+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 июнь 2022, 16:55

"Төзекләндерү эшләре һәркемгә кирәк"

6-12 июньдә Башкортстан белән идарә итү системасы республика халкыннан территорияләрне төзекләндерү буенча 649 мөрәҗәгать теркәгән. Менә кайбер мисаллар.

Нефтекамада яшәүче бер хатын-кыз Ленин һәм Нефтьчеләр урамнары буенча үлән чаптыруны сораган. Шәһәр хакимиятеннән коллегалар, "Чисталык һәм тәртип хезмәте" учреждениесе хезмәткәрләре урамнарны тәртипкә китергән.

Ә бу хәбәр Уфада яшәүчедән. Ул Черниковская урамындагы 42нче йорт тәрәзәләре астында агачлар проблемасын хәл итүдә ярдәм сораган. Аның сүзләренә карага . Агачларны 1969 елда утыртканнар. Хәзер алар кешеләр һәм машиналар өчен куркыныч тудыра. Без Уфаның Калинин районыннан коллегалар белен элемтәгә чыктык. 10 июнь көнне 47 нче Торак-коммуналь хезмәткәрләр агачларны санитар кисүне башкардылар.

2022 елның 6 июненнән 12 июненә кадәр узган атна эчендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 4 511 мөрәҗәгатьне караган. Урыннарда хезмәттәшләр белән эш дәвам итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: