+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
27 июнь 2022, 10:20

Тарихи Җиңү парады

9 майда Русиядә бөтен­халык бәйрәме – 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үте­лә. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрдән санала. Баренц диңгезен­нән Кара диңгезгә кадәр сузылган гаять зур фронтта ике яктан да 8-12 миллион кеше сугыша, 5-20 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланма­лары, 150-320 мең орудие һәм миномет, 7-19 мең самолет кулланыла.

Тарихи Җиңү парады
Тарихи Җиңү парады

Илбасарларга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелә. Фронтта һәм тылда барлык милләт халыкларын бары тик җиңү максаты берләштерә. Инде 1941 елда ук Германия генералитеты тарафыннан әзерләнгән яшен тизлегендә җиңү планы Мәскәү янында челпәрәмә килә. Дөнья Брест крепосте геройлары, Ленинград һәм Сталинград, Киев һәм Минск, Одесса һәм Севастополь, Новороссийск һәм Керчь, Тула, Смоленск һәм Мурманскины саклаучыларның батырлыгын онытмый. Алар – герой-шәһәрләр.


Дүрт елга якын вакыт эчендә СССР Кораллы Көчләре фашистларның 607 дивизиясен тар-мар итә. Көнчыгыш фронтта немец гаскәрләре һәм аларның союздашлары 7,5 миллионга якын кешесен югалта. Дистәләрчә мең танк һәм сугышчан самолет юк ителә. Шул рәвешчә фашизмның хәрби машинасы юкка чыгарыла, шуның белән бергә фашистларның Өченче рейхы, нацистлар Германиясенең дәүләт төзелеше җимерелә. Һәр совет гаиләсенә фаҗига булып кергән сугыш СССРның җиңүе белән тәмамлана.
1945 елның 8 маенда Германиянең капитуляциясе турындагы актка кул куела. 9 май Бөек Җиңү көне дип игълан ителә. Шуннан бирле Җиңү көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.


1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү Парады уза. Парадны СССР Оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары башкомандующий урынбасары, 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие, Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә. Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский Җиңү парады белән җитәкчелек итә. Сталин һәм Молотов, Калинин, Ворошилов һәм башка Политбюро әгъзалары Ленин мавзолее трибунасында торып тантананы карый. Георгий Жуков Совет Хөкүмәте һәм ВКП (б) исеменнән яугирләрне Бөек Җиңү белән котлый.


Кызыл мәйданда Карелия, Ленинград, 1нче Балтыйк буе, 3нче, 2нче, 1нче Белоруссия (Польша гаскәре вәкилләре белән), 1нче, 2нче, 3нче, 4нче Украина, Хәрби-Диңгез Флотының җыелма полклары уза. Парадта 1400 кешеле җыелма хәрби оркестр катнаша.


Җыелма полкларыннан соң гаскәриләр колоннасы тар-мар ителгән фашист гаскәрләренең 200 байрагы белән уза. Барабаннар тавышы астында барлык фашист байраклары Ленин мавзолее алдына урнаштырылган басмага ыргытыла. Федор Легкошкур беренче булып Адольф Гитлерның шәхси сагы хезмәтен үтәүче СС батальонының лейбштандартын ташлый. Фашист байракларын ыргытучы совет гаскәриләре кулларына махсус перчатка кигән булганнар, соңрак Мавзолей алды юып алына, ә перчаткалар һәм басма яндырыла. Ыргытылган фашист байраклары хәзер Үзәк Кораллы Көчләр музеенда саклана.


Иосиф Сталинның шәхси боерыгы буенча Гитлерның кителе өстендә эт-сапер Джульбарс Кызыл мәйдан аша күтәреп үтелә. Шушы эт Бөек Ватан сугышында 7 мең мина һәм 150 снаряд тапкан һәм сугыш тәмамланыр алдыннан яраланган була.


Әйткәндәй, бу тарихи парадта якташыбыз, очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев та катнашкан.


Шул көннән алып Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Сугышчан дан һәйкәлләре, мемориаллар, Туганнар каберлегенә чәчәкләр салына. Ел саен бу көнне герой-шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Новороссийск, Тула, Смоленск, Мурманскида, шулай ук Калининград, Дондагы Ростов, Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Чита, Хабаровск, Владивосток, Североморск һәм Севастополь шәһәрләрендә артиллерия салюты яңгырый.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: