашлы, умарталыкта – елына 1 тапкыр, карантинда булган умарталыкларда — аннан бал кортларын алу белән башкару таләп ителә.
Дезинфекция бары тик умарталыкта урнаштырылган һәм махсус әзерләнгән урында эшләнә.

Нәрсәләр тыела?

* Сәламәт бал кортларын авыру билгеләре булганнары белән берләштерү;
* Чирле бал кортларының кәрәзләрен һәм азыкларын гомум куллану;
* Нектар җыю чорында умарталарны төрле препаратлар белән эшкәртү.

Оештыру

Умарталыкта бал кортлары өчен җиңелчә тозлы су куела (0,5 процентлы аш тозы). Әгәр 500 метрдан якын­рак арада сулыклар (елга, буа, сусаклагыч, күл, канал, табигый чишмәләр) булмаса, махсус савытларда чиста су куярга кирәк.
Умарталыкта бал кортлары “йорты” поддонга, палетка яисә күтәрелгән әйбергә урнаштырыла. Умарталар бер-берсенә якын куелмаска, механик арбалар йөртү өчен ара калдырып урнаштырылырга тиеш.
Умарталарны стационар яисә күчмә биналарда асрарга рөхсәт ителә.
Умарталарны тирә-яктагы табигый һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыккан тискәре йогынтылардан саклау өчен бал кортлары сәламәтлегенә һәм умартачылык продукциясе сыйфатына зыян китерми торган материалларны гына куллану таләп ителә.

Сезон тәмамлангач

* Умартачылык инвентарьларын һәм ояны инструкциягә ярашлы чаралар белән дезинфекцияләү;
* Файдалануга яраксыз кәрәзләрне җыеп эретү;
* Умартадагы балны чит кортлар урлаудан саклау чараларын башкару;
* Бал кортлары кышлаячак бинаны кышлатуга күчерү алдыннан чистарту һәм киптерү;
* Кышкы чорга җитәрлек күләмдә, ягъни һәр умартага кимендә 2шәр килограммлы кәрәзле бал рамнары кую зарур.
Бал кортларына куйган азык сыйфатлы булсын, аның күгәрексез, зарарлы бөҗәк­ләр булмавына игътибар итегез. Умарталыкны башка хуҗалыклардан, чит өл­кәләрдән алынган бал кортлары белән тулыландырганда, аларның ветеринария таләп­ләре буенча әзерләнгән документлары һәм “нәзек бил”ләрнең сәламәт булуы шарт.
Хуҗалыкка кертелүче бал кортлары, бал кортлары пакетлары карантинда бул­ганда, аларның башка бал кортлары урнашкан урыннан кимендә 5 километр ераклыкта булуы мөһим. Карантинда тотылу вакыты бал кортлары китерелгән көннән 30 көн дәвам итә.
Авыру бал кортлары ачыкланган “уңай­сыз төбәк” статусына ия булган җир­ләрдә “нәзек бил”ләр өчен гомум өстәмә туклану һәм су эчү урыны оештыру катгый тыела.
Кайсы категориягә карамастан, хуҗа­лык­ларда бал кортларын диагностик тикшеренү үткәрү ветеринария кагыйдә­ләренә ярашлы үткәрелә, карантин чараларын куллану яисә “чикләү”ләрдән азат итү, шулай ук, закон кысаларында тормышка ашырыла.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас