+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 16:57

Мамык та булган мәсьәлә, дисәң дә

Башкортстан халкын юллар, үлән һәм тирәк мамыгы борчый.

Бу атнада гражданнардан кергән мөреҗәгатьләр турында Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарә начальнигы Елена Прочаковская чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, «Инцидент менеджмент» системасына 6 июньнән 12 июньгә кадәр 4756 хәбәр килгән, июньнең беренче атнасы белән чагыштырганда - 113гә күбрәк. Төбәк халкын юллар торышы борчый – 1112 мөрәҗәгать, алдагы күрсәткечкә 109 мөрәҗәгать. Социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләрендә киеренкелек кими. Халыктан әлеге тема буенча 857 мөрәҗәгать кергән, бу атна белән чагыштырганда 54кә кимрәк.

Моннан тыш, гражданнар еш кына ихаталарда үлән чаптыру үтенече белән мөрәҗәгать итә, ул яңгырлар аркасында тиз үсә, ә аллергиклар юл буенда җыелган тирәк мамыгына зарлана. Еш кына бу хакта шикаятьләр килә, дип өстәде Елена Прочаковская.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: