Кичә, 12 июльдә, кичке сәгать сигездә, "Көньяк автовокзал - Таптыково" маршруты буенча йөрүче пассажир автобусы катнашлыгында зур һәлакәт теркәлгән.
Бу хәл Уфа - Ырынбур автоюлының 6нчы чакрымында булган. 59 яшьлек пассажир транспорты йөртүче «Лада Веста» белән бәрелешкән. Җиңел автомобиль руле артында 20 яшьлек егет була.
Авариядә автобусның дүрт пассажиры зыян күргән: өч хатын-кыз һәм ир-ат. Шулай ук табиблар ярдәме яшь шоферга да кирәк булган. Билгеле булганча, автобус салонында авария вакытында барлыгы 8 пассажир булган.
Фото: bash.news