+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
24 июнь 2022, 09:21

Абзыйларым, агайларым...

Киттеләр. Аларга алмашка килүче юк.Адәм баласы яше өлкәнәя барган саен киләчәккә, хәтта бүгенгегә түгел, үткән­нәргә ешрак карый. Шул заманнарда яшәгән кешеләрне искә төшерә. Үскәндә, төрле урыннарда укыганда, хәрби хез­мәттә, эштә ничәмә мең кеше белән юллар кисешә?! Аеруча, журналист булып, ничә дистә еллар буе республиканы аркылыга-буйга иңләгәндә! Яхшылары һәм яманнары истә кала. Ә уртачалары — теге яклап та, бу яклап та аерылып тормаганнары — хәтердән җуела бара, җуела бара..

Абзыйларым, агайларым...
Абзыйларым, агайларым...

“Кызыл таң” редакциясендә — эш урынымдагы аралашулар... Менә тагын бер “автор” (алар инде бик сирәк) калдырып киткән кәгазьләрне, анда компьютердан коелып төшкән миллион хәрефләр “боткасын” башны тотып карап утырганда сөйләнеп куям: “Ә бит элек Мостай Кәрим килеп керә иде... Наҗар Нәҗми, Нәҗип Асанбаев, Ибраһим Абдуллин, Әнгам Атнабаев... Хәер, советтан соңгы чор “гыйлеме”, “тәрбиясе” алган күпчелек яшьләргә бу исемнәр бернәрсә дә аңлатмыйдыр инде.

Тугандаш ике әдәбиятта, матбугатта якты эз калдырган, “Кызыл таң”ның актив авторы, димәк, таянычы, ярдәмчесе, шул исәптән минем дә күпмедер дәрәҗәдә остазым, киңәш­чем булган татар абзыйлары, башкорт агайлары еш кына искә төшә.

Мин редакциядә күргән иң карт кеше Сәйфи Кудаш иде. Әтидән өлкәннәргә “бабай” дияргә тиешбез. Ләкин шагыйрьләргә ул сүз бара микән? Казахлар гына ул 99 яшьлек шагыйрьләре Жамбул Жабаевны “бабай” дип йөрткәннәр. Ә безнең, шагыйрь барыбызга да, абзый иде. “Шә-рык ярлылары” гәзитендә башланган журналистлык хезмәтем 1925 елның җәй уртасында “Яңа авыл”га килеп тоташты. Арытабангы “Коммуна”, ”Кызыл таң” да минем гомерлек рухи юлдашым булды”, — дип сөйли иде ул. Редакциягә Расих абый Ханнанов янына килеп йөрде. Өенә озатып бару миңа тапшырыла иде. Күзләре нык начарлангач, язган шигырьләрен һәм истәлекләрен өеннән барып алдым.
1984 елның салкын гыйнварында 90 яшен тутырып килүче Сәйфи Кудаш мине шәхси китапханәсе, архивы белән таныштырды. Аның фатиры эше тәртип белән барган музейны яисә архивны хәтерләтә иде. Хуҗа белән бергә аңардан бер яшькә өлкән Лотфый Гадилов та булды. Ул кайчандыр “Кызыл таң” гәзите мөхәррире урынбасары, радиокомитет рәисе булып эшләгән. Хатынының бертуган абыйсы Кәрим Хәкимов турында тәүге китап­ларны язган һәм Нәҗип Асанбаевка “Кызыл паша”ны язарга киңәш биргән, ярдәм иткән кеше иде. Бу икәү белән сөйләшеп, гәзиттә “Заманыбыз аксакаллары” дигән интервью бастырдым.

Мостай Кәримнең редакциягә бер килүе белән бәйле мәзәгрәк хәлне сөйлиләр иде. Ул мөхәррир бүлмә­сендә ишеккә җилкәсе беләнрәк утыра икән. Нефтекамадагы үз хәбәрче Эдуард Әгъзамов килеп кергән дә, аны Күмертаудагы коллегасы, шулай ук үз хәбәрче Фәтхулла Комиссаров дип уйлап: “Ну, малай, Мостай Кәримгә охшарга тырышкан булып утырасың да инде!” — дип, иңбашына сугып алган. “Үземә охшарга тырышып йөргән көн инде”, — дигән Мостай Кәрим, тыныч кына.
Халык шагыйре белән якыннан аралаша башлавым 1994 елның көзеннән булды — аның 75 яшенә карата материаллар әзерләдем, Чишмәдә, Келәштә юбилей чараларында катнаштым. Шуннан авыргазылылар аны очрашуга чакыргач, мәкалә язарсың, дип, мине дә ияртте. Бервакыт өендә интервью алганда сүз “Кызыл таң”га кагылгач, элек бездә эшләгән Гарифулла Гозәеровның, Хәбиб Мамлиев­ның кайчандыр авыр вакытта үзенә ярдәм итүләрен сөйләде. Шунда ул миңа “Гомер мизгелләре” дигән китабын ихлас автограф язып бүләк итте. Ара-тирә шалтыратып, гәзиттәге материалларга карата үз фикерләрен әйтергә дә вакыт тапты.

Йосыф Гәрәй килеп керә иде ре­дакциягә... Матбугат йортының беренче катында лифт көтеп торучылар (кайберләре икенче-өченче катларга менә) янына килеп басканда менә шушы язучы искә төшә. Чөнки ул “Кызыл таң”га атнасына өч-дүрт тапкыр килүче кыскарак буйлы, төп кебек таза, саргылт чырайлы, ап-ак чәчле, 80 яшьтән узган карт, алтынчы катка җәяү йөгереп дигәндәй менеп китә иде. “Лифтка гомеремдә дә утырганым юк”, дигәнен үз колакларым белән ишеткәнем булды. Күзлексез укый-яза иде. Тешләре энҗе кебек тезелеп тора иде. Үз тешләре! Аларны, безнең кебек, щетка, паста белән чистартмаган. Теш сызлавының ни икәнен дә белмәгән.
Йосыф абзыйның беренче шигырь­ләре гәзитебездә 1929 елда басыл­ган.1930 һәм 1932 еллар Мәскәүдә СССР халыклары үзәк нәшриятында — татар телендә (!) “Истәлекләр”, “Тимер” (поэма), Казанда “Пионерлар килде” дигән китаплары дөнья күргән. Редакция коллективы белән очрашуларга әледән-әле үзенең дусларын — Әмирхан Еникине, Нәкый Исәнбәтне, Афзал Шамовны һәм башкаларны алып килә торган иде.

Йосыф Гәрәй балалар язучысы, шагыйрь, публицист, әдәби тәнкыйть­че, тәрҗемәче, тарихчы, фольклорчы иде. Үзгәртеп кору заманнары башлангач, татар милли хәрәкәтенең актив әгъзасы булып китте. 1988 елның 2 мартында “Кызыл таң” өчен язылган мәкаләсен тотып юлга чыга. Ләкин килеп җитә алмый, йөрәге тотып егыла, соңгы сулышын ала.
Үзбәк Гыймадиев хезмәт юлын мәктәп укытучысы булып башлаган. Авыргазы район гәзитенә җитәкчелек иткән, партия райкомында эшләгән. 1949 елда “Кызыл таң”га чакырылып, 18 ел буе фидакарь хезмәт салган. 1967 елда “Галимҗан Ибраһимов — журналист” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап, БДУга укытырга чакырылган. Анда — берничә буын студентларның яраткан укытучысы, зур галим булса да, гомеренең ахырына кадәр гәзитебезнең актив авторы булып калды. Басманың 1918-41 еллардагы (“Башкортстан” — “Яңа авыл” — “Коммуна” чоры) тарихын җентекләп өйрәнеп, зур хезмәт язып бастырды. “Кызыл таң”ның иң беренче ел лауреаты да ул иде. Филология фәннәре докторы, профессор, кафедра мөдире Үзбәк Гыймадиев Галимҗан Ибраһи­мов турында роман яза башлап, зур гына өлешен “Кызыл таң”да бастырды. Бу эшне ахыргача җиткерә алмады — 1987 елның җәендә 67 яшендә вафат булды.
“Кызыл таң”ның берничә буын хезмәткәрләре Наҗар Нәҗминең яңа шигырьләрен, кулыннан тартып алып дигәндәй, үз укучыларына тәкъдим итеп бара. 1971, 1979, 1987 ел йомгаклары буенча шигырьләре өчен ул ел лауреаты була. Туксанынчы еллар­да байтак кына күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар бу жанрларны читкәрәк куеп торып, публицистикада активлаштылар. Наҗар абзый да гәзитебездә шундый бихисап хез-мәтләр бастырды. Биш санга урнаштырылган әдәби-тәнкыйть мәкаләсе һәм әдәби-публицистик язмасы өчен 1995 һәм 1996 еллар лауреаты булды. Ике ел рәттән һәм барлыгы биш тапкыр лауреат булу — “Кызыл таң” тарихында бердәнбер.

Наҗар Нәҗми “Кызыл таң”да бервакытта да эшләмәсә дә, безнең өчен үз кеше иде. Туксанынчы елларда — яше сигезенче дистәне ваклаганда — ничә карасаң да, ул безнең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә. Иҗаттагы таләпчәнлегенә исең китәрлек. Шигы­рендәге, мәкаләсендәге бер сүзне генә түгел, бер хәрефен, тыныш билгесен дә үзгәртми. Яки киресенчә, бу сүзне алыштырыйк әле, дип, өеннән йөгереп килеп җитә иде. Аның редакциягә килеп керүе үзе бер манзара — кычкырып исәнләшә, шаркылдап көлә иде.
Сугыштан кайтып, хәрби хезмәттән демобилизацияләнеп, 1949-59 елларда “Кызыл таң”да эшләгән Нәҗип Асанбаев озак кына еллар редакция белән элемтә тотмаган. Бездә аңа карата мөнәсәбәтнең начараюын “Кызыл паша” драмасындагы бер факт белән дә бәйлиләр. Бары тик 1994 елның көзендә генә (мин моны яхшы хә­тер­лим) ул безнең актив авторлар сафына басты. 73 яшьлек драматург җиң сызганып, ялкынланып, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары язарга кереште. Иҗтимагый-сәяси темага шактый кискен публицистик материаллар язды һәм алар барысы да гәзитебездә басылды. Нәкъ менә шулар өчен ул берничә тапкыр ел лауреаты булды. Кешеләр белән җиңел аралашучы, телгә дә оста Нәҗип абзый редакциядә үткәрелүче күмәк чараларның уртасында кайнады, аларны оештырырга ярдәм итте.

Шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев шигъриятендә лирикадан сәяси темага күчте. Нәкъ шушы туксанынчы елларда китаплары да үзенең туган татар телендә басыла башлады. Шагыйрь өчен дә, аның исәпсез-сансыз укучылары өчен дә олы куаныч иде бу. Ул да мемуарлар, сәяси темага публицистик язмалар өстендә актив эшләде. Алар барысы да диярлек гәзитебездә урын алды.

Фронттан каты яраланып кайтып, “Кызыл таң”да эшләгән шагыйрь һәм галим Гыйлемдар Рамазанов институтка эшкә күчкәч тә бервакытта да редакция белән элемтәсен йомшартмады. Үз башлангычы белән дә, журналистлар үтенече буенча да рецен-зия­ләр, иҗади портретлар, очерклар, тәгаен бер темага шигырьләр язып китерде.
Элекке фронтовиклар, заманында бездә эшләгән Таһир Ахунҗанов, Суфиян Поварисов турында да шундый ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Аларның очерклары, әдәби әсәрләре гәзит битләрен озак еллар бизәп торды.

ХХ гасыр ахырына таба әдәбият, җәмгыять, тормыш-көнкүреш темаларына редакциядә “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр ешайды. Аларда Нәҗип Асанбаев, Әнгам Атнабаев, Таһир Ахунҗанов, Суфиян Поварисов, Суфиян Сафуанов, Азат Магазов, Муса Сираҗи актив катнаша иде. Сөйләшүләрнең эчтәлеге гәзитнең тоташ бите-бите булып укучылар игътибарына җиткерелде. Ул арада Муса Сираҗи, Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе рәисе буларак, гәзит эчендә “Бердәмлек” дигән басмага нигез салды. “Кызыл таң” штатына кире кайтты, дияргә дә мөмкин.

“Совет Башкортостаны” (хәзерге “Башкортостан”) гәзитендә заманында байтак кына татарлар эшләгән кебек, “Кызыл таң” коллективында да башкортлар булган. Мәсәлән, Якуп Колмый, Абдулхак Игебаев. Ишембай башкорты Якуп агайның бездә эшләгән чактагы кулъязмаларын (архивта сакланган) күреп исем киткән иде. Татарча бернинди хатасыз язган! Баймак башкорты Абдулхак агай шигырьләрен татарчага тәрҗемә иттереп, машинкада бастырып китерә иде. Редакция кешеләренә хөрмәт бит бу! Югыйсә, үзебезнең татарларның да башкортча я урысча мәкалә язып китергәннәре бар.

Актив авторларыбыз арасыннан, шулай ук, башкорт агайлары, олы талант ияләре Рәшит Солтангәрәевны, Әхмәт Сөләймановны, Ирек Кинҗәбулатовны, Риф Мифтаховны юксынып искә алабыз.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: