+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
23 июнь 2022, 14:04

Алар бүген аз йоклый, күп эшли

Башкортстан - җирдә чолыкчылык кәсеп буларак сакланган бердәнбер төбәк. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яза.

Алар бүген аз йоклый, күп эшли
Алар бүген аз йоклый, күп эшли

"Без «Шүлгәнташ», «Алтын чолык» тыюлыклары, «Башкортостан» милли паркы һәм Бөрҗән районындагы тирә-як авыллар урманнарында ата-бабаларыбызның кәсебен саклыйбыз һәм үстерәбез, - дип яза ул. - Ишембай, Белорет, Гафури, Мәләвез, Зилаер, Күгәрчен районнарында да чолыкчылык популяр.

БДУ профессоры Айрат Ишбирдин җитәкчелегендәге галимнәребез ике патентка - «Бөрҗән чолык умартасы» токым тибына һәм серкә составы буенча башкорт чолык балының географик чыгышын билгеләү ысулына ия булдылар. Бу безнең балның уникаль органолептик һәм дәвалау үзлекләрен тирәнтенрәк өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Җәй салкынча булса да, хәзер - бал кортлары тәмле һәм файдалы бал хәзерләгән чор. Умартачылар аз йоклый һәм күп эшли, кызу вакытлары. Аларның авыр, әмма бик мөһим хезмәте ихтирам уята.

Барыгызга да уңышлар телим!"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: